поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.01.2020 Ир белән хатын

Үз кызларын бирерләр идеме?..

Беркөнне «ТНВ» каналында, «Таяну ноктасы» тапшыруында күп хатынлык турында сөйләштеләр. Шуны карагач туган уй-фикерләремне языйм әле. Татарда күп хатынлык электән сирәк очрый торган хәл. Шулай булмый ни: кешеләр генә түгел, кайбер кошлар да, хайваннар да берне генә гомерлеккә пар итеп яшиләр. Аккош, мәсәлән, парын югалтса үлгәнче ялгыз яши икән.

Татар хатыннары икенче, өченче хатын булырга ризалашмаячаклар, чөнки алар ирсез дә менә дигән итеп яши алалар. Бик тырыш бит безнең хатын-кызлар. Шуның өстенә үтә дә сабыр, эчкече ирләрне дә рәткә кертеп, балалар әтисез үсмәсен дип, барлык кыенлыкларга да түзеп яшиләр. Безгә хәзерге заманда күп хатынлык түгел, киресенчә, күп ирлелек кирәк дип уйлыйм мин. Үз оясын кора алмаган ирләрне икешәрләп-икешәрләп, тырыш, эшчән хатыннарга бирергә кирәк. Ул хатыннар ничек тә җаен табып, аларны эчкечелектән коткарып калырлар иде.
 
Безнең авылда Маһуа исемле апа икенче хатын булып гомер итте. Ул 1921-22 елларда туган булгандыр. Аны сабый чакта әнисе ташлап киткән, чөнки әтиләре өйгә бала белән кайтырга кушмаган. Әтисе Хәбибулла абзый сугыштан кайтмады.
 
Авылдашым Маһуа апаның язмышы болайрак: ул сугыштан соң күрше авылның Сәйфулла исемле егетенә кияүгә чыга һәм алар Бөгелмәгә китәләр. Икесе дә тегермәнгә эшкә урнашалар. Эштән он урлап кайтканда тотылып, икесенә дә өчәр ел бирәләр. Маһуа апаны Себергә озаталар. Себердә хатын-кызлар белән ирләр очраша ала торган була. Маһуа апаның әтисе яшендәге, элек бандитлар башлыгы булып торган бик усал абзый авылдаш апага өйләнергә тели. Аңарчы бер марҗа хатынга өйләнеп яшәгән була, ул чирләп үлә, сабый кызы кала. Маһуа апа шушы усал, тол иргә кияүгә чыгарга ризалаша. Хөкем вакыты тәмамлангач, абзыйның элек яшәгән җиренә – Таҗикстанга кайталар. Абзыйның өч баласы да гаиләле булып, үз тормышлары белән яшиләр. Монда калган үз хатыны боларны сөенеп каршы ала. Маһуа апа белән бик тиз дуслашалар алар. Күргән-белгәннәргә Маһуа апаны “туганыбыз” дип таныштыралар. Шулай итеп, ияреп кайткан хатын эшкә урнашып эшли башлый, ә карт хатын йорт эшләрен карап, шәл бәйләп сатып, өйдә генә тора.
 
Абзый кеше аучы була, тау араларына китеп унар көн торып кайта. Маһуа апа авылга үзе генә дә, ире белән дә, теге марҗа кызын ияртеп тә кайткалап йөрде. Авылда аның үги әнисе Саһира апа белән сеңлесе яши иде. Үз әнисе бүтән районда яшәгән аның, үзара гел аралашып, очрашып торганнар.
 
Авылга кайткач Маһуа апага хатын-кызлар төрле сораулар биреп, тормышлары белән кызыксыналар икән: ирегез кайсыгыз белән мунча керә, кайсыгызны кочып йоклый? “Мунчаны бер кергәндә – беребез, икенчесендә икенчебез белән керә, йоклаганда аерым йоклый”, – дигән Маһуа апа. Олырак яшьтәге бер апа аңа: “Син яшь, чибәр, нәрсәгә дип чит җирләрдә болай итеп яшисең, үзебезнең якка кайт та, ничек тә үз тиңеңне табып, гомер итәрсең”, – дип киңәш биргәч, Маһуа апа: “Мин аны ташлый алмыйм, хөкемдә чакта ул булмаса мин бүтәннәр кебек үлгән булыр идем, ул мине яклап, саклап калды”, – дигән.
 
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, сүзем күп хатынлык турында иде бит. Ислам дине барлыкка килгән чорларда гел сугышлар булып торган. Ирләр күп үлгән, шунлыктан, мөселманнар күпләп үрчесен өчен күп хатынлыкны барлыкка китереп, хатыннарны кол итеп тотканнар, аларны укытмаганнар да. Ә татар хатын-кызлары ничек тә белем алырга тырышканнар. Революция булмаса да, татар хатыннары күп хатынлыкка ризалашмаслар иде дип уйлыйм. Дин башлыклары әлеге кыргый гадәтне кире кайтарырга тырышып нык ялгышалар, минемчә. Үзләре кызларын икенче, өченче хатын итеп кияүгә бирергә риза булырлар иде микән?
 
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.01.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»