|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2019 Милләт
"Ике республика арасы суынган вакытта "Волга"сына татар китаплары төяп, Башкортстанны аркылыга-буйга гизде" - интернетта Маузир Гыйниятуллинны искә алалар"Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин вафат булган дип хәбәр иткән идек. Бу күңелсез хәбәр бик күпләрне тетрәндергән. "Матбугат.ру" укучылары интернетта Маузир Гыйниятуллинны искә ала. Алар арасында танылган журналист Римма Бикмөхәммәтова да бар. "Татарның тагын бер асыл кешесе, ихлас баласы бакыйлыкка күчте" дип уртаклаша ул. "Безне, Уфа балаларын, Татарстан белән таныштыручы, ике араны бәйләүче иде бит ул. Авыл балалары, татар студентлары дип сеңел-энеләре итеп күреп җитәкләп йөртеп, квн булсынмы, башка чара булсынмы, аралашыгыз, элемтәләрне ныгытыгыз дип йөргән ихлас кеше... Зөлфәт Хәким җырлары белән таныштырган, Фәүзия апа Бәйрәмовалар белән очраштырган кеше иде ул. Уфа татарлары Шәймиевне түгел, Маузерны танып беләләр иде.
⠀
Ике республика арасы суынган вакытта, рәсманнар, җәмәгать эшлеклеләре аралашмаган вакытта Маузер "Волга"сына татар китапларын төяп Башкорстанны аркылыга буйга гизде... Башкорт белән татар арасын көйләде. Дипломат иде. Ул татарстанның районнары Башкортстан районнары аерым яшәп дуслашып аралашып яшәргә тиеш дигән фикер белән яшәде. Әгерҗе-Янауыл, Илеш-Актаныш, Арча-Дөртөйле...
Ни мәгариф министрлыгы аны аңламады (чынында эшлисе килмәде), ни конгресс кабул итмәде, гел читкә этәрелде... Гәрчә Башкорстанның һәр районында булган чынбарлые ситуацияне белә иде...
⠀
Бик кызганыч, авыр хәбәр. Әйбәт кеше иде. Өч баласы да чатнатып торган татар балалары... Фирдәвес җәннәтләре бүләк ителсен сиңа, кадерле Маузер абый!
⠀
Кабатланмас исемле, оптимист, үпкәләү хисенә бирелмичә милләткә хезмәт итүче бер генә татар Маузеры бар иде..." - дип яза Римма Бикмөхәммәтова.
--- |
Иң күп укылган
|