поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.06.2010 Җәмгыять

«ДИҢГЕЗ ЯРЫ КИРӘК ТҮГЕЛ...»

Икмәк ничек пешә, чеби ничек чыга, сыерны ничек савалар? Җәйге лагерьга килгән балалар боларның барысын да үзләре сынап карый ала. Алай гына да түгел, күбесе авылны беренче генә тапкыр күргән малайлар һәм кызлар йон эрли, камыр ашлары пешерергә өйрәнә, экологик яктан чиста ризыклар – катык, каймак, эремчек ашый, яңа савылган сөт эчә. Бу гаҗәеп лагерьны Яшел Үзән районының Норлат авылында Ләлә Хаҗипова оештырган.

Ике куян койрыгы

 

Ләлә ханым үзе дә әлеге авылда туып үскән. Урманчы кызы булгангамы, ул кечкенәдән табигатькә гашыйк. Белеме буенча юрист һәм инженер-механик булса да, гел ниндидер яңалыкка, кешеләргә файдалы чаралар оештырырга атлыгып тора ул. Агротуристлыкны үстерергә теләвенең дә төп максаты – авылны саклап калу һәм эшсез калган кешеләргә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итү. «Без кечкенә вакытта Норлат авылы зур, оешмалар гөрләп тора иде. Үзебез дә совхозда эшләп акча эшли идек. Ә хәзер мәктәп укучысына түгел, олы кешегә дә эш юк. Шуңа да агротуристлык үсеп китә алса, авылдашларга да эш булыр, башка өлкәләр дә җайланыр иде. Авылда мал-туар күп, куярга урын юк бит», – ди ул. Бу лагерь оештырылганнан соң, чыннан да, күпләргә акча эшләү җае ачылган. Кемдер сөтен, каймагын, эремчеген, йомыркасын Ләлә ханымга тапшыра. Икенчеләре исә лагерьның әйләнә-тирәсен тәртиптә тотучы, балаларны тәрбияләүче яки аш-су остасы булып урнашкан.

 

Ипи исе

 

Әле авылны беренче генә тапкыр күргән балалар: «Без аны кыйшайган өйләр, тирес оясы итеп кузаллый идек, баксаң, монда барысы да заманча икән бит. Хәтта бәдрәф тә өйдә», – дип гаҗәпләнә.

 

Бу юлы Норлатта оешкан лагерьда беренче сменада Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучылары ял итте. Алар рәхәтләнеп авыл мунчасы керде, янәшәдәге Татар Исламы авылында Изгеләр чишмәсенең шифалы суын авыз итте, шул авылда салынган бассейнда су коенды. Фирдәүсә абыстай аларга бәет, мөнәҗәтләр укыды, Әлфия апалары йон эрләргә өйрәтте. Укучылар шулай ук атта да йөрде, көянтә-чиләк белән су ташыды, «уфалла» арбасы белән печәнгә барды. Аннары, тирләп-пешеп, бал белән самавырда кайнаган чәй эчтеләр. Ачык һавадагы авыл тормышын тулырак күзалларга мөмкинлек биргән көнкүреш кирәк-яраклары тупланган махсус музей да оештырылган. Анда ниләр генә юк: чалгы, сукадан алып тракторга кадәр бар. Иң мөһиме – һәр нәрсә тәрбия аша бирелә. Әйтик, чишмәгә баралар икән, аны чистартырга кирәклеге искәртелә, тарихы сөйләнә. Урманга чыксалар, шифалы дару үләннәре турында аңлатыла, чатырлар кору, учак кабызу серләре өйрәтелә. Әнә бу юлы да көндез арыш кырларын карап кайткан балалар, көн кичкә авышкач, ипи пешерү цехына килделәр. Тәҗрибәле ипи пешерүчеләр аларга иртән кибет киштәләренә килеп җитә торган хуш исле икмәкнең төне буена ничек әзерләнүен аңлатып, күрсәтеп бирде. Балалар беренче тапкыр чын татар Сабан туенда катнаша алды, милли көрәшне күзәтте. Кыскасы, асфальт исен генә иснәп, таш стеналар арасында тәрбияләнгән балалар авыл мохитендә рәхәтләнеп саф һава сулый, табигатьтә ял итә, файдалы мәгълүмат туплый. «Минемчә, әле яңа чыккан кечкенә йомшак чебиләрне кулларында тотып караган, ипи исен тоеп, кеше хезмәтен бәяләргә өйрәнгән, берничә көн булса да табигать баласы булып караган малайлар һәм кызлар, һичшиксез, кешелекле, киң күңелле булып үсәрләр», – ди Ләлә ханым.

