поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2019 Криминал

Иң куркыныч маньякны эзлиләр. Ул 32 хатын-кызны үтергәч эзсез югала

Хәзер Идел буе маньягы иң күп эзләнә торган җинаятьче. Аны табарга ярдәм итүчегә өч миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. Ул иң күп кеше үтереп, әлегә иректә калган бердәнбер җинаятьче санала. Маньяк шәһәрдән шәһәргә күчеп, үзен социаль яки коммуналь хезмәткәр итеп күрсәтеп, олы яшьтәге хатын-кызларны үтергән. Сигез ел буе оперативниклар аның эзенә төшә алмыйлар.

Поскан аждаһа
 
Тикшерү мәгълүматлары буенча маньяк үз җинаятьләрен 2011-2012 елларда Идел буенда һәм Уралда кылган. Ул һәр җинаятен эшләр алдыннан башта барысын да җентекләп планлаштырган.
 
Гадәттә ул корбаны итеп биш катлы хрущевкаларда яшәүче 75-90 яшьлек хатын-кызларны сайлаган. Мескеннәрнең кайберсен ул урамда очратып, авыр сумкаларын өенә кадәр илтергә булышкан. Подъездга кергәч, әбинең күршеләренә йөзен күрсәтмәскә тырышкан һәм аның бу гамәле барып чыккан. Фатирда җинаятьче перчатка киеп эш йөрткән һәм соңыннан, этләр эз алмасын өчен, идәнгә кер порошогы сибеп киткән.
 
Шулай да җинаятьче хаталар да җибәргән. Берсендә корбанының өченче катындагы фатирының тәрәзәсеннән сикереп кача. Икенче тапкыр подъезддагы видеокүзәтү камерасына эләгә. Шулай итеп, җинаятьченең сурәте пәйда була, ләкин аның файдасын күрмиләр. Сигез ел дәверендә маньякны эзләүдә хокук саклау органнары аның эзенә төшү түгел, хәтта шәхесен дә ачыклый алмаганнар. 2012 елдан бирле маньяк берәр җирдә качып ята дип санала. Тик ул тактикасын үзгәртеп, башка төбәкләрдә дә кара эшен дәвам итәргә бик мөмкин.

Каһәрле юл
 
Идел буе маньягы теләсә кайда булырга мөмкин. Аның билгеле җинаятьләренең географиясе болай да киң: ике елдан кимрәк вакыт эчендә ул Русиянең сигез төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь краенда, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Самара һәм Иваново өлкәләрендә үтерүләр белән шөгыльләнгән.
 
Җинаятьче 2011 елның август аенда гына Татарстанда сигез кешене үтерә. Бер корбаны гына могҗиза белән исән кала. Әби аңына килгәч, серияле үтерүченең кайбер билгеләрен сурәтли алган. Тик ул вакытта маньяк күрше Марий Эл республикасында була. 2011 елның сентябрендә үтүк шнуры белән буып үтерелгән тугызынчы корбаны табыла. Шул чагында аны чак кына тотмый калалар: җинаятьче фатирны тентегәндә әбинең улы килеп керә. Ул җинаятьчене тотмакчы була, тик тегесе өченче каттан сикереп кача. Шуннан соң маньяк корбаннарын икенче каттан да югарыдан сайламаган.
 
Маньяк Волжскидан Ижауга китә һәм анда тагын өч кешене үтерә, ә аннары кире Казанга әйләнеп кайта. 2012 елда ул чираттагы корбанын буып үтерә. Шунда маньякның картларның җыйган акчасы гына кызыксындырмавы беленә. Ул фатирдан зәркән бизәнү әйберләрен алган, ә күренеп тора торган җирдәге сигез мең сумга тимәгән.
 
Бер айдан соң серияле үтерүче тагын ике пенсионерны буып үтергән. Шуннан соң гына тикшерүчеләр барлык җинаятьләрне бер кеше башкарган дигән фикергә киләләр. Шулай ук оперативниклар маньяк медицина белән бәйле яки социаль хезмәткәр түгелме икән дип шикләнәләр: ул корбаннарын очраклы түгел, ә махсус мәгълүмат базалары буенча сайлап ала.
 
Подъезддагы видеокамера язуында җинаятьченең кулында ниндидер кәгазьләр булуы һәм чираттагы ялгыз пенсионер фатирын шакыганчы, шуны укуы язылган. Видеоязма үзе тикшерүчеләргә әллә ни булышмаган, чөнки анда аның йөзе ачык төшмәгән. Оперативниклар аның ир кеше булуын гына төгәл ачыклый алганнар.
 
