|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2020 Шоу-бизнес
"Бер генә сорау калды" - Илсөя Бәдретдинованың туган көн бүләген алгач Гүзәл Уразова аңа шалтырата (ВИДЕО)Кичә, 8 гыйнвар көнне, Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтте. Узган ел сәхнәдә аңа сарык бүләк итәм дип вәгъдә иткән Илсөя Бәдретдинова сүзендә торган: сарык бүләк иткән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу бүләктән соң Гүзәл Илсөягә шалтыратып рәхмәтен җиткерә һәм бу мизгелне видеога төшерә. - Рәхмәт әйтеп шалтыратуым иде. "Вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр" диләр бит, синеке тиз килде әле бу. Бер ел дигәндә килеп төште, бик тиз булды бит бу. Хәзер үзеңне көтәм инде, ашарга.
- Бик грандиозно да булмады, ничек булды шулай булды.
- Чын күңелдән булды. Минем бер генә сорау калды. Нишләп сарык булды ул?
- Белмим, кызый. Берәр нәрсә әйтергә кирәк иде бит инде, тоттым да әйттем инде. Сыер дисәң күпкәрәк китер, тавык дисәң бәләкәй була.
- Мин Илсөя сарыгын бирмәсә, җәйгә тавык сорарга уйлап йөри идем инде, - дип сөйләшә җырчылар.
Википедиядән. Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пирем өлкәсе Барда районы Барда авылында туа. 1990 ел – Балалар музыка мәктәбендә укый башлый, шунда 7 ел буена белем ала;
1995 ел – Уфада узган “Башкортостан йолдызчыклары” ярышында катнашып I урын ала;
1999 ел – Барда районының 1нче гимназиясен тәмамлап югары белем алу максаты белән Казанга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә вокал бүлегенә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелеге астына укырга керә;
2000 ел – «Ягымлы яз» фестивалендә катнашып I урын ала. Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының Казанда урнашкан филиалына укырга керә;
2001 ел – 18 февральдә Айдар Фәйзрахманов оештырган концертта катнаша һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып җыр башкара. Казан дәүләт педагогика университетына күчә һәм “Барс Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итә башлый;
2002 ел – 8 гыйнвар – Татар җыры фестивалендә беренче тапкыр катнаша һәм “Алтын Барс” премиясен ала. Шул елдан башлап, 2005 нче елдан кала, шул премия лауреаты булып килә. “Минем серем” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. “Нигә болай ашкынасың, йөрәк?” җырына клип төшерелә. 10 октябрь – булачак ире җырчы Илдар Хәкимов белән таныша;
2003 ел – “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында беренче концерты уза. 6 август – Илдар Хәкимовка кияүгә чыга. Тиз арада “Гүзәл-Илдар” җыр театры оештырыла;
2004 ел — Казан дәүләт педагогика университетын һәм Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлый.
2005 ел – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлегенә кабул ителә;
2007 ел – Төркиянең Әнкара шәһәрендә фестивальдә катнашып төрек телендә җыр башкара;
2009 ел – Гүзәл Уразова Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев указы буенча “Татарстанның атказанган артисты” исемен ала. Кызыл дипломга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлеген тәмамлый.
2019 ел –Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов указы белән Татарстанның халык артисты исеменә лаек була.
--- |
Иң күп укылган
|