|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2019 Киңәш-табыш
Яңа ел “ашыгыч ярдәме”: бәйрәм төнендә күңелсез хәл чыга калса, нишләргә ярамый?Яңа ел төне могҗизалы көчкә ия булса да, бу кичтә берәү дә бәла-казалардан сакланмаган. Күңелсезлеккә юлыккан очракта, бәйрәмнең ямен җибәрмичә, зыян күргән кешегә ничек ярдәм итәргә соң? Җем-җем килеп янган гирляндалардан ток тотса
Беренче ярдәм. Зыян күргән кешене ток чыганагыннан читкә алып китегез. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, үз гомерегез турында уйларга онытмагыз. Аның өчен җилем яки коры йон перчатка киегез, электр чыбыгын агач таяк белән читкә этеп куегыз. Зарарланган кешене яткырып, су яки баллы каты чәй эчерегез.
Нишләргә ярамый? Кофе, спиртлы эчемлекләр эчерү йөрәккә көч китерә.
Шәмнән чыккан чаткы кулны пешерсә
Беренче ярдәм. Пешкән кулны салкын суга тыгыгыз яки зарарланган урынга юеш сөлге каплап куегыз. Җәрәхәтне пешкән урынга сөртә торган махсус чара белән эшкәртеп, стериль бәйләвеч белән бәйләгез.
Нишләргә ярамый? Кулны карга тыгарга, пешкән урынга кар куярга. Бу вакытта җәрәхәткә инфекция эләгергә мөмкин. Крем сөртергә дә киңәш ителми. Ул җылылык алмашын боза. Пешкән урын суланып кабарып чыккан икән, тишмәгез. Юкса, шулай ук инфекция эләгү куркынычы арта. Пешкән урынга боз куярга да рөхсәт ителми. Ул тире күзәнәкләренең үлүенә китерә.
Кулда петарда шартласа
Беренче ярдәм. Яраны тозлы эремә (1 литр кайнаган суга 2 аш кашыгы тоз салып болгатырга) белән чайкатыгыз. Аннары яннарын йод белән эшкәртеп, стериль бәйләвеч белән бәйләгез.
Нишләргә ярамый? Яра тирән, суланып, кабарып чыккан икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Чыршы уенчыгына кулыгызны киссәгез
Беренче ярдәм. Яраны хлоргексидин яки 3 процентлы водород перекисе эремәсе белән эшкәртегез. Алар канны туктатырга ярдәм итә. Ипләп кенә ярадан пыяла кисәген алыгыз. Җәрәхәтнең кырыен 5 процентлы йод яки “зеленка” белән эшкәртегез. Коры, чиста марля белән бәйләп куегыз.
Нишләргә ярамый? Кан 15-20 минуттан туктамаса, бәйләвечне алыштыру һәм табибка мөрәҗәгать итү зарур.
Ашаганда берәр кеше тыгылса
Беренче ярдәм. Зыян күрүчегә иң элек кисәк суларга кушыгыз. Ризык чыкмаса, артына басыгыз. Бер кулыгызны йодрыклап, баш бармак аста калырлык итеп, күкрәк читлеге астына–кендеге өстенә куегыз. Икенче кулның учы белән йодрыкка 6-10 мәртәбә тиз-тиз басып алыгыз.
Нишләргә ярамый? Тыгылган кешенең аркасына сугу тыела. Алай эшләгәндә тыгылган ризык трахея буенча тагын да аска төшәргә мөмкин.
Урамда кар атышлы уйнап, өшеп керсәгез
Беренче ярдәм. Тәннең агарган өлешләрен чиста коры кул белән уыгыз. Аның өчен спирт, одеколон, аракы кулланырга ярый. Зарарланган урынны йомшак перчатка белән ышкырга да мөмкин. Тире кызарып, чәнчи башлагач, кеше үзе хәрәкәтләнергә тиеш. Ул чагында кан йөреше тизрәк җайга салыначак. Кайнар чәй бу процессны тизләтә.
Нишләргә ярамый? Кулларны батареяга куйганда яки кайнар суга тыкканда тире тукымасы тигез җылынмаска һәм күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Тәнне уу өчен кар, каты тукыма куллану тирене җәрәхәтли.
***
Язма «Акчарлак» газетасының архив саннарыннан алынды, 30 декабрь 2010 № 52
--- |
Иң күп укылган
|