поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.06.2010 Шоу-бизнес

«ИСӘНМЕСЕЗ, МИН СЕЗНЕҢ МОДЕЛЕГЕЗ!»

Яки мин ничек фотосессия уздым

Менә шулайрак килеп чыкты да инде бу хәл. Көннәрдән бер көнне “Московский комсомолец” гәзитенең фотографы Рамил Гали белән таныштырдылар. Үзебезнең Казан кешесе булып чыкты, ун ел элек Мәскәүгә китеп, анда төпләнгән. Сөйләшә торгач бу кеше бик ошады миңа. Фикерләвен, эшенә карата булган мөнәсәбәтен үз иттем. Һәм визиткамны сузып: “Сезнең белән эшләп алу минем өчен зур шатлык булыр иде”, – дидем.

 

Моңарчы “журналист һөнәр алыштыра” калыбыннан үрнәк алып, идән юучы, китапханәче, көнбагыш сатучы булып эшләп карадым. Менә хәзер фотомодель. Монысы иң рәхәте һәм холык-фигылемә туры килә торганы! Күптәннән профессиональ фотографта фотосессия үтү теләге белән яна идем. Ниһаять, тормышка ашты.

 

Башта Рамил Гали минем белән 1 апрель көнне “Идель-Пресс”та “пробный” фотосессия ясады. Мин моңа әзер түгел идем, ничек бар, шул кыяфәттә 12 каттагы фоейга менеп киттек. “Сиңа карагач, мин үткәнгә кайтам, синдә ниндидер тарихилык бар, милли бизәкләр фонында төшерәсем килә”, – диде ул миңа. Берәр музей белән сөйләшеп, шунда төшәргә булдык. Шимбә көнне Рамил Галине үземә кунакка чакырдым. Минем гардеробны карап, кайсы кием белән төшәсен сайларга тиеш идек. Берсеннән-берсе матур күлмәкләремне киеп чыга башлагач, абзыйның күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлады. Чыннан да, алар арасыннан берне генә сайлау авыр булып чыкты (Соңыннан ачыкланганча, 150гә якын кадр арасыннан монда кую өчен сайлавы да җиңел түгел икән - монысы да, тегесе дә игътибарга лаек кебек - авт.). Шуңа күрә музейда түгел, берничә сәгатькә студия арендаларга кирәк, боларны алыштырып, иркенләп төшеп булсын өчен, дигән фикергә килдек. “Менә монысы моның белән туры килергә тиеш”, дия-дия аксессуарларны да җентекләп сайладык. Нәтиҗәдә, тугыз төрле кием безнең кастингтан узды. Рамил абый минем киенү стилен ничек бар, шулай кабул итеп, бары аз гына төзәтмәләр кертте. Шулай чөкердәшә-чөкердәшә биш сәгать узып киткән. Бик кызыклы кеше ул, сөйләшеп туя алмадык.

 

Икенче көнне махсус фотосессия өчен туфлиләр алырга киттем. Чөнки аяк киеме озак чыдамый миңа, коточкыч тиз туза, я үкчәсе сына. Җәяү йөрергә яратуымның бердәнбер начар ягы шул. Бәлки, иң гүзәл чакларымны оныкларыма күрсәтергә насыйп булыр, тарихта эземне ямьсез аяк киеме белән калдырмаска иде инде. Шуңа күрә бер алсу, бер кара туфли сатып алдым. Ул көнне, кызып китеп, кибеттән бер күлмәк тә алып кайттым. Чөнки тукымасына гәзит сурәте төшерелгән, журналист күлмәге бит инде бу, сатып алмый ничек түзәрсең?! Тугыз күлмәкнең берсен шушысы белән алыштырдым.

