поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2010 Җәмгыять

КОЯШСЫЗ ДӨНЬЯ

Сезнең берәр кайчан үзегезне сукыр итеп күз алдына китергәнегез бармы? Юктыр дип уйлыйм. Күзегезне йомыгыз да тырышып карагыз. Авыр, шулаймы? Әйе, бер көн, бер сәгать, хәтта бер минут та күрмичә яшәү мөмкин түгел. Ә бит арабызда шундый кешеләр бар – алар гомерлеккә күрү мөмкинлегеннән мәхрүм, тумыштан ук бу дөньяның ямен тулы килеш татый алмыйча яшиләр.

Шәһәр урамнарында сукырларны мин никтер бик сирәк күрәм. Ә алар аз түгел бит. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казандагы бүлегендә 1700дән артык күрү буенча инвалид теркәлгән, ә республикада – 5640. Гомумән алганда, аларның саны Татарстан буенча 10000 тирәсе. 2000е – балалар. Кызыклы мәгълүмат: 1975 елгы статистик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, ул вакытта 100дән азрак сукыр бала булган. Ә хәзер бу сан 20 тапкырга арткан. Әлеге күренеш, мөгаен, ата-аналарның сәламәтлегенә, экологиягә һәм башка сәбәпләргә бәйледер.

 

Күрү буенча инвалидларның саны, күргәнебезчә, шактый. Тик шәһәр урамнарында аларны еш очратып булмый. Бәлки сукырларның сирәк күренүенең сәбәбе халыкның аларга мөнәсәбәтендәдер? Шушы сорауларга җавап табар өчен, мин, ак таяк тотып, кара күзлегемне киеп, шәһәр урамнарына чыгып киттем. Сезгә гомеремнең бер «сукыр көне»н тәкъдим итәм.

 

Дөнья «сукыр күзлеге» аша

 

Өйдән чыгу белән метрога юл тоттым. Ишекләргә якынлашканда, өлкән яшьтәге бер ханым, минем «сукыр» икәнемне аңлап, ишекне ачып кертте. Метро хезмәткәрләре, мине күреп алгач, никтер турникет аша түгел, ә коляскалар үткәрә торган җирдән уздырдылар. Турникетта кысылып калыр дип уйладылармы икән инде... Алга таба барам, баскычка якынлашам. Әлеге өлкән яшьтәге ханым мине ташлап китмәде, платформага кадәр озатты. Дөресен генә әйткәндә, мин мондый мәрхәмәт көтмәгән идем. Ярдәмчем белән танышып киттек. Әминә исемле апа 30 ел Франциядә яшәгән. Менә бит эш нәрсәдә икән. 1974 елларда Советлар Союзыннан китеп, әле ел ярым элек кенә кире кайткан ханым: «Элек халык мәрхәмәтлерәк иде», – ди. Минем телефон номерымны язып алды, булдыра алганча миңа ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Метродан чыкканчы кулымнан тотып озата барды. Ә калганнар мине читләтеп узарга тырышты... Туктадым да Әминә апага журналист икәнемне ачып бирдем. Күзлегемне салып, аның күзләренә тутырып карагач, юлдашым хәйран калды. Көтмәгәндә битемнән үбеп алып, миңа уңышлар теләп, елмая-елмая юлын дәвам итте. «Менә бит Европа менталитеты», – дип калдым эчтән генә. Башка берәү булса, туйганчы бер сүгәр иде.

 

Сукыр халәттә юл аркылы чыгып карарга булдым. Светофор янына килеп бастым. Алда 25-30 яшьләрдәге ике егет тора. Миңа бик исләре китмәде, ахрысы, яшел ут яну белән сөйләшә-сөйләшә алга таба ашыктылар. Мин дә артларыннан юлның икенче ягына юнәлдем. Юлның урталарына җиткәндә каршыма килгән бер әби: «Улым, әйдә, чыгарып куйыйм» – дип, кулымнан тотты һәм юлның каршы ягына озата килде. Әбигә рәхмәтләр әйтеп юлымны дәвам иттем.

 

Сәүдә ноктасы

 

Киләсе «корбан»ым итеп урамдагы җиләк-җимеш, яшелчә сату ноктасын сайладым. Таягым белән төрткәли-төрткәли килеп бастым да: «Җиләк-җимеш монда сатыламы?» – дип кычкырдым. Берничә тапкыр кабатлагач, сатучы килеп чыгып: «Да, что вам?» – дип сорады. «Мне, пожалуйста, два зеленых яблока», – дидем. Кулыма алма китереп

 

тоттыргач, портмонены ачып: «Возьмите сколько надо», – дигән булдым. Сатучы башта күпме акча бар икәненә күз салды. Әз генә уйлап торгач, миңа бушлай бирергә булды. Кыскасы, күпме генә: «Алыгыз, алыгыз, ничә сум кирәк», – дисәм дә, миңа алма бушка эләкте, рәхмәт яугыры... Биш минуттан күзлегемне салып кире әйләнеп килгәч, сатучылар үзләре сукырая яздылар. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаткач, рәхмәт әйтеп, яшел алмаларны кулларына тоттырдым. Әзәрбайҗаннан килгән сәүдәгәр монысында да, Көнчыгышча ягымлы итеп елмаеп: «Ал инде алмаңны, ал», – дип калды...

 

Хисләр тирән бит

 

Сукыр кешенең күзе күрмәсә дә, аның бит хисләре бар, ул башка кеше кебек үк ярата ала. Тик аның үзен кем генә яратыр икән?!. Таягым белән җиргә суккалый-суккалый, Тукай паркындагы эскәмиядә ялгыз гына утыручы бер кыз янына якынлашам. «Монда бушмы?» – дип сорагач, кыз, кулын биреп, мине үз янына утыртты. Минем максатым инде, аңлаганыгызча, кызны «свидание»гә чакыру. Мондый эшләр беренче көнне үк хәл ителми, билгеле. Шулай да хәлемә карата «ташлама» булмасмы, дидем. Һава торышы, уку турында майлап-баллап сүз башлап җибәрдем. Студент яшендәге туташ үзен Лилия дип танытты. Шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, кызның телефон номерын сорарга булдым. Лилия номерын язып бирде. Димәк, әле өметне өзмәскә була. «Горький урамында яңа мексикан кафесы ачылган, сине шунда чакырырга рөхсәт бирсәң, бик шат булыр идем», – дигән булдым. Тик яңа танышыма бу идея бик ошамады, ахрысы. «Минем вакытым юк шул», – дип, тизрәк китү ягын карады Лилия. Чынлыкта сукыр түгел икәнемне дә әйтә алмый калдым кызга. Бу өлкәдә авыррак туры килә икән шул күрү сәләтеннән мәхрүм кешеләргә.

 

Үз җилкәсендә

 

Әлбәттә, мин сукырлар кичергәннең йөздән бер өлешен дә кичермәгәнмендер, чөнки, алардан аермалы буларак, минем кара күзлегем аша бар нәрсә дә бик яхшы күренә иде. Ләкин барыбер күрү сәләте булмаганнарның җәмгыятьтә нинди урын алганын азмы-күпме аңладым. Әлеге мәсьәләгә карашым объективрак булсын өчен сукыр булуның михнәтләрен ишетеп кенә белмәгән кеше белән аралашу урынлы булыр дип уйладым. Наил Ибраһим улы Сәфәргалиев – Татарстандагы сукырлар өчен махсус китапханә директоры. Наил абый минем тәҗрибәне ниндидер дәрәҗәдә раслады. Шәһәр транспортыннан файдаланганда да, кибеттә, урамда нәрсәдер сатып алганда да инвалидлар өчен кыенлыклар туа. Аның фикеренчә, сукырларга мөнәсәбәт, чыннан да, бик үк канәгать калырлык түгел. Моның сәбәбе инде турыдан-туры кешенең тәрбиясенә, күңел байлыгына, халыкның менталитетына бәйле. Шулай ук, Наил абый әйтүенчә, сукырлар мәсьәләсе буенча эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый, ул хәтта күтәрелми дә. «ММЧда яктырткан вакытта да, йә бик жәлләп язалар, йә каршы чыгып, ачулы рәвештә кимсетәләр. Янәсе, сукырларның укыйсы, эшлисе килми, алар кеше өстендә генә яталар, пенсия алып, бар нәрсәне бушка сорап йөриләр», – ди Наил абый. Бу өлкәдә мәктәптәге балалар белән дә эш алып барылмый.

 

«Ничек йөри икән бу?»

 

Кызганычка, миңа урамда ярдәм иткән өлкән апа һәм әбиләрдәй кешеләр бик сирәк очрый шул. Хәер, алар үзләре дә олы яшьтә булганга, яшьрәк буыннарның игътибарыннан мәхрүм калганга, инвалидларның хәленә кереп ярдәмгә ашыгалар. Ә күпчелек, аеруча яшьләр сукыр кешене читләтеп уза. Кайберәүләр бөтенләй, юлны чыгып барган сукыр кешене күргәч, «ничек йөри икән бу?», «машина астына эләгерме, эләкмәсме?» дип карап торалар. Мондый нәрсәләрне үземнең дә ишеткәнем бар, ди Наил абый. «Ул кешеләргә без инде игътибар итмәскә тырышабыз. Позитив рухта гына алга барырга кирәк. Чөнки андыйларга колак сала башласак, яшәп булмаячак. Бигрәк тә яшьләр мондый хәлләрне бик авыр кичерә. Шуңа күрә дә алар арасында үз-үзенә кул салу очраклары бик еш була», – дип аңлата ул. Менә шундый мөнәсәбәт булганга күрә дә сукырларны урамда еш очратып булмый. Ә кайбер инвалидлар, оялу сәбәпле, урамнарда таяксыз йөриләр, шулай итеп үз-үзләрен куркыныч астына куялар. Сукырлар оешмасына бу мәсьәләдә яшьләр белән хәтта сөйләшүләр үткәрергә, йөргәндә таяк куллануның әһәмиятен аңлатырга туры килә икән.

 

Шәһәрдә яшәгән сукырларга, авылдагыларга караганда, җиңелгәрәк туры килә әле. Чөнки калада алар өчен ярдәм итү үзәге, китапханәдән файдалану, мәдрәсәдә дини белем алу мөмкинлекләре бар, төрле чараларга да бара алалар. Ә авылда сукыр кеше өчен китап укудан башка (Брайль системасы буенча) шөгыль юк. Аларга гаилә кору да бик авырга килә. Шәһәргә килеп урнашу мөмкинлекләре бик аз.

 

Эш, эш, эш...

 

Күрмәүчегә эшкә урнашырга авырмы икән? Шуны белер өчен, мин берничә телефон номеры буенча шалтыратып карадым. Барысында да диярлек, бу төр инвалидлар өчен вариантлар юк, диделәр. Ләкин, Наил абыйның сүзләренчә, күрмәүчеләр барыбер эш таба. Мәсәлән, медицина училищесын бетергәннәр массажист булып эшли, музыка уку йортларын тәмамлаганнар музыкант булып көн күрә. Җитештерүче предприятие һәм оешмаларда электроҗайланмалар җыючылар күп. Математиклар, тарихчылар, административ эшләрдә эшләүчеләр дә бар. Ә иң авыры ул – эшкә урнашу, ди Наил абый. Җитәкчеләр эш тәкъдим иткәндә күрмәүчеләргә, әлбәттә, бик ышанып бетмиләр. Наил абыйның үзен дә китапханәгә директор итеп куйганда, булдыра алырмы икән дип шикләнеп кенә эшкә алганнар. Ә инде берничә елдан шул ук җитәкче: «Андый кешеләрне эшкә алырга кирәк, алар тырышып эшлиләр һәм вазифасына бик җаваплы карыйлар», – дип фикерен үзгәрткән.

 

Ә чит илдә...

 

Чит илләрдә сукырлар мәсьәләсе бөтенләй башка урын алып тора, ди, чагыштырып, Наил абый. Мәсәлән, Американың кайбер университетларында шундый тәҗрибәләр үткәрәләр: атнаның 3-4 көнен студент йә коляскалы инвалид, йә күзен бәйләп сукыр ролендә үткәрә. Шулай итеп аларны инвалидларны яхшырак аңларга, хәленә керергә өйрәтәләр. АКШта юлларда сукырлар өчен кагыйдә бар: тукталышка чыкса, ул маршрут саны язылган табличка тотып тора. Шул маршруттагы автобус йөртүчесе, аны күреп алып, төшеп, салонга озатырга тиеш. Моны безнең илдә күз алдына да китереп булмый инде, дип фикерләре белән уртаклаша Наил абый. Ә Германиядә югары уку йортларында, бигрәк тә идарә итү, иҗтимагый белгечлекне сайлаган студентлар махсус имтиханнар тапшыралар. Алар күрмәүчеләр белән урамда, иҗтимагый урыннарда ничек эш итәргә икәнен яхшы белергә тиешләр. Әлеге белемнәре булмыйча, сынауны үтмичә, студент диплом ала алмый. Шул сәбәпле, сукырларга мөнәсәбәт, алар турындагы законнар Германиядә, башка илләр белән чагыштырганда, иң яхшылардан санала. Советлар Союзындагы сукырлар җәмгыяте дөньяда беренче урында тора иде, ди Наил абый. Барлык кирәкле оешмалар, корылмалар төзелгән булган. Америкалылар, безнең тәҗрибәне өйрәнеп, үзләрендә дә моны булдырганнар. Башка илләр дә бездән үрнәк алып, бу өлкәдә алга китте.

 

Чылбыр буенча

 

Җәмгыять чыннан да мәдәниятле, зыялы булсын өчен, аңа беркайчан да сукырларга битараф булырга ярамый. Аеруча бүгенге көндә, хәтта күрү мөмкинлеге булган кеше өчен дә юлларда куркыныч янаган заманда. Урамда күргән бер сукырны 100 метр озатып куйсаң, икенче кеше 1 километр дәвамында аның юлдашы булыр, өченчесе машина белән илтеп тә куяр. Менә шулай, җанлы чылбыр буенча, ул теләгән җиренә исән-имин барып җитәр.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»