поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.06.2010 Мәдәният

“МИН БИК ОЯЛЧАН ЕГЕТ”

Эмиль Талипов театр, кино өлкәсендә әле күптән түгел генә барлыкка килсә дә, шушы кыска вакыт эчендә шактый танылу алырга өлгерде инде. Яшь булуына карамастан, егет режиссер вазыйфасын да башкара, спектакльләрдә катнаша, кинода төшә, моннан тыш иҗат кешеләренең кичәләрен дә алып бара.

“Галиябану, сылуым иркәм”дә Исмәгыйльне, “Яшь йөрәкләр”дә Фәйзулланы, “Бәби”дә Ялкын ролен уйнаган, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы төшергән “Дилемма”, “Яланаяклы кыз”, “Ерактагы якты йолдызым” фильмнарында катнашкан Эмильне тамашачы бик яратып кабул итте. Соңгысында баш рольләрнең берсе – Искәндәрне башкарганнан соң аеруча мәхәббәт яулады ул.

 

– Эмиль, бүген театр өлкәсен, аеруча режиссерлык һөнәрен сайлаучы яшьләр бармак белән генә санарлык. Син бу юлга ничек кереп киттең?

 

– Мәктәп елларында ук актер булырга хыялландым. Әтием бик матур җырлый, сәнгать кешесе. Үзе башка юлдан киткән, филолог һөнәрен сайлаган, ә мине исә актер итеп күрәсе килде.

 

Башта үзешчән концертларда катнаштым. Сәнгать өлкәсендә беренче укытучым – әтием булды. Шигырь сөйләргә, җырларга ул өйрәтте. Ә 11 нче сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына кердем. Актерлык бүлегенә эләктем. Аннары Фәрит Бикчәнтәевның режиссерлар курсы җыйганын белгәч, бу белгечлекне үзләштерергә дип, аның классына укырга кердем. Фәрит абый диплом эше итеп Ш.Хөсәеновның “Зөбәйдә – адәм баласы” исемле әсәрен тәкъдим итте. Аны сәхнәләштердек. Әйбәт килеп чыкты кебек. Режиссерлык зур хезмәт, сабырлык, тырышлык сорый. Актер булу күңелемә күбрәк хуш килә. Ә сайларга кушсалар, аерып әйтә алмыйм. Барыбер шул сәнгать казанында кайнарга туры киләчәк.

 

– Ә “Татарстан-Яңа гасыр” каналы төшергән киноларга ничек килеп эләктең? Спектакльдә уйнау җайлыракмы, әллә кинодамы?

 

– Башта “Яланаяклы кыз”да – Наил, “Дилемма”да Шамил ролен башкардым. Ә быел гыйнвар аенда күрсәтелгән “Ерактагы якты йолдызым”да Искәндәрне уйнадым. Анда кастинг аша килеп эләктем. Кинода катнашырга теләк белдерүче яшьләр бик күп иде. Мин сынауларны үтәрмен дип уйламадым да. Нурания апа Җамали шалтыратып, кастингны үттең, дигәч, сөендем.

 

Киноның шул ягы әйбәт: анда дубльләрне күп тапкыр эшләп була. Бу яктан мин аеруча оста. Операторларны аптыратып бетердем. Яхшы килеп чыксын дип, бер вакыйганы әллә ничә кат төшертә идем. Сайларлык запас булсын өчен шулай эшлим.

 

– Кинода бер Искәндәрдә ике мин яши. Ә синең чынбарлыкта холкың кайсына охшаган? Анда сөйгәнең Чулпанны (Нәфисә Хәйруллина – авт.) үзеңнеке итәр өчен теләсә нинди юлга барырга әзер идең. Ә тормышта гашыйк булган кыз игътибарын ничегрәк яулыйсың?

 

– Мин дә Искәндәр кебек шашып ярата, үлеп гашыйк була алам. Әмма кыз каршы торса, андый адымга бармас, көчләп үземә караттырырга тырышмас идем. Мин бик оялчан егет. Яраткан кешенең күзенә туры карарга батырчылык итмим. Каушый торган гадәтем дә бар. Әрсезләнеп кенә сине яратмаган кешенең мәхәббәтен яулап булмый инде ул. Күзем төшкән гүзәлләрне елмаеп, каш астыннан күзәтеп йөрим (көлә).

