|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2019 Җәмгыять
Видеоблогер таныш булмаган пенсионерларның сатып алган азык-төлеге өчен үзе түләгән (ВИДЕО)Яңа ел алдыннан Калугада Владимир Селемин исемле видеоблогер игелекле эш башкарырга булган һәм кибеттәге таныш булмаган пенсионерларның сатып аган азык-төлек кәрзиннәре өчен үзе түләгән. Владимирны мондый гамәлгә башка видеоблогерлар рухландырган, дип хәбәр итә kaluga-poisk.
"Сездә күпме акча булуы мөһим түгел. Минем уйлавымча, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәр өчен күп кирәкми", - ди ул.
Видеодан күренгәнчә, өлкән яшьтәге хатын - кызларның кичерешләре әйтеп бетергесез. Күбесе сөенечтән каушап калып, Владимирга рәхмәт әйтәләр, ә бер пенсионер блогерны хәтта кәнфитләр белән сыйлаган.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, интернеттан файдаланучыларның мондый видеога карата мөнәсәбәте төрлечә, кайберәүләр мондый роликларны популярлык һәм акча эшләү өчен генә төшерелгән дип фикер йөртә.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|