поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.01.2020 Ана теле

"Сөйләм оештыру өчен җөмләләр белән генә чикләнеп булмый"

Ана теле: Сөйләмдә җөмләләр кушылса... Хәбәрләмә нәрсә дә, сннтаксик бөтен нәрсә? Микротекст синтаксисына (нәхүенә) керешәбез.

Кушма җөмләләр турында сүз алып барганда В.Хангилдин бу төр синтаксик тезелмәләрне синтаксик бөтен дип атаган иде. Тел белемендә бу термин гомумән дә берегеп, берничә җөмләдән торган конструкция төшенчәсен аңлата. Соңгы елларда бу термин микротекст дип кабул ителсә дә күпчелек галим аны әле дә синтаксик бөтен дип йөртә.
     
Әңгәмәнең дәвам иттерелергә тиешлеген һәркайсыбыз тоемлый булыр – сөйләм оештыруда бит телнең төзелешен хасыйл иткән төрле өлеш – конструкцияләр арасында җөмләдән башка, әйтик, аннан зуррак берәмлекләр дә кулланыла. Тик, ни кызганыч, менә бу сөйләм оештыруда ифрат җитди фактка без бөтенләй диярлек игътибар итмибез. Чөнки моңа өйрәтү юк, күнектерү юк. Мәктәп грамматикасы, синтаксисы җөмләне өйрәтү белән тәмамлана. Ә тормышта, хәтта көндәлек аралашуда да фикерне белдерү, сөйләм оештыру өчен җөмләләр белән генә чикләнеп булмый. Әйтик,  Казан университетының журналистика мәктәбенә кергән студентлар 1 сентябрьдән үк редакцияләргә билгеләнә. Атна-ун көннән инде алар язмаларын бастыра башларга тиеш. Бу инде алар моңарчы мәктәп иншаларында язып күнеккән  өйрәнчек язмалар түгел, ә “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Безнең газет” кебек җитди газетларның меңнәрчә укучысына адресланган, аларның таләбенә җавап бирерлек, интервью, репортаж, мәкалә кебек җитди жанрларда язылган, сөйләмнең төрледән-төрле рәвешләре белән бәян ителгән  язмалар.
   
Монда, әлбәттә инде, фикерне белдерү берәмлеге җөмлә генә була алмавы көн кебек ачык, чөнки фикер һәм аны белдерү рәвеше – сөйләм төрлеләнгән, катлауланган саен, аны оештыру чарасы телдән дә катлаулырак форма, конструкция таләп итәчәк. Шуларны яхшы белгәндә, шулар белән эш итү күнегүләре булганда гына студент–журналистыбыз уңышлы язып китәчәк.
   
Шуңа борчылып, укыту барышында мин дәресне  ел саен  бер сораудан башлый идем. “Җөмләдән зуррак нинди берәмлекне беләсез?” Егермеләп студентның күпчелеге белми. Ни кызганыч, хәл бүген дә әлләни үзгәрмәгән – мәктәп тел фәнен сөйләм оештыру максатыннан өйрәтми; шуңа күрә  грамматика гамәлдә җөмлә белән төгәлләнә дә. Хәтерлим: заманында   мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында татар теле укытучылары белән дәрестә дә шул ук сорауны бирә идем. Җавап, әлеге дә баягы, шул – аптыраулы караш, кызара башлаган йөз, иелгән баш. Йөзләп укытучыдан күп булса ике-өче кыяр-кыймас кына, авызында ботка пешереп кенә “тезем”, “текст”,  дип, “микротекст”, “контекст”, дип, “синтаксик бөтен” дип куйгалый.
   
Хет шунысына да куанасың: ”менә бит бөтенләй үк томана түгел икәнбез, кемдер, кайдандыр күреп-ишетеп, бу хакта да хәбәрдәр икән бит, димәк, безнең фәндә дә, уку-укыту чыганакларында да кайбер мәгълүмәт бар икән.
   