 

Сишәмбе көнне кичке сәгать 5тә Рамил Гали килеп җитте. Күпсанлы пакетларымны машинасына төяп, юлга кузгалдык. Мин телефоннан студиянең кайда урнашканлыгын сорадым, мин яшәгән җирдән ерак булмаса да, никтер без буталдык. Яңадан шалтыратып, сорашып аңладык дигәндә генә “бөке”гә эләктек. Фотографым дулкынлана башлады: “Мин һәрнәрсәнең төгәл, билгеле бер тәртиптә булуына ияләшкән. Менә мондый буталчыклардан башлангач, ачуым чыга”, –ди машина кәнәфиендә боргаланып. Оеша алмаганым өчен аның алдында шундый уңайсыз булып китте. Таптык студияне. Безне каршы алучы фотограф белән бергәләп утларны көйли башладылар. Мин әле бизәнмәгән, ләкин теге өр-яңа күлмәкне киеп өлгердем. Утларның дөрес төшәме икәнен тикшерү өчен 1-2 минут черт-черт эшләп карады башта. “Нәрсә бу? Бу күлмәк миңа таныш түгел! Күзем ияләшмәгән ич, мин нишләргә тиеш инде хәзер? Нигә таныш күлмәктән башламадың?” – диде ул борчылып. Мин үземчә аңа сюрприз ясарга теләп беренче өр-яңа күлмәкне кигән идем. Шушы мизгелдә миңа тагын бер кат фотограф алдында уңайсыз булып китте. Кем әйтмешли, син яхшырак булсын дисең, ә килеп чыга – гадәттәгечә.

 

Никтер мин тырнагымны буярга өлгермәгән идем. Ә фотосессия инде башланды! Төшкән чакта лак кибеп бетте шунда. Рамил Гали образны алыштырырга төп-төгәл ике минут вакыт бирә. “Озаклап утырсаң, илһам кача”, – дип аңлата ул моны. Һәбер фотографның үз эшләү стиле, аныкы шушындый икән. Миңа булышучы юк бит – визажист та, парикмахер да, образны тәртипләп төзүче, киемне рәтләүче дә үзем. Кирәк була калса дип үтүк белән фенны да алган идем. Кая ул, аларны кулланырга вакыт юк! Киенгән чакта әледән әле: “Әйдә тизрәк, югыйсә кайтам да китәм”, - дип торганда кабаланырга тотынасың, әле генә монда булган әйберләр дә күзгә күренми башлый икән ул. Мин үземне читенсенә торган кешеләр рәтенә кертмәс идем, студиягә килгәндә тегеләй итәм, болай итәм дип уйлап, планлаштырып бардым. Ә объектив алдына баскач, башым буш-буш, бер идея да юк. Дусларың фотоаппаратка төшергәндә берни уйламыйсың, төрлечә кыланасың. Ә профессионал алдында югалыбрак каласың икән ул. Берзаман Рамил Гали: “Син эшләргә теләмисең, әйдә, эмоцияләреңне күрсәт”, дип кыздырырга, ачуланырга тотынды. Тырыштым инде, тырыштым. Беренче чиратта миңа кирәк бит бу фотосессия, аңа түгел. Шулай итеп бер тәнәфессез өч сәгатькә якын эшләгәнбез. Фотографым арыды. Ә минем иң яраткан яшел күлмәгем белән бик тә төшәсем килгән иде бит. Шуның белән генә төшик инде дип ялвардым. “Юк, син барыбер эшләмисең, булды, кайтабыз”, – диде. Аның белән сатулашып, көчкә күндереп, яшел күлмәк белән дә биш-алты кадр ясадык. Шулай итеп, тугыз күлмәкнең сигезе кулланылды. Утырып кофе эчтек тә әйберләрне җыеп кайтып киттек.

 

