поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.01.2020 Җәмгыять

Курку белмәс, гадел һәм юмарт кеше иде ул

1929 елның 26 декабрендә Ульян өлкәсенең Олы Черкели авылында Җамалия һәм Хәйрулла Яһудиннар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга Равил исемле малай туа. Кызганычка каршы, бала әтисенең көчле куллары җылысын тою бәхетеннән мәхрүм була – 1929 елның 26 октябрендә Хәйрулла Яһудин “Совет властена каршы чыккан өчен” карары белән үлем җәзасына тартыла.

Равил балачактан ук алынган эшен җиренә җиткереп башкарырга өйрәнә. Кагыйдә буларак, балачак елларында алган күнекмәләр кешедә гомер буе саклана. Сугыш башлангач ул, башка үсмерләр һәм хатын-кызлар белән беррәттән, илне сакларга киткән ир-ат эшен башкара.
 
Сугыш дәвам итә... Авыл халкының хәле көннән-көн авырая бара. Төпчек бала буларак, Равил төп йортта калырга тиеш булса да, әнисенең сүзен тыңлап, 1942 елда олы абыйсы Хәйретдин белән Чапаевск шәһәренә эшкә чыгып китә. Бераздан ул Куйбышевка күчә, мех һәм тире эшкәртү комбинатында эшли башлый. Зирәк, оста куллы егет һөнәрнең үзенчәлекләренә бик тиз төшенә. Шулай ук, алдагы тормышка яраклашу өчен, рус телен һәм башка фәннәрне белү кирәклеген дә яхшы аңлап, Куйбышевта урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый, ә Саратов “Мех эшкәртү” техникумыннан Кызыл диплом алып чыга.
 
Уңганлыгы, тырышлыгы, үзсүзле һәм таләпчән булуы гади авыл егетен зурдан-зур уңышларга илтә. Ул эшләгән һәрбер оешма, югары күрсәткечләргә ирешеп, алдынгылар сафына баса. Үзгәртеп кору чорында да аптырап калмый Равил абый – яңа икътисад шартларына бик тиз яраклаша. Самара өлкәсе Красный Яр районында киез итекләр басу цехы оештырып җибәрә. Шулай итеп, милләттәшләребез арасында беренчеләрдән булып, уңышлы эшмәкәр булып китә ул.
 
Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында өлкә татарлары милли җәмгыять оештыра башлыйлар. Балачактан милләтенә, туган теленә, диненә тугры булган, төпле тәрбия алган Равил Яһудин да “Туган тел” татар җәмгыятенә нигез салучылар арасында була. 1989 елда ул оешма советы әгъзасы итеп сайлана. “Туган тел” оешмасы өлкәбездә татар газетасы булдыруга ирешә. Шулай итеп, 1990 елның 25 апрелендә милләт эшләренең көзгесе булган “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күрә. Равил ага, газетага ярдәм итеп, аның халәтен кайгыртып, “Бердәмлек” белән тыгыз бәйләнештә яши.
 
Өлкә “Туган тел” җәмгыяте халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу өчен дә күп көч куя. “Уйнагыз, гармуннар!”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, Сабантуй бәйрәмнәре дә Равил абыйның актив ярдәме белән оештырылып килә иде.
 
1992 елда Казанда Беренче Бөтендөнья татарлары конгрессы үткәрелә. Бу олуг җыенда Россиянең бөтен төбәк-ләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән сайланган делегатлар килә. Безнең өлкә вәкиле буларак, анда Равил Яһудин да катнаша һәм хәтта конгрессның Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Бу халкыбыз өчен җан атып яшәгән Равил Яһудинга өлкәбездә булган милли проблемаларны, хәл ителмәгән мәсьәләләрне бөтен дөнья татарларына җиткерү, хәл итү юлларын табу мөмкинлеге ача. Шулай, 2002 елда халык санын исәпкә алганда, Равил ага чыгышларыннан соң бланкларда татар милләтен саклап калу, аның тырышлыгы белән Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләләре уңай хәл ителә. “Әгәр дә татарлар яшәгән һәр төбәктә Равил Яһудин кебек милләт каршында торган бурычларны тирән аңлаган һәм бөтен егәрлеген җигеп эшләгән кешеләр булса, без омтылган биеклекләргә кыюрак менәр идек”, - дип югары бәяли аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров.
 
