|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2019 Җәмгыять
"Ханский дом"да Яңа ел алдыннан зур очрашу"Ханский дом" оешмасы Яңа ел бәйрәме алдыннан зур очрашу үткәрде. Ел ахырында компаниянең эш нәтиҗәләрен йомгаклау максатыннан оештырылган тантананы оешма җитәкчеләре бу айның мөһим вакыйгасы дип атады. Чөнки биредә "Ханский дом" җитәкчелеге клиентлар, партнерлар алдында ел дәвамында ирешкән уңышлары белән уртаклашты, хит проектлар күргәзмәсен тәкъдим итте. Ә иң мөһиме, бу кичтә яхшы кәеф, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде һәм йорт төзеткән яки сатып алган гаиләләрнең рәхмәт хисе һәм канәгать булуы иң зур уңыш буларак әйтелде.
Тантанада кыйммәтле бүләкләр уйнатылды, компаниянең алдынгы белгечләренә сораулар бирү, партнерлардан йорт төзү яки сатып алу буенча киңәшләшү мөмкинлеге дә булды.
Елдан-ел географиясе киңәеп, Россия киңлекләренә чыккан "Ханский дом" оешмасы узып баручы елга нәтиҗәләр ясап, киләсе елга тагын да зур план-максатларын барлап, шул рәвешле хисап тотты.
--- |
Иң күп укылган
|