|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2010 Дин
МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ЫШАНМАУЧЫЛАРГА МӨНӘСӘБӘТЕГадәти Исламда кешеләрнең диндарлык дәрәҗәләрендә аермалыклар барлыгы булуын төгәл аңлау бар. Алар тәкъвалык дәрәҗәләре ягыннан төрле, шуңа күрә Аллаһыга гыйбадәт кылу эшләрендә катнашу күләме белән дә аерылалар. Нык тәкъвалы, Аллаһыга тулысынча бирелгән һәм тормышларын Аның киңәшләренә ярашлы рәвештә алып баручы кешеләр рухи яктан камил дип саналалар. Билгеле, тәкъвалык кимү белән кешенең рухи камиллеге дә азая, билгеле бер мөддәттә мондый камил булмау ахыр чиктә камилсезлектән кимчелеккә кадәр барып җитеп, кимчелектән гөнаһлылык һәм көферлек гариплелегенә күчә. Менә шушы категорияләрдә гадәти мөселманнарның дингә ышанмаучы милләттәшләренә мөнәсәбәте турында уйланыла да, ул гади мәдәниятле белемле кешенең инвалидлык феноменына мөнәсәбәтенә якын. Физик гариплек кебек, рухи гариплек тә гадәттә кызгану һәм жәлләү хисе, ярдәмгә, мөмкин булганча кешедә барлыкка килгән чирне төзәтүгә омтылу уята, өстәвенә хәтта рухи гариплек тышкы яктан кире кайтмаслык очракта да, дингә ышанучы мөселман Аллаһының һидаят («дөрес юлга юнәлтү») бүләк итү һәм шуның нәтиҗәсендә иң өметсез атеистлар һәм динсезләрнең дә күңелләрендә иман уяну мөмкинлегенә өметен җуймый. Күрүебезчә, традицион Ислам позициясе рухи кимчелекле кешеләр белән аларны физик яктан бетергәнгә кадәр дошман булырга өндәүче ислам сыман секталарның примитив ышануларыннан ерак. Мондый кешелексез карашлар ваһһабиларны инвалидларны салкын канлы рәвештә юк иткән фашистларга якынлаштыра. Гаҗәп: хәтта бездә дә яшьләрнең бер өлеше шушы карашларга кушыла. Бары шул гына тынычландыра: гадәттә кимчелекле кешеләргә карата кайбер тәрбиясез балалар гына тупас һәм кырыс булалар, ә вакыт һәм тәрбия белән исә алар үзләренең аларга карата мөнәсәбәтен үзгәртәләр.
Безнең яшьләребез дә, шәригать буенча белемнәрен арттырып, рухи кимчелекле кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртер, аларны толерант кабул итү тәрбияләнер дип өметләнеп калабыз.
Мөселманнар үз-үзләрен тотышларында ачык гөнаһлы гамәлләрне кылмаска тырышалар, әмма алар шул ук вакытта моның мөмкин түгел диярлек икәнен дә аңлыйлар. Кеше табигате буенча йомшак итеп яратылган, аның фәрештәдәй рухы гына түгел, ә тән башлангычы да бар, шуңа күрә гөнаһ, ялгышлык һәм игътибарсызлык төшенчәләре һәр мөэмин кешенең көндәлек тормышының аерылгысыз элементы булып тора. Бары аларны чын күңелдән тәүбә итү һәм төзәтү мөһим. Фарыз гыйбадәтләрне кылмау кешене гөнаһлы мөселман итә һәм бары әлеге дини вазифаларның кирәклеген кире кагу гына кешене диннән чыгара, аны кәфергә әйләндерә. Менә үзеңне мәңгелек тормышка саклау өчен үтеп чыгарга ярамаган чик.
Күрүебезчә, кешенең инанулы хәлдә булуы — хәрәкәтчән процесс. Бу хәрәкәтсез бер хәлдә булу гына түгел, тәкъвалык дәрәҗәләре арта да, кими дә ала. Бары тик иман гына символ һәм дини кредо буларак үзгәрешсез. Рухи камиллеккә хәрәкәт иткәндә, һәр кеше үз исламлыгының чамасын, үзенә хәзергә кирәк булганча Исламның «күләмен» сайлап алырга тиеш. Шулай итеп, һәр кешедә гөнаһлылык һәм рухи чисталыкның нисбәте даими үзгәреп тора. Шул сәбәпле дингә ышанучы мөселманнарның бурычы булып һич кенә дә юлдан язган мохит белән көрәшү түгел, ә аларга рухи чистарыну юлыннан барырга, тәкъвалыкны ныгытырга булышу тора. Күргәнебезчә, традицион мөселманнарны, төрле дәрәҗәдәге рухи авырулар кайбер очракларда хәтта коточкыч гариплек дәрәҗәсенә җиткән булуга карамастан, аларны дәвалауга омтылу аерып тора.
Исламны хәнәфиләрчә аңлауның ялган ислам секталарының сүзгә-сүз аңлатма бирүләреннән аермасы менә шунда.
Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|