|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2020 Дин
“Мөнбәр” татар-дини театрына 10 ел: татар халкы хәләл бәйрәмнәргә ияләштеТатарстанда беренчеләрдән булып, дини җырлар белән сәхнәгә чыккан, мөселманча концертлар куючы, хәләл мәҗлесләр оештыручы Ильяс Халиковның иҗатына ун ел тула. 2011 елларда ул хәләл бәйрәмнәр оештыру эшен башлап җибәргән иде. Шушы дистә ел эчендә ирешелгән эшләре куанырлык, тупланган тәҗрибәсе шактый саллы. “Мөнбәр” татар-дини театры дип аталучы иҗат коллективында хәзерге вакытта биш артист. Автор башкаручы Ильяс Халиков җыр көйләрен үзе иҗат итә, җыр сүзләрен хатыны Нурфия Халикова яза.
Иҗатының башлангычында мөнәҗәтләр әйтүче җырчылар Миңгол Галиев һәм Зөһрә Сәхабиеваның чыгышларын үрнәк итеп алган Ильяс Халиков, бүгенге көндә үзе артыннан татар халкын ияртеп, яктылыкка алып чыгуда өлешен кертә. Вәгазь буларак яңгыраган дини җырларны залда елый-елый тыңлап, кул чабып утырган тамашачы шуңа дәлил. Тамашачылар мәхәббәтен, халыктан кайтаваз булып кайткан уңай энергетиканы тоймыйча мөмкин түгел. Хәләл тамада буларак дистә елга якын эшләүче Ильяс Халиков үзенең күзәтүләрен, еллар дәвамында тупланып килгән фикерләрен “Матбугат.ру” белән бүлеште.
Ильяс Халиков сүзләренчә, элекке елларга караганда, хәзерге вәзгыятьтә татар халкы дини, хәләл бәйрәмнәр үткәрүне хуп күрә башлаган. Бу, әлбәттә, халыкның, бигрәк тә яшь буынның исламга килүе, дингә якынаюы белән бәйле.
Җырчы әйтүенчә, халык соравы буенча оештыра һәм үткәрә торган хәләл бәйрәмнәрне ул өч төрлегә бүлеп карый:
1. Мөселманча бәйрәм
2. Дөньяви-дини бәйрәм
3. Дөньяви харам эчемлекләрсез, харам ашамлыкларсыз бәйрәм.
Ильяс Халиков сүзләренчә, мөселманча бәйрәм дигәндә, 95% дини кануннар кулланылып оештырыла торган бәйрәм. Әлбәттә, бар кеше дә мөселманча киенгән. Дөньяви-дини никах, дигәндә, дини кануннар - 50%, татар гореф-гадәтләре 50% кулланыла. Бар кешедә мөселманча киенмәскә мөмкин. Дөньяви хәрәм эчемлекләрсез, хәрәм ашамлыкларсыз никах туй - монысы инде 5% дини кануннар, ә калган 95% гореф-гадәт белән буталып беткән йолалар. Бар кеше дә мөселманча киенмәскә мөмкин. Аңлашылганча, никах бәйрәменең өченчесендә, хәзрәт вәгазеннән башка бер нинди дини йолалар күзәтелми.
--- |
Иң күп укылган
|