Әйе, бар, әлбәттә, татар сөйләме таныла икән, яши икән, димәк, аны оештыруда кулланыла торган барлык чараларны да, шул исәптән җөмләдән бүтән чараларны да, фән өйрәнергә тиеш. Чыннан да, соңгы ун-унбиш елда татар традицион тел гыйлеменең синтаксис бүлеге “текст синтаксисы” дигән бөтен бер бүлеккә баеды. Югары уку йортларыныкында гына түгел, урта мәктәп программмаларында да “текст”, “микротекст” төшенчәләре күренә башлады.
 
Тик заман таләбе белән башланган бу бик вакытлы җанлану дәвамлы, эзлекле, рәсми юнәлеш алып кына китә алмый, программа, дәреслек-кулланмаларга, фәнни эш планнарына очраклы рәвештә, мәгълүм контрольсез генә кертелә.
   
Ә моңа ихтыяҗ, әйткәнебезчә, һич кимеми, сөйләмебезне үтемле, тәэсирле итеп оештыру ихтыяҗы аны оештыру чараларын төпле, җентекле белүгә турыдан-туры бәйле. Димәк ки, эзләнүләребезне шушы кыйблада дәвам иттерү дә тормыш таләбе.
   
Менә бу гомуми фикер-нәтиҗәне мисаллар белән беркетик әле.
   
Сөйләмнең беренчел максаты – ул хәбәр итү. Башка максатлары, әйтик, мөнәсәбәт белдерү, сорау, өстәмә мәгълүмәт бирү, өндәү, үгетләү, дәлилләү, тасвирлау, инкарь итү һәм дә, һәм дә башкалар – болар башлыча хәбәр итүгә бәйле, шуны ачыклауга, өстәмә бирүгә кайтып кала. Әйтик, иртән тәрәзәгә карадык та : “Суыткан” дидек. Әйтәсе фикергә тәңгәл сөйләм барлыкка килде. Ул бер генә сүздән торган җөмлә белән белдерелде. Әгәр фикерне дәвам иттерү ихтыяҗы булса, ягъни аны өстәмә мәгълүмәт белән тулыландырырга кирәк булганда сөйләм “кырау төшкән”, “кичәгедән көчлерәк” дигән гади һәм ким җөмләләр белән тулыландырыла.
   
Күренә ки, чагыштырмача бербөтен, тәмамланган һәм мөстәкыйль бер фикерне белдерү өчен сөйләм оештырылды. Бу очракта сөйләм дә үзенә бер бөтенлекле, тәмамланган һәм мөстәкыйль берәмлек белән бәян ителде.   Сөйләмият фәнендә ул хәбәрләмә дип танылган. Шул хәбәрләмәне хасыйл итү өчен телнең нинди берәмлеге сайлап алынган? Килешәсез: бер җөмлә түгел, ә бәлки “Суыткан. Кырау төшкән. Кичәгедән көчлерәк” дигән җөмләләр тезмәсеннән торган бер мөстәкыйль, бербөтен берәмлек, фәндә кабул ителгәнчә, микротекст яисә синтаксик бөтен белән белдерелгән.
   
Күрәсез, безнең аңда фикер берәмлеге (фикерләмә) –– сөйләм берәмлеге (хәбәрләмә) –– тел берәмлеге (синтаксик бөтен, яки микротекст) тәртип-схемасы яши, сөйләмне без шушы схемага таянып оештырабыз. Моны фән дә кабул иткән, аның асылын төшенү, аңлату юнәлешендә эзләнүләр дә алып бара. Тик уку-укыту барышында гына бу тема читләштерелә, моның өчен грамматика, беренче чиратта, нәхү (синтаксис) үзен җаваплы санамый. Шуңа күрә дә бу өлкәдә наданлык мисаллары, инде саналганнарына да өстәп, бихисап очрап тора. Мәсәлән, журналист, язучы, укытучы җөмләдән зуррак берәмлек барлыгын күңеле белән тоя, таный, әмма аны ничек дип тә атарга белми, бутый. Менә газетлардан мисаллар: “Татарда сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың дигән җөмлә бар”, яисә “Без концерт куйганда мал-туар, кош-корт карарга вакыт тар иде. Ярый әле күршеләребез яхшы – Роза апа шаярып та, уйланып та әйтте бу җөмләне.
   
