поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.06.2010 Авыл

“ҖИР БЕРӘҮГӘ ДӘ КИРӘКМИ...”

Спас районының Антоновка авылы аша үткәндә игътибарны бер үзенчәлекле һәйкәл җәлеп итә. Нәфрәт катыш горур карашлы, тузган чәчле, сәләмәрәк киемле агай ул.

Русия тарихына Бездна авылындагы баш күтәрүчеләрнең әйдәүчесе булып кереп калган Антон Петров бу. Авыл бер гасыр диярлек аның исемен йөртә. Әле кайчан гына тарих дәресләрендә 1861 елда крестьяннарның баш күтәрүе бик җентекләп өйрәнелә иде. Хәзер тарихның бу битләре дәреслекләрдән төшеп калды. Кайчандыр Антон Петров даулап йөргән әйберләр бүген актуаль түгел. Җитмәсә, ач-ялангач халыкның алпавытларга каршы геройларча көрәше итеп күрсәтү максатыннан вакыйгаларны бозып язганнар икән.

 

Бездна утары

 

Антон Петровны туган авылында онытмыйлар. Вафат булган көне – 19 апрельдә мәктәптә линейка уза, авыл уртасындагы һәйкәленә чәчәкләр куялар. Каберен дә карап, чистартып торалар икән.

 

Антоновка авылында борынгы биналар бихисап. Иң мәшһүре – алпавыт йорты. Бүген бу бинада авыл мәктәбе урнашкан. “Мәктәп аркасында гына сакланып калды бу бина”, – ди күп еллар буе ремонт ясату теләге белән хыялланып яшәгән мәктәп директоры Татьяна Королева. Тар коридорлар, биек түшәмнәр, алагаем зур көзгеләр... Бинаның подвалында җир асты юллары да булган. Мәктәпнең военругы ул юлларның кая илткәнен тикшереп тә карамакчы булган, тик җир асты юлларының ишелергә торуын күреп, фикереннән кире кайткан.

 

Авылда Антон Петров музее булган, ләкин ун ел элек ул ябылган, бинасы буш тора. Кайбер экспонатларны Болгар музеена озатканнар, бер өлеше мәктәптә, ә кайберләрен “озын куллы” адәмнәр хәл иткән. Мәктәп директоры Татьяна Степановна музей вазифаларын үтәгән бер кабинетта данлыклы авылдашының фаҗигале язмышы хакында сөйләде:

 

– Авыл уртасындагы елгада чоңгыллар күп булган. Елганы “төпсез” дип уйлаганнар. Шуңа ул вакытларда авылны “Бездна” дип йөрткәннәр. Бездна утарының беренче хуҗасы – Мусин-Пушкин, ул Казан укыту округының попечителе була. Заманы өчен бик зур кеше, чөнки бу округка Идел буеннан алып Көнбатыш Себергә кадәрле җирләр кергән. Мусин-Пушкин Лобачевский белән дус булган, галим күпмедер вакыт монда ял да иткән. Безднада крепостной крестьяннар хоры булган, әллә шуңа күрә инде авылда бүген дә матур җырлыйлар. Мусин-Пушкинның ат заводы да булган, шунысы кызык, ат караучылар итеп ул бары тик татарларны яллаган.

 

Заманалар авыр, юллар ябык...

 

– Тарихи документлар буенча, авылда ул вакытларда кешеләр бик авыр яшәгән. Хәерчелектә, хокуксызлык... Ул заманнарда Казаннан Безднага ике ел рәттән фольклор җыярга студентлар кайта, Антон шулардан аз-маз укырга өйрәнә.

 

1861 елның мартында Александр II “Крепостное правоны бетерү турында”гы манифестка кул куя. Манифест белән бергә крестьяннарга ирек бирү шартлары аңлатылган документ та кабул ителә. Халыкны таныштыру өчен аларның күчермәләрен алпавыт утарларына, чиркәүләргә җибәрәләр. Бездна халкын документ белән таныштыру бурычы бераз укый белүче Антонга йөкләнә. Антон начар укыган, шуңа күрә авылны манифест белән таныштыру өч көнгә сузыла. Крестьяннар кичләрен бер ызбага җыелышалар, Антон укый. Патшаның карарындагы “1859 елгы сан алу буенча” дигән сүзләргә килеп җиткәч, ул бу җөмләне дөрес аңламый. Антон бу җөмләне патша крестьяннарга ирекне 1859 елда – ике ел элек игълан иткән, ә алпавытлар яңалыкны яшереп саклаганнар дип уйлый һәм халыкка да шулай дип аңлата.

 

Шуннан Антон янына халык агыла башлый. Антон халыкка бернинди барщинага йөрисе юклыгын, үзләренең 1859 елдан ук ирекле булуын әйтә. Җир һәм урман –халыкныкы, димәк, алпавыт урманын үз кирәк-яракларыңа да кисәргә ярый дип сөйли. Бу хәбәр яшен тизлегендә әйләнә-тирә авылларга тарала. Патша манифестын “дөрес” укый белүче турындагы хәбәр Базарлы Матактагы ярминкәгә барып ирешкәч, Безднага якын-тирәдән генә түгел, ерак авыллардан да крестьяннар агыла башлый.