Рамил Гали мине ишектән чыкканнан алып өйгә кайтарып куйганчыга кадәр: “Кайчак шундый кырыс инде мин, каты бәрелгән булсам гафу үтенәм”, – диеп кайтты. Ә чынлыкта аның шундый таләпчән булуы, эшне тиз темпта алып баруы бик ошады, оялырга-дулкынланырга вакыт калдырмады ул миңа. Дүрт сәгать тә, биш сәгать тә эшләргә әзер идем ул көнне, чөнки кабатлап әйтәм, бу процесс миңа бик ошады. Өйгә кайткач, мин бу көнне янәдән күздән кичердем. Фотосессиягә әзерләнүдән, фотога төшүдән әйтеп бетергесез уңай тәэсирләр алдым. Күңелем шулкадәр киеренке халәттә булган, күрәсең, кечкенә бала сыман: “Фотоларны хәзер үк күрәсем килә!” – дип елап ук җибәрдем. Үтә хисле кеше икәнемне белә идем, ләкин бу дәрәҗәдә... Үземә үзем шаккаттым! Яз көне болай да күңел иләс-миләс була, шунысы да өстәлде, ахры. Ислам динендә фотога төшү хупланмаса да, мин аны начар гамәлгә санамыйм. Чөнки фотосессия ярдәмендә кыштан соң тунны салып ташлагандай, 10 елга яшәрдем. Эчке яктан да, тышкы яктан да. Җырчы белән тамашачы арасында энергетика алмашу булган кебек, монда да шундый нәрсә күзәтелә. Эшнең нәтиҗәсе икебезгә дә ошагач, тагын да уңай хисләр кичерәсең. Иң мөһиме – синең рухыңа туры килердәй, сине аңлардай кеше белән эшләү.

 

Икенче көнне дүрт күз белән Рамил Галинең эшемә килеп керүен көттем. Фотоларны бергәләшеп карадык – бик ошады. “Ярый әле яшел күлмәгеңне “яклагансың”, иң уңышлы чыкканы шулар”, - диде Рамил абый. Күңелгә ятышлыларын сайлап алып, “ВКонтакте” сайтына үземнең биттәге фотоальбомга урнаштырдым. Реакция искиткеч булды! Комментарий арты комментарий явып кына торды. Син шту, үземә үзем гашыйк була яздым хәтта!.. Егетләр очрашуга чакыра, кызлар кем һәм күпмегә төшерүе белән кызыксына, аларның да шундыйны эшлисе килә. Дөресен генә әйткәндә, бу сайтта тәнкыйтьләүчеләр сирәк. Еш кына бик үк уңышлы чыкмаган фотога да альбом хуҗасының күңеле булсын өчен: “Супер булган бу! Бигрәк чибәр син”, дигән фразалар “Сәлам! Хәлләрең ничек?” кебегрәк дежур сүзләрдәй автомат рәвештә язылалар. Ә чын бәяне “Матбугат”та утыручылар бирә. Тетмәмне тетегез, әйдә, рәхәтләнеп чәйнәгез әле, җәмәгать. Фотошопландыруны яратмыймын, шуңа күрә сайтка фотографияләрнең барысы да табигый килеш эленде.

 

P.S. Рус эстрадасы тусовкасында үз кеше Рамил Галидә бушлай фотога төшү һәркемгә тәтеми. Ул чынлап та үз эшенең остасы. Туган ягына кайткач, берәр кызыклы нәрсә төшереп китәргә теләгән. Ул “кызыклы нәрсә” мин булып чыктым менә. Үзендә фотосессия үткәннән соң, кызлар бик уңышлы гына кияүгә чыгып куялар дигән иде. Эшкә тотынганчы, ул мине ике тапкыр төшендә туй күлмәгеннән күргән. Сүзе дөрес булып, тиздән кияүгә чыгып куйсам, Рамил Галигә чиратка тезелмәгәйләре әле.

 

 

 

Беренче өчесе  "Идел-пресс"ның 12 катында төшкән "пробный" фотосессиядән

 

 

 

 

Портрет

 

 

 

 

Лифт һәм тәрәзә арасында

 

 

 

 

Студиядә. Утларны көйлибез, әзерләнәбез, әлегә битемдә бер тамчы косметика юк

 

 

 

 

Хисләр бураны

 

 

 

 

Менә шундый  кызчык та була алам...

 

 

 

 

Сихерче дә...

 

 

 

 

Үземә иң ошаган  кадр шушысы

 

 

 

 

Тартма эчендә бриллиант бар...

 

 

 

 

Иң элегант образ

 

 

 

 

Ә монысы иң ымсындыргычы 

 

 

 


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»