 

Җәлеп итә белергә кирәк

 

Һәркемгә үзенең туган җире якын, һәр авыл үзенчә матур. Читтән килгәннәргә һәр җирдә дә күрсәтерлек нәрсәләр җитәрлек кебек. Ләкин теләкләр мөмкинлекләр белән туры килсә икән шул. Агротуристлыкны үстерү, камилләштерү шактый чыгымнар, түземлелек сорый. Әлбәттә, үз тырышлыгы белән Чаллы шәһәрендә яшьләр өчен хезмәт биржалары, өй шартларында мини-яслеләр булдырган, туристлык өлкәсендә тәҗрибәсе булган Ләлә ханым инде остарган. Ләкин шулай булса да, барысы да җайлы гына түгел шул, ди ул. Бу лагерь мәшәкатьләрен дә үз көче белән генә җиңеп чыга алмаган булыр иде, мөгаен. Республика күләмендә ярдәм күрсәтелүгә, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының беренче урынбасары Й.Якуповның бу проектны хуплаганына рәхмәтле ул. Киләчәктә сугыштан соңгы елларда авылдан читкә китәргә мәҗбүр булган кешеләргә картаймыш көннәрендә татар авылын күреп, ана телен ишетеп китү мөмкинлеген тудырырга, чит ил туристларын да бирегә китерергә хыяллана. Хәер, узган ел Норлат авылында чит ил егетләре кунак булганнар иде инде. Печән чабып, салкын чишмә суын эчеп, атта йөреп, хәтта сыер савып хозурланганнар иде алар. Туристлык өлкәсендәге «ТМI» PR һәм маркетинг компаниясенең Мәскәүдәге офисы директоры Хелен Ллойд: «Чит ил туристларын милли үзенчәлекләрне саклап килгән чын татар авылына алып бару, андагы тормыш белән таныштыру да кызык булыр иде. Туристларга, кулына көрәк тотып, җир казып карау да ләззәт бирергә мөмкин», – дигән фикерне әйткән иде. Тик: «Авыл кунакларны кабул итәргә җыена икән, ул үзе дә үрнәк дәрәҗәдә, төзек, чиста булырга тиеш. Дөрес, бездә күрсәтерлек нәрсәләр җитәрлек анысы: янәшәдә генә Свияжск утравы, Изгеләр чишмәсе, музейлар. Икенче яктан, чит ил туристларын җәлеп итәр өчен менә дигән юллар, кирәкле шартлар да тудырылырга тиеш шул», – ди Ләлә ханым.

 

* * *

 

Киләчәктә Татарстанда 14 район үз туристларын булдырырга ниятли: Арча, Биектау, Мамадыш, Чистай һ.б. Кайберләрендә инде кунакханәләр дә төзелгән. Кунакларны урнаштыру урыннары бар, ә менә туристларны җәлеп итү белән шөгыльләнүче махсус бүлекләр юк. Үз мөмкинлекләреңне даими рәвештә рекламалау да җитми. Агротуристлыкны үстерү кысаларында Яшел Үзән районының Норлат авылында оешкан лагерь – беренче карлыгач. Анда җәй дәвамында 60лап бала ял итә алачак. Аннары гаиләле туристлар килер дип көтелә. Киләчәктә дә ул дәвамлы булыр, Норлат чын мәгънәсендә туристлык үзәгенә әйләнер дигән фикергә, ышану авыррак булса да, өметләнәсе килә.

 

Агнеса АХМЕНЕЕВА, Илмира ХӘБИБУЛЛИНА, лицей укучылары:

 

– Монда шундый рәхәт, күңелдәге хисләрне аңлатып бирерлек сүзләр таба алмыйбыз. Чын куянны тотып караганыбыз юк иде әле. Хәзер кулдан да төшермибез.

 

Амалия ЛАТЫЙПОВА, лицей укучысы:

 

– Минем, гомумән, авылны беренче күрүем. Авыл тарихын чагылдырган музейда булып таң калдым. Кешеләрнең элек кигән киемнәрен күреп гаҗәпләндем. Тарихны белү, үткәннәрне өйрәнү бик кызык.

 

Нина ШӘРӘФЕТДИНОВА, лицейда башлангыч сыйныф укытучысы:

 

– Авылда яшәп карау мөмкинлеге бар, дигәч, бөтен ата-ана баласын бирегә җибәрергә теләгән иде дә, урыннар чикле шул. Укучыларны сайлап алырга туры килде. Бернинди Төркия, диңгез ярлары, «биш йолдызлы» кунакханәләр дә кирәк түгел, авылда рәхәт.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»