• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008

 

 

 
Архив
 

22.06.2010 Интернет

ВИКИПЕДИЯ: БУШЛАЙ ЭШ, ӘММА БУШ ЭШ ТҮГЕЛ

Интернетта иң зур энциклопедия «Википедия» сайтында. Бүген аның татар телле өлеше 6500дән артык мәкаләне үз эченә ала. Тик татар википедиясе ил буенча 6 урында гына. Татарларны кем узып киткән?

Элек теге яки бу сүзнең мәгънәсен аңламасак, яки берәр шәхес турында мәгълүмат кирәк булса, китап киштәсендәге энциклопедик сүзлеккә үрелә идек. Бүген китап киштәсе ролен интернет үти. Ә төп энциклопедияне – “Википедия” сайты (wikipedia.org). 2001 елдан эшләүче әлеге ресурстан кирәкле мәгълүматны дөньяның төрле телләрендә алып була. Әйтик, татар телле “Википедия”дә (tt.wikipedia.org) 6500дән артык мәкалә урнашкан. Һәм алар артуга таба бара. Шулай да бу мактанырлык сан түгел.

 

Татар “Википедия”се барлык телләр арасында 109 урында, ә Русия буенча 6 урында гына. Безне, әйтик, якутлар, чувашлар һәм осетиннар узып киткән. Казанның 2нче көллият-интернатын, ягъни татар-төрек көллиятен быел гына тәмамлаган егет Рашат Якупов – татар “Википедия”сендә администратор вазыйфасын башкара. Электрон энциклопедия турында ул безне якыннанрак таныштырды.

 

“Википедия” – ул ирекле, ачык, күптелле энциклопедия. Анда һәркем яза ала, бернинди чикләүләр юк, һәркем үз өендә утырып эшләргә мөмкин. “Википедия”дә бернинди авторлык хокуклары юк: бар мәгълүмат ирекле, аны теләсә кайда кулланып була. Бүген сайтта 15 миллионлап мәкалә исәпләнә. Иң күп язма инглиз телендә. Алман, рус телендәге бүлекләр дә шактый зур. Бүген дөньяда 200дән артык “Википедия” бар.

 

– Татар теллесе башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

 

– Ул кече “Википедия”ләр бүлегенә керә. Татарда 6 мең ярым мәкалә бар. Әлегә без дөнья буйлап 109 урында, ә Русия телләре арасында 6 урында. Кызганычка каршы, бик мактана алмыйбыз, чөнки күпчелек татар мәкаләләре кечкенә күләмле, язучылар саны да бик аз.

 

2003 елда татар “Википедия”се ачылгач, ул латин имласында эшли башлаган иде. Ә латинда бит вариантлар бик күп, шуңа күрә тора-бара безнең бүлек зур боткага әйләнде. Кем ничек тели, шулай яза. Бу хәл татар “Википедия”сенә үсәргә ирек бирмәде. 2009 елның язында мин һәм тагын берничә кеше латиндагы татар “Википедия”сен кирилл имласына күчердек. Ләкин латинда язарга теләүчеләргә элеккеге мөмкинлек калды.

 

– Татар “Википедия”се кем кулында? Администраторлар арасында мөнәсәбәтләр нинди? Берәр иерархия бармы?

 

– “Википедия”гә язучы кешеләр – барысы да волонтерлар, ягъни үзләре теләп язучылар. Администраторлар да бушка эшли. Татарда да, башка “Википедия”дә дә контроль җәмәгатьчелек тарафыннан башкарыла. Күп мәсьәлә фикер алышу, бәхәс, тавыш бирү ысуллары белән хәл ителә.

 

Димәк, бу хәйрия эше? Ә акча?

 

– Әйе, хәйрия дип тә атарга мөмкин. Төп максатыбыз – татар интернетын үстерү, баету. Татар википедиясенә язучылар – барысы да милли җанлы кешеләр. Башка милләт вәкилләре дә бик теләп ярдәм итә: кирәкле сылтамалар куялар, мәгълүмат табарга булышалар, безнең турыда башка телләрдә язалар. Матди яктан караганда Википедия – табышсыз проект. Монда акча эшләп булмый.

