|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2019 Бәйрәм
Кариев театры Яңа ел тамашасына чакыраКариев театры 21-29 декабрь һәм 2-4 гыйнварда булачак Яңа ел тамашасына чакыра. Яңа ел рухы барлыкка килсен өчен мандарин исе, бизәлеп куелган чыршы, юлларда көрт ясарлык ап-ак кар кирәк. Кар яудыра алмасак та, яхшы кәеф, бәйрәм бүләк итә алабыз! Яшь тамашачылар өчен әкият геройлары, Кыш Бабай, Кар Кызы кызыклы уеннар, интерактив, күп-күп бүләк һәм сюрпризлар әзерләде. Чыршы үзендә нинди серләр яшерә? Киләсе елның символы – Күсе кая югалган? Җыр һәм бию, шигырьләр, геройлар алдына туган кыенлыклар – болар барысы да бәйрәм тамашасында.
Нәни тамашачыларны пиратлар, крокодил, индеец, берсеннән-берсе матур җәнлек-җанварлар белән Неверленд утравы каршы алачак. Балалар Кариев театрының яңа премьерасы - «Питер Пэн» спектакле геройлары белән бергә роботлаштырылган XXI гасырда чип урнаштыруны күзәтеп кенә калмыйча, үзләре дә шул программаның бер өлеше булачаклар.
Телефон уеннары, компьютер белән кызыксынганнарны чып-чын роботлар күрергә чакырабыз! “Питер Пэн” спектаклендә алар вакыйгалар барышында хәлиткеч роль уйныйлар. Чыршы янында балаларны татар һәм рус телендә дә җиңел аралаша торган тәрҗемәче робот Сири каршы алачак.
Әкият балаларны гына түгел, зурларны да хыялдан баш тартмаска, могҗизага ышанырга өйрәтә. Шуңа күрә, аның өчен яшь чикләре билгеләнмәгән. Барлык теләүчеләрне дә Петербург ур., 55б адресы буенча көтеп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|