 

Антон билгеләгән кешеләр патшаның манифестын бүтән авылларга барып, үзләренчә аңлатып йөри башлыйлар. Чуалышта хәзерге вакытта Спас, Әлки, Алексеевск районнарына һәм Ульяновск өлкәсенә кергән 25 авыл крестьяннары катнаша. Алпавытлар, аларның ялчылары утарларын ташлап кача башлыйлар. Крестьяннар болай үзе байларны үтермиләр, ләкин кайбер алпавытларның йортларын туздыралар.

 

Фаҗига

 

– Спас өязе башлыгы бу вакыйга хакында Казан губернаторына хәбәр итә. Тегесе – башкалага. Фетнәне кичекмәстән бастырырга дигән карар кабул ителә. Безднага төрле яклардан солдатлар җибәрәләр.

 

12 апрель көнне Безднага барлыгы 5 мең крестьян җыелган була. Спас өязе башлыгы Шишкин Антонны чакыра һәм халыкны таратуын таләп итә. Әмма халык таралмый. Аннары Шишкин халыкка манифестны аңлатырга маташып карый. Тик нәтиҗәсе генә булмый. Шуннан солдатлар башта һавага бер залп бирәләр, крестьяннар алай да таралмагач, халыкка төбәп аталар. Халыкка өч тапкыр аткач, Антон солдатларга бирелә. Аны подвалга ябып куялар. Берничә көннән башкаладан хәрби кыр суды карары нигезендә Антон Петровны атып үтерергә дигән фәрман килә.

 

Фетнә бастырылганнан Казан университетында 400 студент матәм җыены уздырып, вакытсыз вафат булганнарны искә ала. Герцен Лондонда чыгучы “Колокол” басмасында Безднадагы хәлләр хакында яза.

 

Бу махсус рәвештә оештырылган баш күтәрү түгел. Барысы да очраклы рәвештә килеп чыга. Антон Петров, бәлки, болай килеп чыгар дип, үзе дә уйламагандыр...

 

Антон Петров нәселе

 

– Моңа кадәр без бу вакыйга хакында “Безднада баш күтәрү” дип өйрәндек. Хәзер ул дәреслекләрдә бер-ике юл белән генә әйтеп кителә, – дип сөйләде мәктәп директоры Татьяна Степановна. – Элегрәк Антоновкадан икәнеңне белсәләр, Антон Петров турында сораштыра башлыйлар иде.

 

1986 елда, бу вакыйганың 125 еллыгы уңаеннан авылда Антон Петров музее ачыла, анда аның хәтта күлмәгенә кадәр булган, диләр. Каберенә һәм ул яшәгән йорт урынына таш куялар. Танылган скульптор Рогожин аның ерак оныгы Виталий Сидоровка карап Антонның һәйкәлен иҗат итә. Сынчы бунтарь агайның хыялын ташта гәүдәләндерә. Шуңа да һәйкәл бармагы белән җиргә төртеп күрсәтә, ягъни җирне – крестьяннарга!

 

Әмма Антоновкада булганнан соң Антон даулаган җир хәзер халыкка кирәк түгел дигән нәтиҗә ясарга була. Авылда хәлләр алып мактарлык та, салып таптарлык та түгел. Чираттагы җир реформасы – җир пайларын өләшүгә халыкның исе китмәгән. Дөрес, якыннарының җир пайларын алып, үз эшләрен башлап җибәргән фермерлар да бар. Ләкин аларның хәлләре хөрти.

 

Антон Петровның ерак оныкларының күпчелеге шушы авылда гомер кичерә. Шуларның берсе, Александр Петрович күрше авылда заман “алпавыты” – инвесторда идарәче булып эшли икән. Менә бит, мондый заман киләсен кем уйлаган?

 

Скульптор өчен “Антон Петровны гәүдәләндергән” Виталий Сидоров авыл читендә яши икән. Янәшәдәге тыкрык янында “Монда Антон Петровның йорты иде” дигән таш тора. Гасырлар узган, ә Сидоровлар һаман да шул бер үк тирәдә яшәп яталар икән. Виталий дәдәй күптән пенсиядә, сиксәненче яшен ваклый. Элегрәк елларда, дәдәйне мәктәпләргә чакырып күп тинтерәткәннәр. Гомере буе шофер булып эшләгән бабай китаплардан укыганын балаларга сөйли торган булган. Ул вакытларда халык ни өчен күтәрелгән соң дигән сорауга аның җавабы бар: “Ашарга бернәрсә булмагач, кая барасың? Җир кирәк булган аларга, шуңа күтәрелеп чыкканнар”.

 

– Ә хәзер кешеләргә җир кирәкме соң?

