поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.06.2010 Җәмгыять

САБАНТУЙ “БАТЫР”ЛАРЫ

Бала вакыттагы кебек, әле дә Сабантуй бәйрәмен көтеп алам. Могҗиза, сюрпризлар килеп чыгар кебек. Менә быел шулай булды да. Нинди генә әле! Бу юлы маршрутны үзгәртергә булдым. Үзебезнең якка түгел, дусларым авылына юл тоттым. Район исемнәрен язып тормаска дип килештек. Сабантуй бәйрәмнәреннән алган көчле тәэсирләремне сезнең белән уртаклашыйм әле.

Җәмәгать, янәшәдә тәҗрибәле режиссерлар булса, 4 сәгатьлек һинд киносы төшереп була иде. Шундый “шәп” кадрлар әрәм китте.

 

Дуслар белән рекорд куйдык быел: 4 сәгать эчендә 3 Сабантуйга барырга өлгердек. Соңгысында Д. авылына тукталдык. Кечкенә генә мәйданда халык мәш килә. Уртада җырчы Нурзадә өздерә генә. Аннан сәхнәне Фәнис Кәлимуллин үз кулына алды. Без дә тау битенә менеп урнаштык. Сабантуйны өстән күзәтәбез. Көн матур, рәхәт, гел елмаясы килеп тора! Шул вакыт кечкенә генә шырпыдан “янгын” чыкты бит. Көрәш мәсьәләсендә килеп туган аңлашылмаучанлык аркасында ике егет сугыша башлаган иде. Аларга бөтен авыл кушылды. Ак яулыклы әбиләр дә, кыска итәкле кызлар да ир-егетләрне аера. Халык умарта күче аерган кебек гөж килә. Чинаган тавышлардан колак ярсый. Аларга Нурзадә дә кушылды. Тынычлануларын микрофоннан матур итеп сорап карады, тыңламадылар. “Кыздыгызмы, алайса җилләтәм хәзер”, – дип сугышучылар өстенә бер чиләк су тондырды. Ул да булышмады. Бераз басылгандай иттеләр дә тагын “Бөек Ватан сугышы” башланды. Шул мизгелдә трибуна артында утыручылар участок милиционерларын исләренә төшерде. “Аларны чакырыгыз әле, берәрегез телефон номерларын беләме?” – дип кычкыралар. Мин дә як-якка карыйм, эзләнәм, эзләре дә юк. Югыйсә һәр Сабантуйда тәртип сакчылары булырга тиештер бит инде. Башта килгән булганнар, имеш. Тавыш-тын булмагач, кире кайтып киткәннәр, дип сөйләделәр. Кызык! Бәйрәм башында ук тавыш булмас инде сиңа. Аракы баш миен томалаганчы шактый вакыт эчәргә кирәк бит әле. Көне буе саклыйсылары килмәсә, уртасына яки бәйрәм азагына килсеннәр иде.

 

Шулчак үземә “Ашыгыч ярдәм” ролен башкарып алырга да туры килде. Участок милиционеры да булмагач, Сабантуй мәйданында “03” юк та юк бит инде. Бер “гатауллин”ның кашын ярганнар. Бите буйлап кан ага. Кесәмдәге кулъяулыкка кояшта кайный язган “Волжанка” суын тамыздым да, шуның белән сөрттек канны. Туктамый гына. “Арага хатын-кызлар керде. Барысын да манчып ата идем әле. Берсен дә уйлап бирмим. Хатын-кыз кысылгач, ничек кул күтәрәсең инде?!” – ди “герой” егет. Кан агуы басылгач, рәхмәт әйтеп, бәйрәмнәр белән котлый-котлый китеп барды тагын. Бер урында сугыша башлаганнар иде, ул тамыр җәеп, 4-5 җиргә күчте. Кем кем белән, ни өчен сугыша, аңлыйм димә. Берсенең башына күсәк белән тондырганнар, икенчесенең күз төбенә “макияж” ясаганнар... Берәү өстенә унау асылыналар. Казаннан килгән кунаклар – җырчылар азакка хәтле кала алмады. Ике машинага төялешеп башкалага кайтып киттеләр. Хәер, анда калудан мәгънә юк иде инде. Халык таралышты, бәйрәмнең яме китте.

 

Шулвакыт, сугыш туктап, халык бераз тынычлангач та, һинд киноларындагы кебек, 3 милиция хезмәткәре пәйда булды. Берсеннән-берсе дәүрәк. Мәйдан кырыена килеп бастылар. Һинд киноларында да бит иң азактан 3 бертуган, 3 дус яки 3 милиционер килеп чыга да 20-30 кешедән торган төркемне ботарлап ата, азакта гаделлек җиңә. Матур әкият! Бу да шуңа охшап калды. Әмма бу очракта милиция бик соңлады. Хәер, өлгерсә дә кыл да кыймылдата алмаган булырлар иде. Чабыш атлары кебек ярсыган сугыш чукмарларын болай гына туктатып булмаячагы көн кебек ачык.

