|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда юл һәлакәтеннән соң авария урыныннан качып киткән ике шоферны эзлиләрКазанда юл һәлакәтеннән соң авария урыныннан качып киткән ике машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез Академик Сахаров урамындагы 31нче йорт каршында 71 яшьлек хатын-кыз автобус салонында егылган. Җәмәгать транспортының йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, әлеге урыннан китеп барган.
Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге ханымның башы җәрәхәтләнгән, дип яза агентлык.
Төн урталары якынлашып килгәндә Адоратский урамындагы 33нче йорт каршында билгесез автомобиль, 43 яшьлек ир-атны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. Нәтиҗәдә, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияләрне күрүчеләр булса, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүләрен сорый: 533-38-19, 533-38-48.
--- |
Иң күп укылган
|