|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2020 Мәдәният
Тинчурин театры артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов солдатларга сәхнә теле дәресе бирдеТатарстанның атказанган артистлары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы актёрлары – Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов 7нче гыйнвар көнне солдатлар белән очрашуда булып кайтты. Казан шәһәрендә урнашкан “№64424 нче Хәрби бүлек” тә хезмәт итүчеләргә бәйрәм ялларында шундый кызыклы очрашу булды. Биредә артистлар солдатлар белән аралашты, сорауларга җавап бирделәр һәм мастер-класс үткәрделәр. Гөлназ ханым сәхнә теле буенча көндәлек тормышта да кирәкле, актуаль киңәшләре белән уртаклашты. Яңа елда оештырылган беренче очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.
--- |
Иң күп укылган
|