поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.06.2008 Мәдәният

СОҢАРГАН ЯЗМА

Мине кабул итәргә бик авырлык белән генә ризалашкан иде ул. Югыйсә, журналист белән сөйләшерлек сүзе бик күп булырга тиеш иде Сайяра Сәгыйровнаның. Сөйләп калырга тиешле сүзләре...

 Аллага шөкер, ярый әле, кирәк вакытында әрсез була алдым. Матур һәм шул ук вакытта катлаулы тормыш юлы узган ханым турында язарга дип, үзе бик теләмәсә дә, янына килдем. Ярый әле, аны сөйләтеп кала алдым... Әмма, ни кызганыч, язганым басылып өлгерә алмады (ул язма “Сөембикә” журналының май санында дөнья күрде). Сайяра Сәгыйровна 2008 елның 26 апрель көнне дөнья куйды. Ул кызы Гүзәлнең кайткап җиткәнен көтте дә, аның кулында җан бирде...

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сайяра Юнысова — Казанда профессиональ классик балет мәктәбенә нигез салган күренекле шәхес. Аның тырышлыгы белән ачылган Казан хореография училищесы быел үзенең 15 яшьлек юбилеен каршылады. Ә үткән ел Сайяра Сәгыйровна укучылары белән бергәләп Актерлар йортында үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтте.

...Мәскәү хореография училищесын тәмамлап Казанга кайткан Сайяра Юнысова балет артисты булып эшли башлый. “Ленинград консерваториясендә педагог–хореографлар бүлеге ачылуын ишетеп шунда киттем, легендар Агриппина Ваганова классында  укып, өч елдан югары белем алып кайттым. Мине балет труппасына педагог–репетитор итеп алдылар, — дип сөйләде Сайяра Сәгыйровна. — Миңа педагоглык эше кызыклырак иде. Чөнки театрыбызда квалификацияле кадрлар җитмәве сизелде. Шулчак мин балет училищесы кирәклеге турында уйлана башладым. әмма ул чакта уйлаганымны тормышка ашырырга мөмкинлек булмады”.

Кайбер шәхси сәбәпләр аркасында Сайяра Юнысова кызы Гүзәлне алып башта Пермьгә, аннары Новосибирскига китә. Аның педагоглык сәләте нәкъ менә анда ачыла. Балет дөньясында танылган исемнәр: Лариса Василевская–Матюхина, Наталья Посельская, Елена Брижинская, Валентина Прокопова — аның укучылары. Ул укыткан биючеләр арасында халык артисты исемен алганнары да, халыкара конкурслар лауреатлары да бар. “Казанда аңа игътибар җитмәде. Ә Новосибирскида Сайяра Сәгыйровнаны бик зурладылар, хәзер дә сагынып искә алалар”, — дип сөйләде миңа аның бер укучысың әнисе. Дөресен әйткәндә, нәкъ менә укучыларының ата–аналары үтенеч–киңәше буенча килгән идем мин аның янына.

10 ел Новосибирскида эшләгәч, Сайяра Сәгыйровнаны Казанга эшкә чакыралар. Чөнки татар сәнгате өчен бик кирәкле, алыштыргысыз кеше була ул. “Мин вакытында кайтканмын булып чыкты: Мәдәният министрлыгында да училище кирәклеге турында уйлана башлаганнар икән. Мин дә югары квалификацияле кадрлар әзерләргә кирәклеге турында фикеремне куәтләдем. Ул чактагы Мәдәният министры белән килешеп, уртак фикергә килдек. Шулай итеп Казан Музыка училищесында хореография бүлеге ачып җибәрдек. Мин бүлек мөдире итеп билгеләндем һәм шушы бүлекне 20 ел җитәкләдем. Укучыларым арасында атказанганнар да, халык артистлары да бар. Эшемнең нәтиҗәсе күренә башлагач Опера театры директорына кереп: “Безгә училище булып үсәргә вакыттыр”, — дидем. Шунда ук үз бинабызны булдыру зарурлыгы турында да сөйләштек. Чөнки моңарчы без Төзүчеләр мәдәният сараенда гына шөгыльләндек. Директор минем фикеремне куәтләп бина табу мәсьәләсен куйды. Безгә шәһәр үзәгендә бина бирделәр”.

...Ул көнне Сайяра Сәгыйровна белән бик озак сөйләштек. Эшендәге уңышлары һәм борчулары турында да, шәхси тормышында очраган кыенлыклары турында да... Урын өстендә яткан ханымны борчуы кыен булса да, мин китәргә ашыкмадым. Кызыклы иде аның язмышы. Мавыктыргыч һәм гыйбрәтле... Кайберәүләргә үпкә сүзләре дә булды. әмма алары матбугат өчен түгел иде. “Язганыңны укытырсың”, — диде ул. Сайяра ханым үзенең пенсия акчасына яллаган ярдәмчесе (сиделка) дә эшеннән бүленеп, безнең әңгәмәне тыңлап торды. Гомер буе башкаларны биергә өйрәткән педагог һәм балерина бит ул. Хәзер, әнә, аяклары авырта. Йөрмиләр. “Аларга карарга куркыныч”, — дигән иде мине озата чыккан тыйнак татар хатыны. “Атна дәвамында көнсаен дүрт сәгать мин янында торам, ял көнәрендә социаль хезмәткәр килеп булышып китә”, — дип сөйләгән иде ул.

Терелеп аякка басарга бик теләгән иде Сайяра ханым. Шәфкать туташының укол ясыйсы вакытын да көтеп тора иде, югыйсә, массаж да ясатты. “Табиплар терелергә теләмисең, дип әйтәләр”, — дигән иде үзе авыр сулап. Эштән китәргә туры килүенә дә бик борчылган иде ул. 80 яшенә кадәр хореграфия училищесында һәм консерваториядә укытып йөргән, укучылары арасында янып яшәгән ханым ял итәргә өйрәгәнмени?! Мин соңгы көннәрендә ниләр уйлап яшәвен дә белмим. Мин генә түгел, соңгы көненә кадәр аны ярдәменнән ташламаган укучысы, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының педагог–репетиторы Луиза Мөхәммәтгалиева да аның күңелендә ниләр барын белә алмагандыр. Бу изге күңелле ханымның ярдәмчеллегенә, остазына рәхмәтле булуына, таң калырлык. “Булдыра алганымның барысын да эшләдем, кызын да чакырттым, — ди Луиза авыр сулап. — Ярый әле кызы кайтып өлгерде. Аны көтте ул...” Телефоннан аралашып торса да, Сайяра ханым үзенең авыр хәлдә булуын кызына әйтеп тә бетермәгән икән. Әйе, Сайяра ханымның бердәнбер кызы Гүзәл һәм бердәнбер оныгы Айгөл, һәрберсе үз гаиләсе белән Болгариядә яшиләр. әлегә Гүзәл Казанда.

Ни кызганыч, матбугатта балет артисткасы, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сайяра Сәгыйр кызы Юнысованың вафатын хәбәр итеп, якыннарының кайгысын уртаклашып язылган некрологлар басылмады. Югыйсә, ул эшләгән училище һәм ул әгъза булып торган театр әһелләре берлеге дә бар иде.

Сайяра ханым үзен зурлаган мәкаләне күрмәде. Соңга калдым. Хәер, үзенә кирәк идемени ул мәкалә... Ул безгә, исәннәргә кирәк. Авыр туфрагы җиңел булсын!


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.06.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»