поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2019 Авыл

Гали авылында күп еллар буе көткән вакыйга булды

Узып баручы елның ахыры Похвистнево районының Гали авылы халкы өчен чараларга бай булды. Казан артистлары бер-бер артлы тамаша куйдылар, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу да күңелле булды. Без аларны аеруча зур әзерлек белән каршы алдык - авылыбызның Мәдәният йортында бәйрәмчә концерт оештырдык, балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, мәчетләр, “Хәләл” цехын күрсәттек.

“Әниләр көне”нә багышланган чара да авыл халкы күңеленә бик хуш килде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева оештырган концертта балалар да, ата-аналар да катнаштылар. Авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре, әниләргә багышланган шигырьләре, такмаклар, авыл көнкүрешен чагылдырган скетчлар тамашачыларга бик тә ошады. Быелгы чарада беренче мәртәбә күпбалалы гаиләләрне дә бүләкләделәр. Менә сәхнәгә берсеннән-берсе кечкенә биш кыз үстерүче Равил һәм Лилия Кәлимуллиннар гаиләсе күтәрелде, алар артыннан өч малае һәм бер кызы белән Солтан һәм Зөлфирә Шәйхетдиновлар, шулай ук Ринат һәм Әлфия Хәйруллиннар, Наил һәм Айгөл Гыйсмәтуллиннар бүләкләнделәр. Ә икенче бер төркем яшьләргә «Матур йорт» номинациясендә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
Ә күптән түгел авылыбызда күп еллар буе көткән вакыйга булды. Алтмыш баланы үз кочагына алырга әзер булган «Улыбка» балалар бакчасы ачылды. Бу чарада «Газпром трансгаз Самара» оешмасының генераль директоры, Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, «Самаранефтегаз» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Олег Гладунов, район башлыгы Юрий Рябов, Самара өлкәсе төньяк-көнчыгыш идарәсенең мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Александр Каврын, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин катнаштылар. Бәйрәм дога белән башланып китте. Чара балалар бакчасына киләчәк нәниләр әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Артистлар бик матур итеп татар телендә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, Гөлназ Минкина җитәкчелегендәге бию ансамбле чыгыш ясады. Кунакларга бигрәк тә “Матрешкалар” дип аталган бию ошады.
 
Менә шулай күңелле дә, нәтиҗәле дә узды иске елның соңгы айлары.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 20.12.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»