|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2020 Фаҗига
Татарстанда фура елгага төшеп китеп әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанда фура юлдан чыгып китеп, елгада әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр иткән. Шаһитлар мәгълүматы буенча, бүген иртән Миңлебай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ачыклап узуларынча, «КАМАЗ»ның 49 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, Әлмәт-Лениногорск трассасының 9нчы чакрымында тизлекне арттырып, йөк машинасы белән идарә итүне югалткан.
Нәтиҗәдә, машина елгага төшеп китеп, әйләнеп капланган. Шофер алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
--- |
Иң күп укылган
|