 

Мин гел гашыйк булам. Кайвакыт мәхәббәтем бик озакка сузыла, шулай ук сөю ялкынының тиз сүнгән чаклары да була. Ни дисәк тә, мәхәббәт кешене яшәтә, эшкә көч-дәрт, илһам өсти. Иҗат кешесе, гомумән, гел яратырга тиештер.

 

– Сценарий авторы Халисә Ширмән әсәрнең дәвамын язам дигән иде. Син кабат бу кинода төшәр идеңме?

 

– Быелның кыш айларында күрсәтелгән 3 серия белән генә чикләнсен иде ул. Бер шаукым белән эшләгәндә кереп китәсең, тәмам җаның-тәнең белән рольгә биреләсең. Ә вакыт үткәч, тагын шул ук кинода бер үк рольне уйнауны дәвам итү, үзеңне психологик яктан яңадан шуңа күндерү читенрәк. Мине анда тамашачы ничек яратып кабул иткән булса, күңелләренә шулай кереп калуны кулайрак күрәм.

 

– Шушы бер фильм сиңа төп эшең – театрга караганда да шактый танылу китерде бугай. Эмиль Талипов дигәч, беренче чиратта кинодагы Искәндәрне телгә алалар. Җәмәгать урыннарында таныйлармы үзеңне?

 

– Дөрестән дә, кино экраннарга чыкканнан соң, кибеттә, җәмәгать транспортында, урамда – һәркайда таныш түгел кешеләр туктатып сөйләштерә, сораша башлады. Кайсылары чыш-пыш килеп, артымнан карап озатып кала. Берсендә азык-төлек кибетенә кердем. Олы яшьтәге бер апа: “Улым, син Искәндәр түгелме соң? Мин ул киноны елый-елый карадым. Кулыңны гына кысып тотыймчы”, – ди. Бу сүзләрдән, олы кешенең зур хөрмәт күрсәтүеннән үземнең дә күңелем тулды. Мин бик хисчән кеше. “Апа, кулымны гына тотып карамагыз, бер кысып кочаклыйм әле үзегезне. Ярыймы?” – дип кочаклап алдым.

 

– Эмиль, син бит әле пародия остасы да. Театрга кереп чумгач, бу сәләттән файдаланганың бармы?

 

– Әлеге осталыкны кечкенә вакытта ук эшкә җиктем. Мәктәптә төрле кичәләрдә түрәләр исеменнән, алар булып кыланып тәбрикли идем. Аннары зур сәхнәдә чыгыш ясый башладым. Берсендә җырчы Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилеенда элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиев булып котладым. Ул үзе дә залда утыра иде. Бөгелә-сыгыла көлде, дип сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов булып та кыландым. Менә Илгиз Зәйниев шулай юктан көлке ясап, шигырьләр чыгара да, кеше көлдерәбез инде. Пародия күрсәтер өчен Мәскәүгә хәтле бардым. Аннары азмы-күпме акчасы да керә бит. Чыгыш ясарга тәкъдим итсәләр, беркайчан баш тартмыйм. Тәҗрибә дә үсә бара, бераз кереме була, тамашачы да ныграк таный төшә.

 

– Театрдан кайтып кермисең. Көндез репетиция, кичен театр. Режим саклап буламы?

 

– Юк, режим белән яшәмим. Иртүк чыгып китәм, мин кайтып җиткәнче сәгать төнге 12-1 ләр якынлаша. Театрда кайчак, вакыт бик тыгыз булса, аягүрә тиз-тиз ашыйм. Кайткач, төнге бердә дә тамак ялгап, ашказанын тутырып ятам. Моның сәламәтлек өчен бик зыянлы икәнен беләм. Әле ярый тазару куркынычы янамый. Әти ягыннан туганнар да, әниемнекеләр дә ябык кешеләр. Аннары сәхнә бөтен калорияне үзенә йота. Без анда иртәдән кичкә хәтле хәрәкәттә.

 

Тарту белән мавыкканым юк. Андый зарарлы нәрсәләрдән ераграк торырга тырышам. Сәламәтлекне дә, тавышны да сакларга кирәк.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 24 | 18.06.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»