 

– Бушлай да кирәк түгел җир. Ул җирне ничек эшкәртәсең? Ничә фермер алып карады, ташлыйлар... Минем дә пай ята кайдадыр, берәүгә дә кирәкми...

 

Виталий дәдәй үзенең абзар-кураларын да күрсәтеп йөрде. Ярыйсы гына нык йорт. Абзарда кайчандыр музей түрендә торган картина (Антон Петров сурәте) тузан җыеп ята... Дәдәйнең балалары да авылда яши. Уллары тракторчы, киленнәре сыер савучы. Кызы ире белән өйдә терлек асрап дөнья күрәләр. Антон Петров нәселе дәвам итә.

 

“Хәзер һәркем үзе өчен”

 

Антон Петровның кабере янындагы язулы ташны фотога төшерүемне күреп, юлдан барган ике авыл агае сүз катты. Болар да Антоновканыкылар икән:

 

– Менә монда бер директор бар иде, бөтен техниканы сатып бетерде. Әгәр халык элеккечә фетнәчел булса, “болар – безнеке” дип әйтә алыр иде. Әмма беркемгә берни кирәкми. Хәзерге заманда Антон Петровлар булса, алай уңга-сулга таратып бетермәсләр иде... Авылда – эшсезлек. Район җитәкчеләре килә дә, хуҗалыкта безнең эшебез юк, без мәктәп белән сырхауханәләр өчен генә җаваплы диләр. Бетте. Ничек телисең, шулай яшә. Җир алыгыз, терлек асрагыз диләр. Җирне нәрсә белән эшкәртергә? Өч литр сөтне 15 сумга сатып алалар, шул акчага ничек яшәргә?

 

– Ул замандагы кебек халык күтәрелергә мөмкинме?

 

– Медведев халыкка биргән вәгъдәләрен үтәсә, беркем дә күтәрелеп чыкмаячак. Ә гомумән алганда, халыкта ризасызлык көчле. Миңа шушы ук сорауны Казаннан килгән бер журналист биш ел элек биргән иде. Мин ул вакытта “әйе” дип җавап биргән идем. Ләкин хәзер һәркем үзе өчен генә яши.

 

– Ә сез ничек уйлыйсыз, Антон Петров ул вакытта җиңә алган булыр идеме?

 

– Юк. Балта-сәнәк белән дәүләтне җиңеп булмый. Кемдә күп акча, шул җиңә. Менә минем 7 гектарны 10 мең сумга алдылар. Саттым билгеле, сатмыйча кая барасың? Бушлай әрәм булганчы, аз булса да акча булсын дидем.

 

Хуш, инде җирле кешеләрнең дә фикерен ишетим дип, авылның бер фермерына юнәлдем. Капка төбендә – җимерек техника, эчләре актарылып ташланган тракторлар. Котырып бер эт өрә. Музыка уйный. Ишекләре шыр ачык. Өйдә бер кеше утыра. Бу шул фермер икән. Исемен язмаска кушты. “Нигә?” – дим. Хәлләре яман икән моның, шуңа язмаска куша икән.

 

– Үземә җитәрлек ашлык җыеп алам инде шунда! Акча җитми бит!

 

– Ташламалы кредитлар бирелә диләр бит...

 

– Минем беркайчан да кредит алганым юк. Аны түләп барырлык рәтем юк.

 

– Техникагыз күп бит әнә...

 

– Йөри торганы бер генә, анысына да 20 ел булды.

 

– Ә кем җирләрендә эшлисез?

 

– Үземнеке, туганнарныкы. Хәзер җир күп бит. Акча өстәп бирсәң дә алмыйлар җирне. Халык ялкауландымы шунда – белмим. Бәясе дә юк. Менә сөтне биш сумнан сатып алалар. Минем дүрт сыер бар иде, тапшырмыйм. Дуңгызларга эчерсәң – отышлырак.

 

– Петров заманындагы кебек халык җир дауларга мөмкин түгел инде алайса?

 

– Ю-ук, син нәрсә! Хәзер һәркем үзе өчен генә яши...

 

Фермер абзый яныннан китеп бардым, тегенең ишегалдында радио акырып калды. Анда җырлыйлар иде: “От героев былых времен не осталось порой имен...”

 

“Элекке заман каһарманы” Антон Петровның исеме тарих битләренә кереп калган. Үзенең наданлыгы аркасында йөзләгән кешегә кайгы-хәсрәт китергән, ләкин бернигә дә ирешә алмаган бу кешегә карата төрле заманда төрле мөнәсәбәт булга гаҗәпләнәсе юк. Ләкин замана үзгәрүгә карамастан, авылдашына хөрмәт саклаган Антоновка халкы, бигрәк тә мәктәп директоры Татьяна Королевага бары тик рәхмәт кенә әйтеп була дип саныйм. Тарихын оныткан халык шул ук тарихны кабат кичерергә хөкем ителә ди бит.

 

Автор фотосы.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татарстан яшьләре
№ 73 | 17.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»