Кайбер газетларда яңа хәбәр тупланмалары “Бер җөмлә белән”, “Республика елъязмасына җөмләләр” дигән рубрикада бирелә. Мәсәлән: Казан вертолет төзүчеләре Көньяк Африка республикасы башкаласы Йоханнесбургта күргәзмәдә катнашты, анда “Ансат” һәм “МИ–17” вертолетларының барлык модификацияләре тәкъдим ителде”. Дөресендә ике җөмләдән торган берәмлекне “җөмлә” дип атап, редакция ялгыш җибәрсә, бу берәмлектәге  ике мөстәкыйль җөмләне нокталар белән аерасы урынга, өтер белән аерып, орфография-пунктуация хатасына да юл куйган. Бу, әлеге дә баягы, шул телнең төзелешен, грамматиканы сөйләм максатларыннан түгел, ә бәлки формаль өйрәнү кәсәфәте.
   Сөйләм схемасын хасыйл иткән өч аерылгысыз берәмлекнең беренчесе – фикерләмәң ачык бербөтен, тәмамланган бер өлеш булып күзаллансын. Бу төшенчәне, башлыча, мантыйк фәне (логика) өйрәнә, Урысча суждение диелә. Фикерләүнең максат-бурычына карап, ягъни хәбәр итүме, дәлилләүме, әллә хикәяләү-тасвирлаумы булуына карап, фикерләмә төрле рәвештә, күләмдә булыр. Шунысы бәхәссез: фикерләмәң камил булганда гына сөйләм берәмлегең дә камил булыр, юкка гына татар “мие сыекның сүзе сыек”, димәгән.
   
Әмма фикерләмәң камил булса, сөйләмең үзеннән-үзе, автомат рәвештә шундый булыр дигән хакыйкать тә, кагыйдә дә юк, сөйләмең камил булсын өчен махсус белем, күнегү, сәләт-талант, ана телеңне камил белү зарур.
   
Аңлашылса кирәк, сөйләм фикерләмәне үзенә аерым, мөстәкыйль, шулай ук бербөтен берәмлек белән белдерергә тиеш. Моны тәфсиллерәк күзаллыйк әле. Иң башта, сөйләм берәмлеге саналсын өчен ул ике төп шартка җавап бирергә тиеш – беренчедән, үзенең күрше берәмлекләреннән – бер яктан фикерләмәдән, икенче яктан тел берәмлегеннән аерылып торырга, алар белән алыштырылу, буталу ихтималыннан азат булырга тиеш. Икенче шарт –  ул бу берәмлек сөйләмне язуда гына түгел (тел берәмлекләре язып анализларга көйләнгән), бәлки телдән әйткәнне дә, күрсәткәнне дә, башка хәләтне дә теркәргә (фиксацияләргә) сәләтле булырга тиеш, ягъни без ул берәмлекне фәнни максатларда язып та, укып та, күреп тә, ишетеп тә тоя алырга тиешбез булып чыга.
   
Үзегез дә: “Бәй, бу таләп, шартларга сөйләм дигән термин-төшенчә тулысынча җавап бирә түгелме?!” диярсез. Бик дөрес уйлыйсыз. Шулай атау очракларына фәндә дә юлыккалыйбыз. Мәсәлән, Гыйбадулла Алпаров болай дигән: “ Социаль мөнәсәбәт булу ягыннан телдә иң нигез булган факт ул – сөйләм (фраза, высказывание); Үзвакытында шул сүз термин-атама булып берегеп калган булса, хәзер сөенер генә идек тә бит, юк шул, хәзер сөйләм терминын бүтән төшенчә йөртә – аралашу системасы, телнең хәрәкәттәге хәле шулай атала. Өстәвенә әле сөйләм термины тел фәнендә дә кулланыла.
   