 

Матур көрәш тә карап булмады, артистлар да китте. Ел буе көтеп алынган милли бәйрәмебез – Сабантуй бу авылда шулайрак төгәлләнде. Андый хәлләр республикабызның күп урынында булгандыр әле. Барысы да шушы 40 градуслы “чишмә суы” аркасында инде.

 

Яхшы чакта югалыйк дип, без дә машиналарга төялдек дә кайтыр юлга чыктык. Трассада тимер атыбыз тәрәзәсеннән кулъяулык, сөлгеләр болгап барып, сигналлар биреп узган-киткәннәрне дә котларга онытмадык.

 

Д. авылындагы сугыш башта кәефне төшерсә дә, кичкә кадәр хәл җыйдык, бәйрәмне дәвам итәргә уйладык. Дуслар шашлык әзерләгән. Чакырган җирдән кала торган гадәт юк бит. Оештык та киттек елга буена. Кичәбез җанланганнан җанланды. Кыза барган саен вәгъдә бирүләр, хөрмәтләүләр тагын да артты. Биючеләр дә күбәйде. Кайсыбыз шәрыкнекенә өстенлек бирә, икенчеләребез рэп сикерә... Талантлар кайда ята мин әйтәм... Шул вакыт, җәмәгать, һинд детективының дәвамы башланды бит. Шактый кызган бер егетебез өстендә нинди кием бар, берсен дә салмыйча, шулар белән текә ярдан салкын суга сикергән. Ботинкаларын да, фуражкасын да үзеннән калдырмаган. 20гә якын кеше аның артыннан чаптык. Андагы тавыш! Китте чыш-пыш. Ник сикергән? Нәрсә булган? Егетнең, имеш, кинәт кенә яшисе килми башлаган. Теге, аракы шайтан, эчтән котыртып алгандыр инде үзен. Өстәвенә коеп яңгыр ява башлады. Яшен яшьни. Җил. Һинд киносындагы кебек, егетебезнең эчке халәтен табигать тә аңлап “елый”. Әмма “артистыбыз” алай ук җиңел уйлый торган түгел әле. Кесә телефоны белән бар акчасын яр кырыенда утырган берәүгә биреп калдырырга да онытмаган. Менә булдырган! Артыннан ук биш егетнең дә шушы текә ярдан сикереп үзен өстерәп менәселәрен белгәндер инде. Аны астан 5әү төртеп, өстән 5әү аркан белән тартып чыгардык. Чат балчык үзе. Чишендереп, җылынсын дип, учак кырыена яткырдык. Шуннан китте сугыш. Кем кемне дөмбәсләгәнен белеш юк. Акваланг егетне көчкә җәймәгә төреп машинага салган идек, аның эчендә дә сугыша башладылар. Арадан берсе безгә – өч аек шоферга бу кичтә “МЧС” вазифаларын башкаруны йөкләде.

 

Әмма “бәйрәм” моның белән генә бетмәде әле. Без, “МЧС”, барысын да авылга кайтарып бетергәч, кичәне берсенең сараенда дәвам иттек. Җиргә утырып, рәхәтләнеп пылау ашадык. Сәгать өчтә ике “МЧС” хезмәткәре бер машинага ятып иртәнге 8гә хәтле йокладык. Тәмам арылган. Иртән телефон шалтыраудан ярыла дип торам. Айный башлаганнар. Берсе шалтыратып чалбарын, икенчесе шортигын, өченчесе ботинкасын миннән сорый. Үземдә булмагач, икенче “МЧС”тан сорагыз дип аңа җибәрәм. Көч-хәл белән барысын да барлап бетердек.

 

Икенче көнне исә елга буена төшеп, үзебездән калган чүп-чарны җыйдык. Яшенле яңгыр килү, текә ярлардан сикереп “уйнау” һәм башка сәбәпләр аркасында анысына өлгермәгән идек. Бер капчык туп-тулы булды. Шунда табылмаган чалбарлар да, оекбашлар да килеп чыкты.

 

Бездә бәйрәмнәр шулайрак узды. Зарлана бу димәгез инде. Сугышуларны исәпкә алмаганда, барысы да бик күңелле булды. Эмоцияләр эчкә сыймый. Әле дә хушланып утырам. Алар яныннан киткәч, күңелсез дә булып калды. Әмма шунысы борчый: кайда гына, кемнәр белән генә булсак та, һаман да шул бер үк хәл кабатлана. Бәйрәмнәр асылы “үлгәнче”, баш югалганчы эчеп калуга кайтып кала. Килеп чыккан күңелсез хәлләрнең башында шул аракы тора да инде.


Алмазия ГАЛИЕВА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»