 

– Сез шундый зур эш башкарасыз, татар мәкаләләре 6 меңнән артты дисең. Аларны кулланып, аерым татар сүзлек-сайтын ясап кую шәп булыр иде, ничек уйлыйсың?

 

– Мәгънә күрмим. Татар Татарстанда гына яшәми бит. Ә “Википедия” ул бөтен дөньяга танылган проект. Башка сайтлар вакыт узу белән ябылырга мөмкин, бу очракта күпме файдалы мәгълүмат югалачак! Ә “Википедия” – үзенең ышанычын күптән аклады. Чыгымнар ягыннан да файдалы, аерым акча түгәсе юк.

 

– Берәр интернет-проект төзү максаты белән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать иткәнегез юкмы?

 

– Әлбәттә, дәүләт ярдәме комачауламас иде, чөнки берничә волонтер көче белән генә зур эш башкарып булмый. Башкорт википедиячеләре үзләренең мәгариф министрлыгыннан ярдәм сорап карадылар, әмма уңай җавап булмаган. Безнең сораган юк. Мин уйлыйм, барыбер аңлау тапмаячакбыз. Гәрчә, Википедия мәгариф системасы өчен бик файдалы проект булса да.

 

Хәзер рефератлар, фәнни эшләр авторлары бу ресурсны бик актив файдалана. Төрле фән буенча теләсә нинди мәгълүматны табарга була. Ә менә татар юнәлеше буенча, кызганычка каршы, әйбер бик аз. “Рус телендә мәгълүмат бирелгән бит инде, ник шуны ук тагын татар телендә элергә?”, дип сорыйлар миннән кайвакыт. Алайса, гомумән, татар теле ник кирәк? Рус телендә дә аңлашып була бит!..

 

– “Википедия”нең рус телле өлеше нигездә эзләү системаларына корылган. Әйтик, “Яндекс”та “карандаш” дип язабыз икән, “Википедия” шунда ук бу сүзнең ни аңлатканын китереп чыгара. Ә татарда шрифт проблемасы бар, татар сүзләре дә эзләгечләр өчен популяр түгел. Мәсьәлә ничек хәл ителә?

 

– Төрле эзләгеч төрлечә. Әйтик, “Гугл” татарчаны бик яхшы “аңлый”. Нәрсә дип әйтим? Иң яхшысы – кирәкле сүзне эзләгеч аша түгел, ә турыдан-туры “Википедия”гә кереп эзләү. Ә шрифт – күптән проблема түгел. Һәр операцион системада диярлек татарча язу мөмкинлеге бар.

 

 – Ә нинди проблемаларыгыз бар алайса?

 

– Латиннан кириллга һәм кириллдан латинга күчерә торган конвертер булдыру кирәк иде. Моны эшләрлек кеше эзләп карадык, әмма табалмадык. Шулай ук тел белгечләре дә җитеп бетми, терминологияне яхшы аңлаучылар кирәк.

 

– Форсаттан файдаланып, интернетта утыручы барлык татарны Википедия белән хезмәттәшлек итәргә чакырып калыйк, алайса.

Данил СӘФӘРОВ
Азатлык
№ | 22.06.2010
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№33 (54902) / 22.09.2010 21:31:54

Бушлай эшлэучелэр инде юк дип уйлаган идем

№32 (48350) / 24.06.2010 19:12:27

Кигәвен, рәхмәт =)

№31 (48349) / 24.06.2010 19:03:52

Бу өлкәдә наданрак булсам да, чамалыйм - егетләр! белеп ме,белмичәме - Сез татар халкына хезмәт итәсез!
Афәрин, татар егетләре!
Ышанам - бөек татар дәүләте корылачак.