Шул ук вакытта бу берәмлеккә тел терминнарын тагу да еш очрый. Без инде аны җөмлә термины белән атауны әйткән идек. Янә дә тел, әйтелгән сүз, тәгъбир, гыйбарә вариантларын очратырга була.
   
Ничек кенә булмасын, мондый хәл сөйләмне өйрәтүдә комачаулык тудыра иде. Шуңа күрә сиксәненче елларда бу төшенчәгә хәбәрләмә термины беркетелгәч, бу фактор галимнәр тарафыннан хупланды, термин кулланышка кереп бара.
   
Шулай да әле ул тәмам берегеп бетмәгән, аны төрлечә аңлау, аңлату очрый. Мәсәлән, тел галиме Ф.Сафиуллина: “хәбәрләмә сүзен рус телендәге высказывание термины урынына кулланабыз”, дисә дә билгеләмәсендә: “хәбәрләмә сөйләмдә бер-бер артлы килгән һәм үзара төрлечә мәгънәви, формаль бәйләнешләрдә булган җөмләләр тезмәсен тәшкил итә һәм ахыр чиктә ул текст барлыкка китерә”, ди. (Сафиуллина,Текст төзелеше, 4 б.). Бу билгеләмә белән хәбәрләмәнең төзелеш асылы дөрес аңлатылса да нигезе җөмлә, текст төшенчәләре белән бәйле булганга, хәбәрләмәне дә тел берәмлеге дип аңлатылу куркынычы кала.
   
Безнеңчә, хәбәрләмә – ул мөстәкыйль бер конкрет фикернең мәгълүм бер сөйләм системасында (көнкүреш, фәнни, рәсми, образлы, публицистик һ.б. сөйләм системалары) сөйләм мотивлары нигезендә, асылда тел чаралары белән оешып, әйтү, язу, күрсәтү һ.б. ысуллар белән теркәлгән (фиксацияләнгән) формасы.
   
Кешенең фикере хәбәрләмә хәлендә оеша. Бу берәмлек тел чаралары белән формалашса да баштагы мәлдә ул конкрет лингвистик берәмлек белән ныгымаган була. Әгәр әйтү яисә язу хаҗәте тоткарланса, хәбәрләмә шулай – конкрет бер калып-формага салынып бетмичә дә кала. Эчтән үз-үзең белән сөйләшкәндә дә, мәсәлән, шулай килеп чыга. Хәбәрләмәне телдән әйткәндә дә әле фикернең барлык төшенчәләренә дә сүз табу ихтыяҗы булмый – кайберләрен ишарә, ымнар, интонация, паузалар алыштыра ала, аеруча төшенчәләрне бәйләү чаралары конкретлаштырылмаган килеш кала. Хәбәрләмәне язып белдерергә кирәк булганда инде вә төшенчә, вә  аларны бәйләү юллары тел һәм башка чаралар – тыныш билгеләре, сурәт, тамгалар вә башкалар – белән конкрет тәгаенләнә, димәк, эчтәлеккә муафыйкъ форма эзләнә.
   
Бу уйланудан гамәли бик әһәмиятле бер нәтиҗәгә килергә мөмкин бит: бер эчтәлекле хәбәрләмә бер аралашу процессында ук төрле формалы була ала түгелме. Моңа уңай җавап бирү өчен кечкенә генә бер эксперимент та җитә: театр кассасына билет белешергә кергән кешене күзәтик. Кеше белешә. Билет юк. Аның аңында: “Бүгенге спектакльгә билет беткән”, дигән хәбәрләмә формалаша. Әмма шушы хәбәрләмәне ул адресатка төрле формаларда җиткерә ала. Берничә ситуацияне карыйк. Мәсәлән, урамда ук көтеп торган иптәшенә ул сүзсез хәбәрләмә белән – күз карашы белән, баш яисә кул ишарәсе белән, башка мимик чаралар белән белгертә. Телдән әйтүнең, язмача белдерүнең дә формалары бик күп төрле була ала. Менә берничәсе: “Юк”, “Беткән”, “Кассир, иртәгә килегез, диде”, “Безне генә көткәннәр”, “Җилләр искән” һ.б. Бу хәбәрләмә сүзсез дә, әйтик, караш белән, баш яисә кул ишарәсе белән, бүтән ым-хәрәкәти чара белән дә белгертелә ала.
   
