|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2019 Шоу-бизнес
Танылган бер җырчыга 3 бүлмәле фатир алырга булышкан кебек, Рифат Фәттахов Гөлсирин белән Азатка да фатир юллап йөриРәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов күптән түгел өйләнешкән яшь "ваһаповчылар" Гөлсирин белән Азатка фатир алу өчен Татарстанның мәдәният министрлыгына документлар тапшырылуы турында хәбәр итә. Яшь талантларны дөньяга таныту, үстерү белән генә чикләнмичә, иҗат итү өчен һәрьяклап комфорт тудырырга тырышучы продюсер Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка да кайчандыр фатир алып бирүен искә төшерә. "Матбугат.ру"га мәгълүм булганча, Филүснең фатиры - Казан үзәгендәге өр-яңа йорттан, өч бүлмәле.
Инстаграмда утыручылар бу пост астына үз фикерләрен дә язганнар инде. Алар арасында:
«Кызганыч, яхшылыкны тиз оныта торган заманда яшибез шул», «Искиткеч, аталарча кайгырту! Кадерегезне белсеннәр!!! Хәзер сезнеңчә фатир ала төшкә генә керә торган хәл, афәрин, Ахметович!», «Ой, үләм, өй туена чакырмадылар дип, бала-чага кебек үпкәләмәгез инде «благие дела не афишируются», «Сезнең кулдан килмәгән эш юк. Рәхмәт тә әйтмәсләрен белә торып әле һаман шулай ярдәм итеп торасыз», — дип язучылар бар.
--- |
Иң күп укылган
|