|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2010 Мәдәният
БАШКОРТСТАНДАГЫ МӘСКӘҮДӘ ТУГАН АЙДАР ХӘЛИЛ КОНЦЕРТЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ28 июньдә 19.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Айдар Хәлил “Яшьлек сукмаклары” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Шунысын әйтергә кирәк, җырчыбыз тыйнаклардан, ягъни йөзе телеэкраннардан көн дә күренеп, “шомарып” бетмәгән. Шуңа күрә укучыларыбызга аның турында берникадәр мәгълүмат бирү урынлы булыр. Татар эстрадасына 1988 елда килеп кергән Айдар Хәлил Башкортстанның Дүртөйле районындагы Мәскәү авылында туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яши һәм иҗат итә. Әлеге программа белән Айдар Хәлил башкалабызда яз көне Филармония концерт залында чыгыш ясаган иде. Аны тагын да баетып, шәбрәк итеп, күптән түгел генә төзекләндерүдән соң ачылган Тинчурин театры сәхнәсеннән күрсәтергә уйлаган. Тамаша милли бәйрәмебез Сабантуйга багышланган, анда Шәмси Закиров, пародияләр остасы Мирхәт Гайсин катнаша, ул Салават, Айдар Галимов, Рафаэль Латыйпов, Әлфинә Әзһәмова һ.б. җырчыларга кызыклы пародияләре белән көлдерәчәк. Концертта Айдар Хәлил үзе иҗат иткән җырлар да, ретро-җырлар да, халык җырлары да яңгыраячак. Дәртле биюләр “Сәйдәш” бию төркеменнән. Концерт музыкантларсыз һәм чибәр кызларсыз булмый бит инде – “Яшьлек сукмаклары”нда өч музыкант, өч яшь җырчы кыз катнашачак. Баянчы Ренат Вәлиевтан сольный номер да көтелә. Айдар Хәлил һәрвакыт “тере” тавышка җырлаучы башкаручы, иҗади командасы да фонограмма кулланмый. Җырчы җәйгә планнары белән дә уртаклашты. Июльдә “Яшьлек сукмаклары” дигән җырына клип төшерергә җыена икән. Бәлки, көзгә аны зәңгәр экраннар аша күрербез дә.
|
Иң күп укылган
|