Моннан янә бер мөһим нәтиҗә ясала: кеше аңында фикер катып калган, үзгәрмәс сүз калыбы булып оешмый, бәлки хәбәрләмә бер кешенең, ягъни сөйләм иясенең аңында туып, икенче кешенең, ягъни сөйләм адресатының аңына барып җиткәнче сөйләм иясенең, сөйләм адресатының кемлегенә, сөйләм ниятенә, сөйләм шартына карап, төрле формаларга керә ала.
   
Менә төрле яшьтәге төрле сыйныф баласы бер үк темага инша яза. Бишенче сыйныф укучысы фикерләмәсен менә мондый хәбәрләмә белән бәян итә: “Кояш чыкты. Чык кипте. Без сәяхәткә кузгалдык” Унынчы сыйныф укучысының хәбәрләмәсе менә мондый: “Кояш чыгып, чык кипкәч, без сәяхәткә кузгалдык”. Аерманы хәтерләп калыйк әле: беренче хәбәрләмә өч гади җөмлә белән, икенче очракта шул ук эчтәлекле, мәгънәви күләмле хәбәрләмә бер кушма җөмлә белән белдерелде.
   
Мондый күренешнең гамәли әһәмиятен дәлилләүче тагын берничә мисал китерик . Әлеге нәтиҗәнең нигезле икәнен бер үк эчтәлекле хәбәрләмәнең аны язган авторның яисә төзәтергә алынган мөхәррирнең төрле вариант-формаларга кертә алуы, төрле тәрҗемәченең төрлечә тәрҗемә итә алуы да раслый. Менә мисаллар: “Үзәк статистика идарәсе белдерүенә караганда, 17 августта бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 70 миллион гектардан җыелып алынды” (С.Т., 1981, 21 авг.). Шушы хәбәр белән танышкан журналист иптәшенә болай ди: “Менә кара, 17 августка 70 миллион гектардан җыеп алынган. Бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар. Үзәк статистика белдерүендә шулай диелгән” (Сөйләшүләрдән). Яисә тәҗрибәле  бер редакторның төзәткән текстыннан мисаллар: Авторныкы: “Кеше синең турында үзеңнән күбрәк белә”; редакторныкы: “Үзеңне беләсең килсә, кешеләрдән сора”; авторныкы: “экспортка бик күп төрле товар озатыла”, редакторныкы: “Экспортка нинди генә товар озатылмый”.
   
Бу мисаллар хәбәрләмәнең формасын камилләштерүнең мөмкинлекләре чиксез икәнен сөйли. Килешегез, бу бит гамәли әһәмиятле нәтиҗә, ул барыбызга да, беренче чиратта мөхәррир-редакторларга, кагыла – уеңда оешкан фикер берәмлеген үзгәртергә, адресатка җиткергәнче кире кайтып-кайтып, кат-кат уйларга, төрле сүзләр һәм бүтән чаралар ярдәмендә тәмам үтемле, ачык, аһәңле итеп “шомартырга” мөмкин икән.
   
Моны белү, тану бик әһәмиятле, әлбәттә. Ә аны гамәлгә ашыра алу тагын да әһәмиятлерәк бит!
   
Телнең нинди-нинди чаралары белән хәбәрләмәләрне төрләндереп була соң? Хәбәрләмә ул үзе бер тере берәмлек, сөйләм дигән җанлы механизмның бер хәлиткеч деталь-буыны. Аны фикерләү механизмы яисә сөйләмне хезмәтләндерә торган тел механизмы, аның буыннары – төшенчәләре белән алыштырырга да, бутарга да ярамый.
   
