|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2019 Мәдәният
Рифат Фәттахов “Ел продюсеры” булды... БашкортстандаКичә Уфада “Туган тел” телеканалының “Милли премия” тапшыру тантанасы узды. Ул татар-башкорт эстрадасында 2019 ел йомгакларына багышланды. Бүләкләнүчеләр арасында Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова кебек билгеле шәхесләр бар иде. Ә Татарстанның Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов “Ел продюсеры” номинациясендә җиңүче дип табылды. Алып баручылар Рифат Фәттаховны “Зур кунак, зур шәхес”, дип таныштырды. “Туган тел” телеканалына, Башкортостанга рәхмәт әйтеп, Рифат Фәттахов әлеге вакыйганың әһәмиятле булуын ассызыклады.
Ә “Туган тел” телеканалының генераль директоры Азат Вахитов болай диде: «Ел продюсеры» итеп Рифат Фәттаховның сайлануы бердә гаҗәп түгел. Чыннан да, бүгенге көндә ул – безнең иң көчле продюсерыбыз. Аның иҗат җимешләрен иң элек сыйфат, югары профессионализм билгели. Ул безнең вокал сәнгатебезнең элитасын тәрбияли. Бу урында Рифат Фәттахов үстергән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчыларның исемнәрен генә атау да җитәдер”.
--- |
Иң күп укылган
|