«Кара эшен дәвам итәргә мөмкин»
 
Тикшерү мәгълүматларына караганда, маньякның соңгы җинаяте 2012 елның сентябрендә булган. Әмма шуңа охшаш җинаятьләр полиция сводкаларында күренгәли. 2013 елда үтерүче Сахалинда яшеренергә мөмкин дигән хәбәр тарала: ул чакта төбәк хокук саклаучылар өлкән яшьтәге хатын-кызларны сак һәм уяу булырга өндәгән. Ә 2016 елда интернет челтәрендә маньякка охшаш кеше төшерелгән видеоязма күренде. Әмма соңыннан аның бөтенләй чит кеше булуы ачыклана.
 
Шуннан соң оперативниклар ике юраманы алга сөрәләр: аларның берсе буенча, җинаятьче Татарстаннан, ә икенчесендә ул Удмуртиядән булырга мөмкин диләр. Кайсыннан гына булмасын, үтерүче ике республиканы да бик яхшы белгәнгә охшаган.
 
“Удмуртия кешесе дип уйларга төпле нигезебез бар һәм ул үтерүләр сериясен дәвам итәргә мөмкин, чөнки андый җинаятьчеләр туктала белми”, – дип белдерде Русия Тикшерү комитетының Криминалистика баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Стрельцов 2017 елның февралендә республикага эш сәфәре вакытында.
 
Шул ук елның май аенда Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе үткәргән брифингта маньякның бездә туган һәм үскән булуы ихтимал дип белдерделәр. Алар җинаятьче Казандагы мәктәпләрнең берсендә укымаганмы икән дип, директорлардан һәм укытучылардан сорашканнар. Тик аларның берсе дә маньякны танымаган. Удмурт тикшерүчеләре дә шундый ук сораштырулар үткәргән, ләкин нәтиҗәсе генә булмаган.
 
«Өлкәннәргә битараф түгел»
 
Тикшерүчеләр җинаятьләрне чагыштырып, анализлап, маньякның психологик характеристикасын төзиләр. Аннан күренгәнчә, ир-ат әтисез, кырыс әбисе тәрбиясендә үскәнгә охшаган. Үтерүченең хрущевкада яшәвен дә фаразлыйлар. Чөнки җинаятьләрнең барысы да хрущевка йортларда башкарылган.
 
Идел буе маньягының үз әнисеннән яки өлкән туган хатын-кыздан рәнҗетелеп үсүе турында Казан федераль университетының Гамәли психология, этнопсихология һәм мәдәниятара коммуникацияләр фәнни-белем бирү үзәге директоры Энҗе Латыйпова да кире какмый.
 
Шулай ук ФСИНның отставкадагы подполковнигы, психолог Владимир Рубашный, маньякның күп кенә җинаятьләрен Казанда эшләве очраклы хәл түгел дип саный.
 
– Һичшиксез, маньяк үтерүдән ләззәт ала, әгәр дә башкача булса үтерүләр кабатланмас иде, – дип сөйләгән Рубашный Kazan First белән әңгәмәсендә. – Ул корбаннарын эзләп таба, күзәтә һәм мәсхәрә итмичә буып үтерә. Өлкән яшьтәге кешеләрне генә сайлап ала. Аның бурычы – әбиләрнең акчасын алу, ә комачауламасыннар өчен аларны үтерә.
 
Психолог хокук саклау органнарының көчсезлеге аркасында, киләчәктә тагын корбаннар булуыннан курка.
 
Ул һичшиксез эләгәчәк
 
Оперативниклар башта маньякның җинаятьләрен аерым-аерым тикшергәннәр.
 
– Татарстанда әлеге җинаятьләрнең охшашлыгына ярты елдан соң гына игътибар иткәннәр, – ди полициядәге чыганагыбыз. – Тагын берничә айдан соң, сигез үтерүне берләштереп, аны тикшерергә махсус төркем төзелә. Ә соңрак геном анализы (ДНК) әлеге сигез җинаятьне бер кеше башкаруын раслый. Шул ук вакытта күрше төбәкләрдәге җинаятьләрне дә әлеге кешенең башкаруы фаразлана.
 
Аның сүзләренә караганда, Татарстан эпизодына беренче булып Марий Эл материаллары кушылган. Алар хронологик яктан Татарстанда кылынган ике үтерү арасында эшләнгән. Ә 2012 елда җинаятьләр кинәт кенә туктала.
 
– Бу маньякның шуннан соң беркемне дә үтермәвен тулы ышаныч белән әйтергә була, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәш. – Беренчедән, аның ДНК профиле мәгълүматлар базасына кертелде, икенчедән – Modus operandi (кылу методы) буенча контроль башка эшләнгән җинаятьләрдә тәңгәллекне ачыклаганы юк.
 
Җинаятьче турындагы мәгълүмат өчен башта миллион сум күләмендә бүләк игълан ителгән иде. 2019 елда аның суммасы 3 миллион сумга кадәр күтәрелде. Аны бөтен җирдән эзлиләр, ә Эчке эшләр министрлыгы даими рәвештә аңа ориентирларны яңарта. Хәзергә куркыныч җинаятьченең кайда икәне сер булып кала.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.12.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»