Бу тагын хәбәрләмәне фәнни төшенчә-күренеш буларак анализларга, эчтәлеген дә, төзелешен дә, кем әйтмешли, “таратып-җыеп” карарга була дигәнне дә аңлата. Чыннан да хәбәрләмәне анализлау барышында, ягьни эчтәлек хәсиятен һәм төзелеш ягын күзәткәндә аның күпчелек очракта ике яклы мөнәсәбәттә булуы: бер яктан, мәгънәви күләме үзеннән кечкенәрәк булган берәмлекләрдән (хәтерләп калыйк әле – алары фонема, морфема, лексема, фразема дип атала) оешуы, икенче яктан,  мәгънәви күләме үзеннән зуррак булган берәмлек (анысы фикерләмә булыр) оештыруда катнашуы ачыклана.
   
Күпчелек очракта хәбәрләмә үзеннән кечерәк күләмле, фикри яктан мөстәкыйль кисәкләрдән оеша. Моны галәм яисә молекула системасы белән чагыштырырга мөмкин. Хәбәрләмәне бүтәнчә инде таркалмый торган иң кечкенә, әмма фикри бөтен өлешен атом дип күз алдына китереп фразема дип атарга була. Татарча гыйбарә, тәгъбир, әйтем атамалары да шуңа якын.
   
Шулай анализларга, таркатырга-җыярга мөмкин булса да, килешәсездер, хәбәрләмә мәгълүм кыса-калып рәвешендә күз алдына килеп бетми, ул вуальле-томанлырак. Җөмлә, мәсәлән, нокталар белән чикләнгән, кызыл юл яисә синтаксик бөтен язуда ачыклык, әйтүдә тын-пауза белән каймалана, ә хәбәрләмәнең андый формаль чик-кысасы юк. Шуңа күрә дә аны мәктәп баласына төшендерү җиңел түгел. Хәер, ул бит озынлыкны, авырлыкны яисә энергияне белдерми. Ә мәгънә күләмен үлчи торган конкрет микъдарь билгеләмәсе юк бит, хәбәрләмә ул озынлыгы, күләме ягыннан репортаж күләмендә дә, публицистик чыгыш, фәнни реферат, хат яисә карар тексты зурлыгында да, хәтта мәкаль, канатлы сүз, мәзәк яисә газет хәбәре рәвешендә күләме белән нибары бер җөмлә дә була ала.
   
Тик без хәбәрләмәне дә, фраземаны да җөмлә дип атарга каршы. Җөмлә һәр очракта мәгънә төгәллеген биреп бетерә алмый. Менә бер яшь укытучы газеттан күзенә төшкән беренче җөмләне (әйе, җөмләне, ә фразема яисә хәбәрләмәне түгел) – Китапны без иптәшем белән укып чыктык дигән җөмләне мисалга алып, иптәшем сүзенә (әйе, сүзенә, лексемасына түгел) синоним таптырырга кереште. Укучыларның күпчелеге дустым диде. Бактың исә сүз хатын турында бара икән. Димәк, бу очракта, шушы сөйләм мисалында иптәшнең контекстуаль (ягъни сөйләми) синонимы хатын, тормыш иптәше, җәмәгате, хәләл җефете булырга тиеш иде.
   
Бу мисал тагын бер тапкыр тел төшенчәләре белән сөйләм төшенчәләрен бутамаска кирәклеген, сөйләмиятнең үз төшенчә-категорияләре белән эш итүе хәерле икәнен искәртә.
   
Без инде тел системасының аерым алганда синтаксик структурасын яхшы күзаллыйбыз, дип уйлыйм, унбер ел буе мәктәптә шуны гына тукып та ничек хәтерләмәссең. Ә менә шул системаны кулланып оештырыла торган сөйләм төзелешен без әлегә бик томанлы күзаллыйбыз. Димәк, җае чыккан саен бу кимчелекне бетерергә тырышырга иде. Моның өчен әлеге күренешне хасыйл иткән күзәнәкләрне тәфсиллерәк күзаллау кирәктер. Монысы инде яңа язмаларга йөкләнер.
                                                                 Илдар Низамов,
                                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»