|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2019 Мәдәният
Казанда “Могҗиза” театр студиясенең беренче иҗат җимеше күрсәтелде (ФОТО)Татар профессиональ театрына нигез салынган көндә, 22 нче декабрьдә, “Могҗиза” театр студиясенең беренче иҗат җимеше – "Булмас димә – була шул!" тамашасы күрсәтелде. Сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Биюләрне куючы – Салават Хәбибуллин. Студия җитәкчесе – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан, сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылган “Могҗиза” театр студиясе уңышлы эшләп килә.
Әлеге изге эш театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов тәкъдиме, Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла.
--- |
Иң күп укылган
|