|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2010 Җәмгыять
ҖАВАП КӨТМӘ, ЛӘКИН НЫКЛАП УЙЛАН – 2“Тынычлыкның яратылышы” рок-фестивален үткәрү урынына карата дәгъвалар барлыгын редакция Казан мэриясенең кабат исенә төшерде. Сөйләшү барышында, беренчедән, башкарма комитетның Җәмәгатьчелек һәм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге башлыгы Сергей Лобовның газетабызда ниләр язылганнарыннан, чыннан да, хәбәрдар түгеллеге ачыкланды. Икенчедән, әлеге сорауны кабат кузгатмавыбызны сорасалар да, башкала мэрының фикерен укучыларыбызга газета аша белдерергә тиешле дип саныйбыз. Рәсми запрос җибәрүебезне көтмичә, “Тынычлыкның яратылышы” фестиваленең урыны турында 16 июньдә Казан мэрының он-лайн конференциясендә сүз кузгатылды (http://metshin.ru/rus/video/?id=179). Илсур Метшин җавабының татарчага тәрҗемәбезне “ВТ” укучыларына тәкъдим итәбез.
Алып баручының (С.Лобов) соравы: “Ватаным Татарстан” газетасы күптән түгел бастырган материалда, Зөлфәт Хәким һәм Әлмирә Әдиатуллина “Тынычлыкның яратылышы” фестиваленең өченче тапкыр 26 июньдә Меңьеллык мәйданында үткәрелүенә катгый каршы булуларын Казан мэры беләме дип кызыксыналар. (Материаллар күптән түгел генә басылмады, ә былтыр ук дөнья күрде, әлбәттә – ред.) Сәбәпләрен сез күз алдына китерәсез инде: биредә Кол Шәриф мәчете, шәһәрне саклаган ата-бабаларның каны коелган. Сез бу хакта беләсезме һәм фестивальне башка урынга күчерәчәксезме?
Казан мэры Илсур Метшин: “Казан үзенең сабырлыгы, толерантлыгы, халкының бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәте белән дан казанган. Әлбәттә, мин Казан Кремле һәм Кол Шәриф ансамблен күреп сокланам, анда еш булам. Ләкин “Тынычлыкның яратылышы” фестивале төрле мәдәниятләрнең һәм конфессияләрнең очрашу урыны буларак игълан ителгән иде. Фестивалебезне мөселман, православие һәм яһүд руханилары ача. Фестивальдә тынычлык, бер-береңә, якыннарыңа мәхәббәт кебек иң мөһим, иң изге төшенчәләрне пропагандаларга тырышабыз. Музыка башка көннәргә караганда катырак яңгырыйдыр, мөгаен. Ләкин монда бернинди дә начар әйбер күрмим. Мин үзем дә дин тотам. Кануннарны беләм. Монда бернинди дә начарлык юк. Аңлавыгызны сорыйм... Анда 200 мең тамашачы килә. Бу хакта бөтен җирдә, читтә дә күп язалар. Безне Россиянең Вудстокы дип атыйлар. Болай булса, әйдәгез футбол да уйнамыйк, Кол Шәриф тә шунда карап тора бит. Юк әйбердән нәрсәдер уйлап чыгарырга кирәкми…”
Илсур Метшинга җавабы өчен рәхмәт, ләкин ул мәсьәләнең асылыннан читкә китте. Шуңа күрә каршы якның фикере нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген ачыклап бетерик инде. Фестивальнең изге нияттән оештырылуы шик уятмый. Аның төрле дин, төрле милләт кешеләренең берләшү символы булуы да бик сөенечле. Зурлап уздырылуы, Казанны башка төбәкләрдә һәм илләрдә танытуы да бик әйбәт. Боларны югары бәяләргә һәм Илсур Метшинга, фестивальне оештыручы буларак, мактау сүзләрен кызганмаска кирәк. Ләкин бит татар җәмәгатьчелеге вәкилләрендә фестивальнең эчтәлеге түгел, ә урыны канәгатьсезлек тудыра. Фестивальдә катнашырга килгән музыкантлар, тамашачылар әлеге урынның татар өчен нинди әһәмияткә ия булуын беләме икән? Күпләребез әлеге мәйданны кайгы, искә алу, баш ию, хәтер яңарту, дога кылу урыны буларак күрә. Анда Казан өчен сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куйдырырга тырышу да шуңа бәйле. Әлеге урын үзенә күрә бер һәйкәл, мемориал булырлык. Андый җирдә тавыш-гауга, күңел ачу, кәеф-сафа кору, йомшак кына итеп әйткәндә, урынсыз.
Әйе, урыны әйбәт, матур. Елга буе. Арткы планда ике гыйбадәтханәнең янәшә торуы фестивальгә мәгънә өсти. Фестивальне оештыручылар әлеге манзараны зур сәяси максатларга хезмәт иттерергә тели. Ә бит бу мәйдан, иң беренче чиратта, үзебезгә, үзебезнең рухи ихтыяҗларыбызга хезмәт итәргә тиеш. Хисләребезгә тимәгән очракта гына, анда башка чаралар уздырырга була. Ә күпләргә ул тиде, шуңа күрә дә инде фестивальне башка урынга күчерүне сорыйлар...
“Центральный” стадионында футболны инде 50 ел уйныйлар. Стадион күчерү белән рок-фестиваль урынын күчерү бер түгел. Гәрчә Универсиадага стадион төзелгәч, меңләгән тамашачы катнашындагы матчларны шәһәр үзәгеннән күчерү бер дә начар булмас иде.
Казандагы “Тынычлыкның яратылышы”н “Россия Вудстокы” дип атауга килгәндә, Вудсток фестивале Нью-Йорк штатының Бетел дигән авыл фермасында үткәрелгән...
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|