|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2010 Мәдәният
“41 НЕҢ АРБАЛЫ ХАТЫННАРЫ”21, 22 июньдә 19.00 сәгатьтә Зәки Зәйнуллин әсәре буенча куелган “41 нең арбалы хатыннары” спектакленең премьерасы була. Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев, сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш – Руслан Әбүбәкер. Рольләрдә Алсу Каюмова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Миләүшә Шәйхетдинова, Илсөя Төхфәтуллина, Гүзәл Шакирова, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфи, Алсу Гайнуллина, Искәндәр Хәйруллин, Минвәли Габдуллин һ.б.
АВТОР ТУРЫНДА. Зәки Зәйнуллин – язучы, җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, профессор. 1955-1988 елларда хәрби-фәнни хезмәттә. Ракета двигательләренә һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә багышланган дистәләрчә гыйльми хезмәтләр һәм ачышлар авторы. Отставкадагы полковник. Әдәби эшчәнлеген 1978 елда Серпухов шәһәрендә башлый. Беренче хикәяләре һәм “Үрләр аша” повесте шул елларда иҗат ителә. 1995-2001 елларда Бөтентатар иҗтимагый үзәге җитәкчесе. Авыл тормышы, Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт һәм башка темаларга багышланган күп санлы хикәяләр, повестьлар, публицистик язмалар, шулай ук маҗара жанрында язылган “Ат караклары” романы һәм “Агыйделнең аръягында” исемле тарихи роман-кыйсса авторы. Акмулла, Һади Атласи, Илдар Юзеев һәм Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
* * *
1993 елның җәе. Мин инде азрак укыла торган “яшь” язучы-прозаик. Драматург булу, пьеса язу турында уй башка кергәне дә юк. Пароход белән турпоходта Идел буйлап Әстерханга төшеп барабыз. Мин пароход палубасындагы бер эскәмиядә япа-ялгызым утырып Идел ярларын карап барам. Искиткеч матурлык!
Озын гына чандыр гәүдәле берәү минем янга килде дә утырырга рөхсәт сорады. Утырды бу.
– Сез Зәки Зәйнуллинмы?
– Әйе, – карыйм, күргән-белгән кеше түгел.
– Танышыйк әле. Мин – Празат Исәнбәт.
Кабаланмый гына, күпне күргән күзләре белән мине “өйрәнә” – карый.
Ашыкмый, бик уйлап сөйли башлый:
– Сорадым, һәрчак ялгыз, кем ул, дип. Зәки Зәйнуллин, диделәр. Бик күптән танышысым килә, ә туры килми. Танышырга теләвемнең сәбәбе дә бар. Менә нәрсә, Зәки туган. Мин режиссер. Сезнең “Үрләр аша” исемле повестегызны укыдым. Бик тә ошады миңа. Сезгә минем тәкъдимем бар. Шул повестьта булган вакыйгаларны пьеса итеп языгыз әле.
– Китегез, Празат абый. Миннән нинди драматург чыксын. Сөйләмәгез юкны.
– Юк түгел. Сез бу повесть белән үзегезне инде әзер драматург итеп күрсәттегез. Сез пьеса язасыз, ә мин аны сәхнәләштерәм. Ризалаш, Зәки. Мин язарга ярдәм итәрмен...
Килештек Празат абый белән. Аның тикшерүе, ярдәм итүе белән яздым мин “41 нең арбалы хатыннары” пьесасын.
Кызганычка каршы Празат абый пьесаны куеп өлгермәде. Бүген ул режиссер Фәрит Бикчәнтәев тырышлыгы белән сәхнәдә.
Сугыш башлану белән нужа-михнәтнең иң авыры ир белән яшәп, берничә бала тапкан, тырышып дөнья көткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннарына төште. Ирләре сугышка, күбесе кайтмаска дип чыгып киттеләр. Ә өйдә берничә ач-ялангач баласын кочаклап калган ялгыз хатын, хәерчелек, ачлык белән көрәшеп, тырмашып шул балаларны үтермичә, әтиләре кайтканчы яшәтергә тиеш. Мин үз күзем белән күрдем ул апаларны. Аларның ялан аяклы малайлары, кызлары белән бергә үстем. Ач үлемне шулар белән бергә күрдем. Мин язмыйча, бу турыда кем язсын...
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН
|
Иң күп укылган
|