Равил ага әтисен күреп белмәсә дә, күңеле белән сизеп, аның белән сөйләшеп, киңәшеп яшәгән, әтисенең яшәү рәвешен үз тормышы өлгесе итеп алган. Бабасы Әбуталип та, әтисе дә гомерләренең соңгы минутына кадәр ислам диненә тугры булып калганнар. Равил Яһудин алардан да ерак китеп, дин кардәшләребезгә дин гамәлләрен башкару өчен уңай шартлар тудыру өстендә армый-талмый эшли, Совет власте елларында җимерелгән яисә ябылган мәчетләрне торгызу өчен күп көч куя. Аның ярдәме белән Самара өлкәсендә генә түгел, хәтта Татарстанда да мәчетләр төзелә.
 
Самарада Җәмигъ мәчете төзү турында карар кылынгач, Попечительләр советы сайлана. Аның составына беренче булып Равил Яһудинны тәкъдим итәләр. Шушы көннән башлап, төзелешнең ахырына кадәр Равил абый көне-төне, үз-үзен аямыйча эшли. Шулай ук Равил ага Җәмигъ мәчете янындагы “Нур” мәдрәсәсенә нигез салучылар арасында да була.
 
Узган гасырның туксанынчы елларында мәктәпләрне җан башына карап финанслый башлыйлар. Шул сәбәпле өлкәбездәге күп кенә мәктәпләргә ябылу яный. Меңләгән татар баласы ана телен өйрәнү хокукларын югалту алдында кала. Өлкә “Туган тел” җәмгыяте татар мәгариф системасының ишелеп төшү алдында торуын аңлый. Равил абый Яһудинның зур тырышлыгы, кабинеттан кабинетка йөрүе аркасында өлкәбездәге авыл мәктәпләре ябылмыйча калып, эшләрен дәвам итәләр. Алай гына да түгел, Самарада “Яктылык” татар мәктәбен булдыру өчен дә күп көч куя әйдәп йөрүчеләрнең берсе булган Равил ага.
 
Туган авылыннан чыгып киткәннән бирле бик күп еллар узган булса да, ул аны онытмый, авылдашларының тормышы белән кызыксынып, килеп чыккан проблемаларны хәл итеп, булдыралган кадәр ярдәм итеп яши. Шулай, Равил абый тырышлыгы белән туган авылына газ кертелә, яңа мәктәп салу эшләре дә аның ярдәмендә бара. Ярдәм сорап килгән кешеләргә торак табу, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ташламалар юллап алу, фатирында телефон урнаштыру, инвалидларга тиешле Ока машинасы алу кебек эшләрдә булыша. Киң күңелле, ярдәмчел, шәфкатьле Равил
 
ага Гакыйль Сәгыйровның “Ике кояш” дип аталган шигырьләр һәм прозалар җыентыгын бастырып чыгарудан да читтә калмый.
 
Хатыны Рауза апа да, үзе кебек үк, мохтаҗларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булган игелекле, ярдәмчел кеше иде. Алар, кулга-кул тотынышып, иңгә-иң куешып, ярты гасырдан артык тормыш юлыннан бергә атлаганнар, тәүфыйклы ике малай үстергәннәр.
 
Татар халкы, гомумән, кунакчыл халык. Яһудиннар исә икеләтә кунакчыл. Алар йортыннан кунак беркайчан да өзелмәде. Араларында танылган шәхесләр дә, халык артистлары да, чит ил кунаклары да, авыр хәлдә калган гади халык та бар иде. Аларның өй ишеге һәркем өчен ачык, Рауза апаның төче коймагы һәм сөтле чәенең тәмен бик күпләр белә. Равил ага белән Рауза ханым үзләре дә күп өйләрдә көтеп алынган кадерле кунаклар иде. Мәсәлән, шагыйрь Рәсүл Гамзатов Яһудиннарны кызының туена чакыра. Туйдан соң да әле Самарадан килгән кадерле кунакларны шагыйрь өендә берничә көн кунак итәләр.
 
Равил ага Яһудин соңгы сулышына кадәр халкыбыз, милләтебез өчен янын-көеп яшәде, өлкә “Туган тел” җәмгыяте, Диния нәзарәтенә көче җиткән кадәр ярдәм итте. Халкыбызның гадел, курку белмәс, дөреслекне ярып салырга сорап тормаган, шул ук вакытта, киң күңелле һәм юмарт улы иде ул.
 
Равил аганың туксан яшьлек юбилее булган көннәрдә милләттәшләребез аны сагынып, юксынып, яратып искә алалар. Милләтебез өчен кылган игелекләрен киләчәк буыннарга җиткереп, мәңге рәхмәтебезне әйтеп, дога кылып, Равил аганың рухын шатландырыйк!
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 01.01.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»