|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2019 Шоу-бизнес
"Татар Җыры"на - 20! Казанда масштаблы шоу бара (ВИДЕО)Бу минутларда “Пирамида” концертлар залында 20 еллык юбилеен билгеләп узучы “Татар Җыры” фестивале гөрли. Республика тормышының дәрәҗәле вакыйгасына әверелгән музыкаль чарага быел кызыксыну тагы да артты. Масштаблы шоуның режиссеры - Рәсәйнең танылган режиссеры һәм продюсеры Лина Арифуллина. Тагын бер яңалык! “Татар Җыры” сәхнәсендә моңа кадәр елның иң популяр җырлары яңгыраган булса, юбилей концертында 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнә. Шунысы тәгаен ачык: бу - тамашачы яхшы белгән һәм халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар! Грандиоз тамашага эләгә алмый калган булсагыз, концерттан ТМТВ каналындагы турыдан-туры трансляцияне карагыз: Төп фото: узган елгы "Татар җыры"ннан күренеш
--- |
Иң күп укылган
|