|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2019 Шоу-бизнес
Вәсилә Фәттаховага бүген 40 яшь тулган булыр идеТатарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына тиздән 4 ел була. Исән булса, аңа бүген 40 яшь тулыр иде. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра.
Исегезгә төшерәбез: җырчының язмышы бик аянычлы булды. Ул, яшьли ятим калып, сеңлесен үзе үстерә. Сынауларга бирешмичә, якты хыяллар белән яши. Тырышлыгы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешә.
2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә, икенче сабыен табып, өзлегүдән вафат булды. Күпләрнең хәтеренә ул “Туган як” җырчысы буларак кереп калды.
Әйе, Вәсилә Фәттахова үзе китсә дә, аның онытылмас исеме, җырлары калды. Ул, һичшиксез, халык күңелендә үзенең җырлары белән мәңге яшәр.
--- |
Иң күп укылган
|