|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2019 Шоу-бизнес
Буең булса каланча: Фәннүр Фатыйховны ТMTV эфирыннан алуны сорыйларТатар иҗатчылары утырган бер чатта четерекле бәхәс туды. Булат исемле бер милләттәшебез ТMTV каналы алып баручысы Фәннүр Фатыйховны эфирдан алуны сорый. Битараф булмаган тамашачы фикеренчә, Фәннурның буе артык озын. “Татар җыры” фестиваленнән репортажда җырчылар аның янында “бала кебек басып тора”. Аларны берәр табурет өстенә бастырасы калган ди ул. Булат Фәннүрне хәтта “каланча егет” дип атады. Күпләр Булатның бу фикерен тышкы кыяфәт буенча дискриминация дип кабул итте. Бу бәхәскә “Матбугат.ру” хәбәрчесе шаһит булды.
TMTV каналы хәзер ТатМузТВ каналы дип тә атала бугай. Әлеге каналга якын иҗатчы Айсылу Лерон четерекле хәлгә үз фикерен белдерде:
“Үзебез татар-татар дибез, үзебез бер-беребезне һаман чукыйбыз, кимчелекләр эзлибез”, - дип куәтләде Айсылу Лерон сүзләрен Гөлназ Сәфәрова.
Әмма тәнкыйтьче Булатның үз туксаны туксан. Ул Фәннүрне озын буе өчен гаеп итми. Ә шул буе турында һәрвакыт искәртүе турында әйтә: “Мескен артистларга кыенрак булган минемчә, әле өстәвенә алардан көлеп Фәннүр мәсхәрәләп кыска буйларыннан басым ясады”. Болай дип тә өсти Булат: “Колхозга ярамаган тагын. ТМТВ дәрәҗәсе шул кадәр инде”.
“Без яшьләргә мөмкинлекләр бирәбез. Татар телен белүче иҗади яшьләргә. Алар бездә күренәләр, ачылалар. Һәм без аның буена карап тормыйбыз”, - диде ТатМузТВ каналы баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов сүзне йомгак итеп.
--- |
Иң күп укылган
|