|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2019 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов белән Филүс Каһиров Башкортстаннан килгән җырчыларны "Татар җыры" дигән бәлеш белән сыйлаган (ФОТО)Казанда 21 декабьдә узган "Татар җыры" фестивалендә Казан җырчылары Раяз Фасыйхов белән Филүс Каһиров Уфадан килгән кунак-җырчыларны өстәл әзерләп кунак иткән. Башкортстаннан ерак юллар узып килгән җырчыларга шулай хөрмәт, ихтирам күрсәтергә теләгән алар. Гримеркада бөтен шартын туры китереп, бәлешләр пешертеп, чәен дә мәен дә куеп, бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Бәлеше дә гади генә булмый. Өстендә "Татар җыры 20" дип язылган була. Элегрәк хәбәр итүебезчә, быел фестивальнең юбилей елы - 20 яшь. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, сыйланучылар арасында Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Идрис Газиев һәм Салават Фәтхетдиновлар булган. Күрәсең, Салават әфәнде дә чыгышы белән Башкортстаннан булгач, һаман Казан кунагы исәбендә йөри ))
--- |
Иң күп укылган
|