|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Тукай районында укучылар белән булган хәлне Эчке эшләр министрлыгы тикшерә (ВИДЕО)Тукай районында мәктәп укучылары белән өйрәнүләр уздыру турында хәбәр таралганнан соң, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү үткәрә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 20 декабрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге җитәкчелеге инициативасы нигезендә Новотроицк мәктәбе территориясендә шәхси состав белән тактик-строй дәресләре үткәрелгән.
Новотроицк мәктәбенең 9 сыйныф укучылары, уку йорты җитәкчелеге белән килешенеп, статистлар сыйфатында җәлеп ителгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, дәресләр башланыр алдыннан полицейскийлар, мәктәп администрациясе һәм укучылар шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструктаж узган.
«Дәрес вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге полиция хезмәткәрләре генә гражданлык киемендә киенеп, хокук бозучы кешеләрне имитацияләде. Җәмәгать тәртибен шартлы рәвештә бозучы буларак бер генә укучы да җәлеп ителмәде. Барлык укучылар да педагогларның контролендә арткы планда булды, аларның берсе дә зыян күрмәде», — дип аңлаттылар агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чарада граждан затларының катнашуы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән килештерелмәгәнгә, хезмәт тикшерүе үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчелеге гамәлләренә бәя бирелә. Гаепле вазифаи затлар катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.
--- |
Иң күп укылган
|