|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2019 Милләт
Маузир Гыйниятуллин вафат - театрга барган җиреннән йөрәге тотканШимбә киче кайгылы хәбәр китерде... Маузир Гыйниятуллин вафат. Маузир әфәндене киң катлап укучылар, бәлки, белмидер. Әмма татар иҗади һәм милли җәмәгатьчелеге бик яхшы белә. Маузир әфәнде татар активисты иде. Татар КВНнарын оештыруда, талантлы яшьләрне барлауда актив катнашты. Кама аръягында аның эшләгән эшләре бихисап иде. Казан татарлары да яхшы белә аны, телевидениедән дә күрергә мөмкин иде Мазур Мирхәт улын. Күпләр Маузир әфәндене аның улы - танылган саксофончы Артур Mauzer Sax аша беләләрдер. Әтисенең үлеме турында инстаграмда Артур хәбәр итте. Артур инде берничә ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Әлеге минутта ул Дубай аэропортында самолет көтеп утыра. Артур әйтүенчә, әтисе авырмаган, сәламәтлегенә зарланмаган. Бүген әти-әнисе театрга барганнар. Һәм шунда йөрәге тоткан. Маузир әфәнде үзенең хәләл җефете кулында җан-тәслим кылган. "Матбугат.ру" исеменнән мәрхүмнең туганнарының кайгыларын уртаклашабыз. Маузир абыйның урыны җәннәттә булсын... Якыннарына сабырлык! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун... Артурның язганнарын үзгәртми бирәбез: Әтием! Папа! Сегодня он ушел от нас. В понедельник в городе Набережные Челны будем официально провожать в последний путь, о месте и времени сообщу позже, все кто знают моего папу, а их очень много, он будет рад наблюдать за нами. Я сам в Дубае и занимаюсь билетами. Завтра Аллах бирса буду в Татарстане. Похороны в будут в Азнакаевском районе, в родном селе Сарлы. Провожать будем в Челнах. Проблем у папы со здоровьем не было. Сегодня они пошли с Мамой в театр, схватило сердце, ушел из жизни на руках Мамы. Выложил информацию чтобы все близкие пришли проводить в последний путь. Чтобы не узнавали это от других людей в интернете. Чтобы ничего не накручивали. И мне нужна поддержка, я сейчас один в Дубае, жду самолет. Папа мой очень яркий и светлый человек, многим помог, все уважают. Әтием. Мин сине не подведу. Много слов не успел сказать, много чего не успели сделать вместе. Цените друзья жизнь, время и близких.
--- |
Иң күп укылган
|