поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2010 Медицина

СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЫ АЙРАТ ФӘРРАХОВ: “СӘЛАМӘТЛЕК НИГЕЗЕ – КҮТӘРЕНКЕ КӘЕФ”

Сәламәтлек – кеше өчен иң кирәкле әйбер. Ул – яшәү, шатлану, нәселне дәвам итү дигән сүз. Нәкъ менә шуңа күрә табиблар, медицина ярдәме сыйфаты, хастаханәләр торышы – актуальлеген югалтмый торган темалар. Июнь аеның якшәмбесе Медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада медицина хезмәте торышы, уңышлар һәм авырлыклар турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов белән сөйләшәбез.

– Айрат Зәкиевич, табиб булырга нәрсә этәрде?

 

– Балачактан хирург булырга хыялландым дип алдалый алмыйм. Минем табиб булып китү тарихым бик гади. Безнең гаилә – табиблар һәм укытучылар гаиләсе. Мин Әгерҗе шәһәрендә туып үстем. Әтием – укытучы, мәктәп директоры, әни бик тәҗрибәле, дәрәҗәле балалар табибы иде. Табиб һөнәренә хас булганча, әнинең шактый төннәре хастаханәдә авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп узды. Әни еш кына мине дә үзе белән ала иде. Аның кабинетында минем хәтта үз кушеткам да бар иде, әнине көтә-көтә шул кушеткада йоклап төн уздырган чаклар да булды. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач медицина институтына документлар тапшыруым беркемне дә гаҗәпләндермәде, барысы да моны табигый хәл дип кабул итте.

 

– Укырга кергәндә кабул итү имтиханнарын тапшыру авыр булдымы?

 

– Без Әгерҗедән Казанга игезәк сыңарым белән чыгып киттек. Ул – журналистикага, мин – медицина институтына. Әни ул вакытта юллама белән Ессентукига киткән иде. Хәзер ул шул вакытны искә төшереп: “Бүгенге заманда балаларны үзләрен генә өйдән чыгарып җибәрү турында уйларга да куркыныч, ә мин ял итәргә үк китеп бардым”, – дип көлә. Имтиханнарны икебез дә уңышлы тапшырдык. Институтны кызыл дипломга тәмамладым. Беренче курстан соң армия хезмәте дә үтеп кайттым әле. Бүгенгедәй хәтерлим: ике ел солдатта булганнан соң кайтып иң авыр фәннәр – анатомия һәм гистологиядән имтихан тапшырасы бар иде. Кайтып укый гына башладык, Әрмәнстанда каты җир тетрәве булды. Дустым белән комсомол линиясеннән шунда чыгып киттек. Килеп төшсәк – урам тулы табут... Андагы фаҗигане күреп, бик каты тетрәнү кичергән идек... Кулыбыздан килгәнчә, зыян күрүчеләргә ярдәм иттек.

 

Дипломны мин гениаль кардиохирург Майкл Дебейки кулыннан алдым. Аның Ренат Акчурин, Евгений Чазовлар белән Казанга килгән чагы иде. Дебейкиның чыгарылыш тантанасы вакытында әйткән сүзләре гомерлеккә күңелгә сеңеп калды. Ул: “Мин гомер буе шикләндем һәм тәгаен карар кабул итүдән курыктым. Әгәр табиб тышкы яктан караганда бик тыныч һәм үзенә ышанган булып тоела икән, бу әйбәт, чөнки авыру табибка ышанырга тиеш. Әмма чын табибның күңелендә һәрвакыт икеләнү утыра”, – дигән иде. Табибның эше шундый инде аның – күпме эшлисең, шулкадәр икеләнәсең, кеше гомере өчен җавап бирәсең бит.

 

– Заманча медицинаның иң “авырткан” җирләре нинди?

