|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Поезд астына барып кергәнКичә, 25 декабрьдә, Белорет районында җиңел машина белән йөк поезды бәрелешкән. Нәтиҗәдә ВАЗ-2114 водителе гомере өзелгән. БРның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, авария көндез булган. Ассы янында Мулдакай авылында яшәүче 33 яшьлек водитель, йөк составы якынлашып килүгә карамастан, тимер юлы кичүенә чыга. Машинист ашыгыч тормозга басуына карамастан, ВАЗ-2114 состав белән бәрелешә.
Алган җәрәхәтләрдән водитель шунда ук үлгән, дип хәбәр итәләр БР дәүләт автоинспекциясендә. Полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән/ Динар Гыйльметдинов блогыннан.
--- |
Иң күп укылган
|