№30 (48345) / 24.06.2010 18:27:49

минем азатлык сайтындагы коммент:
кем: qdinar.wp.kukmara.ru
22.06.2010 16:41
гугл татарчаны бик яхшы аңлый димәс идем. яндекс белән бер чама. китап, китаплар, китапка диеп эзләп карагыз. китапка дигәндә шул конкрет форманы гына таба. ә инглизчә books диеп эзләгәндә book дигәнне дә таба.
конвертерны эшләрлек кеше 3-4 , әмма бәлки вакытлары юктыр йә бушка эшлиселәре килмәйдер... мин дә эшләп карармын дидем әмма ашыкмайм...
"Шулай ук тел белгечләре дә җитеп бетми, терминологияне яхшы аңлаучылар кирәк. " - ничек инде? татарча дөрес терминология уйлап чыгарыр өченме?
татарларның википедияны язмауларында дөреслек бар. бу сайтка нинди сүз эзләп килеп эләккәннәр - татарларга ягъни бу тел хуҗаларына әлегә ачык түгел, ә сайт хуҗалары үзләре аны тикшерәме икән - миңа билгеле түгел, әмма аларның мөмкинлекләре бар. менә бу биттә баскач күчерә торган зәңгәр язу булса, аңа басып википедияга күчкәндә, википедия сайты программасы нәкъ менә шушы биттән бер кеше күчкәнен язып куя ала, һәм күчүченең, син күчсәң-ачсаң - синең, айпи адресны һәм браузер исемен, мәсьәлән, интерент эксплорер 8 мра дийеп язып куя ала, айпи адресның кайсы шәһәрдә кайсы провайдерныкы булуы ачык. ә әгәр гуглда йә яндекста "карандаш" эзләп шуннан күчсәгез, ул нәкъ менә яндекста нәкъ менә карандаш эзләгәнегезне белә һәм язып куя ала. википедиядан аермалы буларак күп кенә сайтлар турында бу мәгълүмат ачык, әмма кайсы айпи адрес, браузер сәгать ничәдә кайсы биттән кайсы биткә күчкәнен күрсәтмәйләр гадәттә, ә бары тик һәр көнне нинди сүзләр эзләнгән, кайсы эзләгечтән ничә кеше килгән, шуларны санап кына күрсәтелә. мисал: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=672&view=findpost&p=4637 . ә менә тулы мәгълүмат мисалы: http://tmf.org.ru/saytacolowtariho/tmf/2010/05/10.txt .
"...... Рус телендә дә аңлашып була бит!.." - "димәк", урыс телен онытырга кирәк :) ...
кем: Динар
24.06.2010 08:44
ялгыш, тулы дигәнем тулы мәгълүмат түгел, укучының сайлап ала торган теле, "куки"лары һәм башка http башлыкларыны яздыртып була, алай да тулы түгел әле, javascript белән укучының мониторы зурлыгыны һәм башка нәрсәләрне белеп була, алай гына да түгел, ачылган битләрнең эчтәлегене үк яздыртыу мөмкин.

№29 (48334) / 24.06.2010 15:28:18

Википедияче, waqyt bulu belän yazacaqmyn. Töp shart qysqartmiyca elep quyuda.

№28 (48333) / 24.06.2010 15:23:27

) Агидел сылуы, yanhaälif twgel, ä KINHÄLIF. Bolar ikese ike törläneshtäge latin. Botama!!!))

№27 (48324) / 24.06.2010 14:06:44

Yeget кэ тагы янаэлиф, или узенен творениесен янаэлиф дип атыймы???

№26 (48323) / 24.06.2010 13:58:47

Yeget, әйе, әлбәттә, була =)

№25 (48314) / 24.06.2010 13:22:40

Иркә, аны булдыру авыр эштэ түгел югыйсәң. Белгән кеше бер айда ясый да ала. Тик бер проблемасы бар. Аның белән шөгелләнсәң башка эшне ташап торырга кирәк.

№24 (48312) / 24.06.2010 13:10:54

ялгышмасам, твдан тавышка язучы татарча программа язылды дип әйткән иде КГУдан берәү.Әлллә мин дөрес аңламадыммы?

№23 (48310) / 24.06.2010 13:05:18

Илфат, Минемчә җәһәт программасы инде артка калды

№22 (48309) / 24.06.2010 13:03:42

Илфат, бар программистларда андый түгел..., алай димә.

№21 (48306) / 24.06.2010 12:45:12

Vikipediägä kinhälif latiny turynda yazyp bulamy?

№20 (48273) / 24.06.2010 00:17:24

Соры корт,

слушайте, сезнең ни эшегез бар?
заклебал уже, кирәксә дә кирәкмәсә дә мине искә төшерәләр дә, исемемне кыстыралар.
делать нечего?