 

– Бүген Советлар Союзы чорындагы сәламәтлек саклау системасын мактап искә алалар. Ул чыннан да мактауга лаек. Әмма, кызганычка каршы, финанс кыенлыклары, оештыру эшендә килеп чыккан уңышсызлыклар ул системаны җимерде. Без әлегә кадәр шул җимерелүнең ачы җимешләрен татыйбыз, шул вакыттагы хаталар хәзер дә уртача гомер озынлыгы һәм үлүчеләр санына тәэсир итә. Әлбәттә, бөтен әйбер финанс мөмкинлекләренә генә килеп терәлми, әмма шактый нәрсә акчага бәйле шул. Дарулар, вакциналар, хезмәт хакы, кыйммәтле медицина җиһазлары, яңа технологияләр – барысы да акча сорый... Мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Иң бай һәм бик яхшы тәэмин ителгән сәламәтлек саклау системасы – Америкада. Анда бер кеше сәламәтлеге өчен елына 7 мең доллар акча тотыла. Без исә бер кешегә елына 200 доллар белән чикләнәбез. Шуннан чыгып кына да аларның һәм безнең мөмкинлекләрне чамаларга буладыр.

 

– Ә Татарстанда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылды?

 

– Бүген Татарстанда Россия буенча иң яхшы, нәтиҗәле система булдырылды. Бу экспертлар тарафыннан да расланды. Моны төп күрсәткечләр дә исбатлый. Әйткәнемчә, Татарстанда уртача гомер озынлыгы 71 яшькә җитте, яңа туган балалар үлү очраклары кимеде, йөрәккә операцияләр ясау, югары технологияле операцияләр саны артты. Россия буенча без конкурентлыкка сәләтле, БДБ илләре белән дә ярыша алабыз. Әмма уртача гомер озынлыгы 10-15 елга күбрәк булган Европа илләре белән чагыштырганда, эшлисе эшләр бик күп әле.

 

– Бүгенге көндә авыл һәм шәһәр медицинасы арасында аерма зурмы?

 

– Без үз алдыбызга шәһәр кешесенә якын булган заманча технологияле медицина ярдәмен һәркемгә җиткерү һәм яхшы фельдшер-акушерлык пунктлары булдыру максатын куйдык. Мондый медицина ярдәме авылларга килеп җитте инде. Без Арча, Буа, Чистай, Түбән Кама муниципалитетларында йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәкләре ачтык, суперзаманча компьютер томографлары урнаштырдык. Ни өчен? Инсульт булган очракта якын-тирәдәге авыл-районнардан алты сәгать эчендә шундый үзәккә китереп җиткерү мөмкинлеге булсын өчен. Чөнки авыруга алты сәгать эчендә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Алты сәгатьтән соң баш миендә төзәтеп булмаслык үзгәрешләр башлана һәм авыруга инде дөньяның иң заманча клиникасында да ярдәм итеп булмая­чак. Бу йөрәк авыруларына да кагыла. Нәкъ шундый системаны без хәзер онкология тармагында төзибез.

 

Әйе, участок хастаханәлә­ре ябылу өчен безне шактый тәнкыйтьлиләр. Әмма ул хастаханәләр сыйфатлы ярдәм күрсәтә алмый – анда тиешле җиһазлар, персонал юк. Ә бөтен участок хастаханәләрен җиһазландырыр мөмкинлек юк. Шуңа күрә без “вакытында китереп җиткерү” дигән юлны сайладык. Системаның нәтиҗәләре дә бар – инсульттан үлү очраклары бер ел эчендә 17 процентка кимеде! Алай гына да түгел, без инсульт кичергәннән соң да инвалид булып калмыйча, башкаларга бәйсез рәвештә актив тормыш рәвешен дәвам итә алучы кешеләр санын арттыруга ирештек.

 

– Ә үз сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?

 

– Минем эш көнем 14-16 сәгать дәвам итә. Иртә белән алты туларга унбиш минутта йокыдан торам, кайтып җиткәнче 11-12 тула. Көн дәвамында берничә киңәшмә-җыелышларда катнашырга туры килә. Хәрәкәтләнер мөмкинлек юк. Шуңа күрә мөмкинлек булганда җәяү йөрергә тырышам. Иртән зарядка ясыйм. Авырлыгымны контрольдә тотам. Буем 185 см, авырлыгым 90 кило. Минем яшем өчен бу нормаль авырлык. Яшелчәләрдән өзелмәскә тырышам. Башкаларга да киңәшем шундый: татар халык ашлары бик тәмле, әмма алар авыр, шуңа күрә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Күбрәк хәрәкәтләнегез, көненә 10 000 адым җәяү узыгыз. Көн дәвамында күп итеп су эчегез. Һәм тагын бер бик мөһим әйбер – һәр нәрсәгә шатлана белегез. Күтәренке кәеф – сәламәтлекнең нигезе.


Гөлнара САБИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 126 | 19.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»