поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2019 Дин

Ильяс Халиков: "Мулла, абыстай булу профессия түгел, ул яшәү рәвеше"

Ноябрь аенда Ильяс Халиков һәм ул җитәкләгән "Мөнбәр" татар-дини театры Россия буйлап үзенең чыгышларын күрсәтте. Өченче сезон программасы белән Тольятти, Самара, Димитровград, Ульян, Саратов, Пермь якларында, Татарстанның Актаныш, Аксубай, Буа, Балтач, Чистай, Кукмара, Байлар Сабасы районнарында чыгыш ясады. Кемгәдер дини театр, музыка дигән сүзләр сәердер дә... Әмма халык андый концертларга да сусаган.

Программаның исеме "Мәдрәсә - белем чишмәсе" диеп аталды. Исеменнән аңлашылганча, дини белем, уку, мәдрәсә дигән сүзләр үз эченә хакыйкатьне алган. Кайда гына барсалар да, район, өлкә җәмагатчелеге бу эш бик кирәкле, яшьләрне ,үзебезне тәрбияләүдә бик яхшы алым диеп, үз итте.
 
 
Актаныш муниципаль районы хакимияте урынбасары Галимҗанова Рәйхан Флусовна сүзләренә колак салсаң: "Элвин Грей концерты була дисәләр, залда басып торып булса да карарлар иде, заманасы шундый, әмма Ильяс Халиковның бүгенге дини концерты яшь буынга менә дигән заманча тәрбияви программа булды, телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу, милләтебезне культура ягыннан агарту өчен бик кирәк диеп ассызыклады. Мондый эчтәлекле сүзләрне башка район вәкилләреннән дә ишетергә туры килде.
 
 
 
 
Сүз дә юк, яшьләр дискотекада дөбер-шатыр жырлар тыңлап үсә. Әмма ничек кенә булмасын, халыкның рухи әхлакый кыйммәтлар аша тәрбияләүне онытырга ярамый. Аксубай районы район хакимияте башлыгы Гильманов Камиль Камалович Ильяс Халиковка үз исеменнән рәхмәт хатын тапшырды. "Безнең районда сезне көтеп алалар, яраталар. Иҗат чишмәгез саекмасын"- дип өстәде. 
 
 
 
 
Әлбәттә, халыкка шоу кирәк! Бию, кыска итәкле кызлар, тузга язмаган анекдотлар, кешенең тормышына кирәкмәс пародиялар.. . Әмма безнең әхлак тәрбиясе шушымы? Күп кенә вакытта әби бабайларыбызның мулла, абыстай икәне белән мактанып үзебезне идеаллаштырабыз. Ә үзебез алар өйрәткәннәргә колак салмыйча, башкача яшибез. Әлбәттә, беркем дә идеал түгел. Адаша, абына. Әмма күрә торып акны кара диеп әйтү, аңа иярү халкыбызның матур сыйфатына әверелеп бара бугай. “Мөнбәр” татар-дини театры оештырган концертларда бу сорауларга җавап табарга, тормыш баскычларына анализ ясап, алга таба бу ялгышларны булдырмау турында уйланырга була. Сүздә юк, "Вәгазьлардән болай да туйган, башымны катырма әле", –  дип әйтучеләр дә җитәрлек.
 
 
 
 
Эстрада артисларына капма-каршы концерт булды бу, килешәм.. Эстрада концертына баргач, тәнәфес вакытында буфетка кереп бер 100 грамм чиртеп куйсаң, бөтен җырчыларның маймылланганына кушыласы гына кала. Ә монда киресенчә – перезагрузка булырга мөмкин. Әнә бит концерт спектакльдә елап, күз яшьләрен сөртеп Ильяс Халиков белән бергә җырлап утыручылар да байтак. Кайсыдыр районда халык шыгрым, кайсыларында буш урыннар да күренгәләгән. 
 
 
 
 
Без буталдык бугай. Әллә дөньясы шул, әллә үзебез. Аллаһның рәхмәтенә мең шөкер. Кайвакыт дин кардәшләреннән шелтә дә ишетә ул Ильяс. Имеш, диндә музыка – хәрәм. Хәрәм булгач нигә малаең кызың, кияүвең, зал тутырып концертка йөри?! Интернетта утыра, бармагы белән телефон ялый, селфи ясап инстаграмга тутыра. Иң беренче чиратта, мәчет, мәдрәсә ишекләре ачык вакытта, дөрес хакыйкатьне аңлап укы белем ал, тәрбиялән. Әлбәттә, син дә мулла мин дә мулла", – дип, эшне кем эшләр дигән сорау туарга мөмкин. Милләттәшләр, мулла, абыстай булу профессия түгел, ул яшәү рәвеше, диеп аңлата Ильяс бу сорауга. 
 
 
 
 
Ярый, сүзем милләтне дә, артистларны да, яшәү рәвешен дә орышу түгел, ә аң булыйк, башыбызны эшләтик диюем генә иде. Концерт программасы яңа дини җырлар, нәшидләр, мөнәҗәтләрнең спектакль белән үрелеп баруы ике сәгать ярым вакытның сизелми үткәнен искәртте. Концерт программасы әле Казан шәһәрендә яңа ел бәйрәменнән соң була икән. Минем уйлавымча, билетлар тиз сатылып бетергә тиеш. Районнардан килгән хәбәр "сарафан радиосы" аша тиз тарала бит халыкка. Аллага тапшырып, Казандагы концертын "ураза айлары алдыннан" дип планлаштыра Ильяс Халиков һәм аның командасы (Ленар Хамматов, Марат Баязитов, Ильнар Галиахметов, Нурфия Халикова, Айназ Газизов) . Хәерлегә булсын, Аллаһ ризалыгына ирешеп, тормышны бәрәкәткә күмәргә насыйп әйләсен иде.
 
 
 
 


---
MINBAR
№ --- | 21.12.2019
MINBAR печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»