№19 (48228) / 23.06.2010 18:40:31

Шүрәле №10
Информацияuгез өчен рәхмәт. Барлыгын белгәч, табарбыз ансы Аллаһы боерса. Алабугада Руслан исемле бик башлы программист егет бар, татарча программалар анда булыга тиеш. (татарча сөйләшүе Ил неке кебек керделе-чыктылы булса да, бик татар җанлы егет) Татарча виндусны да ул куйган иде.

№17 (48183) / 23.06.2010 09:39:54

Кызык нэрсэ.

№16 (48181) / 23.06.2010 09:23:00

Абзый, Википедиянең латиницасы үзе Википедиядә бар, аны башка сайтларда эзләп утырасы түгел=)

№15 (48180) / 23.06.2010 08:52:37

Менә википедиянең латиница варианты:


http://bulmas.ru/lat/?url=tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0


Элемтэгэ чыгыгыз, ярдэм итэбез

№14 (48178) / 23.06.2010 08:23:55

Илфат абый, бик зур рәхмәт=)

Соры корт, икенче фотоның сул ягында Данил СӘФӘРОВ.

№13 (48167) / 23.06.2010 00:18:04

аннан бу программистлар иҗат кешеләреннән җә хуже, бер-берсен күрә алмый(((

№12 (48166) / 23.06.2010 00:17:04

корректорларның күпме икәнен корректор димәктән, белмим. Без җәһәт белән эшлибез. Машинкасы (хәрефләр урнашуы җайлы) бармак өчен ипле, хаталарны да төзәтә. Әлбәттә проблемалары юк түгел, ну без бик канәгать. Менә шунысы, татарда кайчан тавыш белән яздыру программасы булыр. мин рәхәткә тиешер идем. ТВда эшләгәндә үзем басмый идем, диктовкага гына бастырам. Хәзер дә тик утырыр идем сөйләп, газета тутырып) кызганыч, бар да акча эшли. милләткә ихлас хезмәт итү юк.
Ә бу язманы радиодан тыңладым. Әле сорамакчы да идем, монда эл дип. Молодцы егетләр. Сез акча өчен түгел, бакча өчен яшисез шул. Афәрин!!!!

№11 (48158) / 22.06.2010 23:42:45

//Моннан 7-8 ел элек Җәүдәт Сөләйманов пакеты белән кулга тоттырып күрсәтте 7 мең сум тора диде//

угу. а разратботку күпме дәүләт акчасы китте???
бесплатно надо раздавать!

№10 (48154) / 22.06.2010 23:19:47

Соры корт! Татарча корректор бар бит инде ул. Моннан 7-8 ел элек Җәүдәт Сөләйманов пакеты белән кулга тоттырып күрсәтте 7 мең сум тора диде. Редаксияләр сатып ала, сезнең акчагыз юк шул диде

№9 (48151) / 22.06.2010 22:44:55

qdinar.wp.kukmara.ru,
 " http://www.azatliq.org/content/article/2078847.html" Шушы яп-яшь егетләрме инде википедиячеләр? Уң яктагысы admen була торгандыр, дөрес аңласам. 

№7 (48146) / 22.06.2010 21:35:23

карап чыктым әле сезне. чынлап та информ. алырга менә дигән!

№6 (48145) / 22.06.2010 21:25:52

Гади генә. Һәр мәкалә өстендә "Үзгәртү" дигән төймә бар. Анда басып, эчтәлекне төзәтеп була.

Тулырак мәгълүмат менә монда:
http://tt.wikipedia.org/wiki/Ярдәм:Яңа_мәкалә_язу

№5 (48144) / 22.06.2010 21:23:58

Э анда ничек эшлилэр сон?

№4 (48143) / 22.06.2010 20:50:05

Ил, рәхмәт =)

№3 (48142) / 22.06.2010 20:34:58

Рашат - умница!
горжусь прям! :)

№2 (48141) / 22.06.2010 20:28:56

Соры корт, рәхмәт! Корректор әлегә ерак эш әле =))

Дуслар, барыгызны википедиягә чакырабыз! Адресыбыз tt.wikipedia.org

№1 (48137) / 22.06.2010 19:41:26

Молодцы, егетләр. Бәлки «Википедия» дәге тәгълимәтне кулланып, татарча корректор да төзелер. (минем ише хата белән язучыларга кирәге булыр иде)

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments