поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.12.2019 Бәйрәм

Күсе елын каршы алганда табында ни булырга тиеш?

Белгәнебезчә, 2020нче ел – Күсе елы. Шуңа күрә кайбер хуҗабикәләр бәйрәм табынын күсенең нәрсә яратуын истә тотып та әзерли. Имештер, күсе елның беренче көненнән үк канәгать калса, ел яхшы узачак. Бу фикергә ияреп, 2020нче елның Яңа ел табынына куярга һәм куймаска киңәш ителгән ризыклар исемлеген тәкъдим итәбез.

Күсе елында табынга куярга киңәш ителә торган ризыклар:
 
– итнең майсыз төрләре – бозау яки сыер, тавык яки күркә ите;
 
– ветчина, казылык һәм ысланган балык;
 
– парда пешерелгән яшелчәләр;
 
– диңгез балыгы;
 
– көрпәле икмәк;
 
– тәм-томнар һәм десертлар;
 
– җиләк-җимеш;
 
– алкогольсез яки аз алкогольле эчемлекләр;
 
– укроп, салат яфраклары;
 
– чикләвек;
 
– үлән яки җиләк-җимеш чәе.
 
Табынга куярга киңәш ителмәүче ризыклар:
 
– итнең майлы сортлары – сарык яки дуңгыз, үрдәк яки каз ите;
 
– тропик җиләк-җимеш;
 
– кәбестә;
 
– каты хәмер эчемлекләре;
 
– каһвә.
 
Күселәр бөтен ризыкны да үз итә, әмма азыкның туклыклы булуы мөһим. Күпләр өстәлдә сыр булырга тиеш дип саный. Әлбәттә, кимерүче мондый продуктны ярата, тик аның белән сак булырга кирәк, чөнки сырның барлык төрләре дә тәме буенча күсегә туры килми. Һәм, барыннан да элек, бу кискен исе булган, кимерүчеләрне куркыткан сыр продуктларына кагыла. Бу сырларның рокфор, бри, камамбер кебек төрләре. Брынза, фета, адыгей, рикотта кебек нейтраль тәмле сырларга өстенлек бирү яхшырак.
 
«ЯҢА ЕЛ» САЛАТЫ РЕЦЕПТЫ
 
Салат өчен 150 грамм какланган тавык ите, 200 грамм шампиньон, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм яшел кыяр, 80 грамм караҗимеш, майонез, тоз, борыч, петрушка, укроп кирәк. Салат катлам-катлам итеп ясала.
 
Тавык итен тозлы суда пешерәбез, суынгач, вак итеп турыйбыз. Бу – салатның беренче катламы.
 
Икенче катлам итеп вак кына туралган караҗимеш салына. Өченче катламга салачак шампиньоннарны үсемлек маенда кыздырып алабыз. Кыярны вак шакмакларга турыйбыз. Кореяча кишерне үзең ясасаң да, сатып алсаң да була. Һәр катлам өстенә юка итеп кенә майонез сылыйбыз.
 
Әлеге салатны тирән түгәрәк савытка катламлап салыгыз һәм суыткычка куегыз. Ярты сәгатьтән соң, савытны әйләндереп, киң тәлинкәгә салатны каплап салыгыз.
 
Тагын да матур булсын, дисәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә мөмкин.
 
«БИК ТӘМЛЕ» РУЛЕТЫ
 
Бу рулетны әзерләү өчен 1 килограмм тавык ите, 50 грамм караҗимеш, 25 грамм сарымсак, йомырка, тоз һәм борыч кирәк булачак.
 
Чистартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аералар. Аннары җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.
 
Караҗимешне суда җебетеп, төшен алырга.
 
Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган караҗимешне салырга һәм рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк.
 
Рулетны тавык сөягеннән әзерләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга. Түгәрәкләп киселгән рулетны табынга гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп чыгаралар.
 
БАНАНЛЫ ТОРТ
 
Торт өчен 1 стакан он, 2 стакан шикәр комы, 4 йомырка, 2 стакан каймак, 3-4 банан, 1 бал кашыгы разрыхлитель, 5 грамм ванилин кирәк булачак.
 
Бу торт банан яратучыларга ошаячак. Өстәвенә, торт пешерү күп вакытны сарыф итми.
 
Бисквит ясау өчен йомырка белән шикәр комын кушып, 10 минут болгатабыз. Аннары он һәм разрыхлительны кушабыз һәм болгатабыз. Камыр куе каймак консистенциясе булырга тиеш.
 
Табаны майлыйбыз һәм килеп чыккан камырны шунда агызабыз. Аны 180 градус температурадагы духовкада 25 минут пешерәбез. Әзер булгач, суытабыз һәм яртылаш кисәбез.
 
Крем өчен каймак һәм шикәр комын кушып, болгатабыз. Беренче кат бисквитка җәябез. Өстенә юка итеп киселгән банан кисәкләрен тезәбез. Өстенә кабат крем агызабыз һәм бисквитның икенче өлешен каплыйбыз. Өстенә кабат крем сылыйбыз. Әзер тортны 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»