|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2020 Шоу-бизнес
Татарча җырлап танылган, татар кызына өйләнгән Оливер Мукенди сөенче белән уртаклаша (ФОТО)Хәтерләсәгез, Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган ел июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде. "Матбугат.ру"да бу хакта язып, туй фотолары белән уртаклашкан идек.
Инде Оливер тиздән үзенең әти булу сөенече белән уртаклашып, инстаграмга авырлы хатынының фотосын куйган.
«Синең элек йөргән кызын, ул минем хатыным һәм аның ире мин», — дип яза Оливер фото астына.
--- |
Иң күп укылган
|