поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.12.2019 Җәмгыять

"Җирләмичә, айлар буе кайдадыр яткырып, пиар ясамакчылар"

Шушы көннәрдә татарга кагылышлы вакыйгалардан, минемчә, иң гыйбрәтлесе дә, фаҗигалесе дә – Төмән өлкәсеннән хәрби хезмәткә чакырылган Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәшләрен атып үтерүе. Сәбәбен «дедовщина»дан күрүләре искитмәле хәл түгел. Ә «дедовщина»ның атасы, асылда рус булмаган халыкларга, бигрәк тә татарларга карата гаделсезлекнең дәүләт дәрәҗәсендә башкарылуы түгел микән?

Хәрби хезмәткә үз теләге белән алынган, «контрактник» булып та каласы кешене кулына автомат алып атар хәлгә җиткерер өчен, аның ни дәрәҗәдә кимсетелүен, мыскыллануын як-ягына видеокамера куелган казармада күрүче булмады микән? Шунлыктан, минемчә, җинаятьнең башында «дедовщина» булса, дәвамы – күрмәмешкә салынучыларда. Нәтиҗәсе аяныч. Дәүләт үзен-үзе, әлбәттә, хөкемгә тартмас, төрмәгә утыртмас, утыртыр кешеләр бетмәгән бит әле.
 
Ә аңа хәтле Ленинград өлкәсендә эзтабарларның (поисковик) Ленинградны саклап һәлак булган Хисмәтуллин дигән солдатның җәсаден тапканлыкларын һәм бу хакта Буа шәһәре телевидениесе сюжет төшергәнен «Татарстан Яңа Гасыр» каналы күрсәткән иде. Шул рәттән казып алынган башка солдатларның да сөякләрен 2020нче елның май аенда – Җиңү көненең 75 еллыгына туры китереп, «Туганнар каберлеге»нә саласылар икән. Шулаен шулай да, менә нәрсә күңелне борчый. «Никто не забыт» дигән гыйбарәнең телгә менгәненә дә инде 75 ел, ә һәлак булганнар һаман да җирләнмәгән. Эзтабарлар тапкач та, туган илләрендә җирләмичә, айлар буе кайдадыр яткырып, «Победа великого русского народа» рәвешендә пиар ясамакчылар, минемчә. Шул ук вакытта, Алланың рәхмәте, сеңлесе, энесе исәннәр. Энесе туган авылларында яши, «үз кулым белән җирлим», дип әйткән дә ахры.
 
Бу хакта Президент аппаратына, Биектау районы хакимиятенә, Буа районы хакимиятенә, Мөфти хәзрәтләренә мөрәҗәгать иттек. Дәүләтебез тарафыннан хөрмәт ителеп, туган илендә дәүләт дәрәҗәсендә җирләнсә, түрәләребезнең Җиңү көннәрендә әйтәсе сүзләренең ихласлылыгына дәлил дә булыр иде.
 
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
 
Татарстан Республикасы
 
Аксакаллар Шурасы рәисе, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»