поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.12.2019 Язмыш

“Апамның ирен үлеп яратам...”

Беркөнне кәрәзле телефоныма таныш түгел номердан чылтыраттылар. “Мин Әгерҗе районының К. авылыннан ике бала анасы Светлана булам, — диде бер ханым. — Телефон номерыгызны “Ижминводы” шифаханәсендә сезнең белән бергә ял иткән күршем Әлфиядән зинһарлап сорап алдым.

“Татарстан яшьләре”ндәге язмаларыгызны кызыксынып укып, үземә кирәклеләрен кисеп җыеп барам. Сезнең белән күрешеп сөйләшәсем, күзгә-күз карап серләшәсем килә. Бу ялда Казанга барырга ниятләп торам. Ике кызым да шунда укый. Берсенә — унҗиде, икенчесенә унтугыз яшь. Минекеләр биг­рәк тә беркатлы, самими авыл балалары. Яман бәндәләргә юлы­­­гып, намусларын югалтмасыннар, дип борчылам. Үсмер чагымда үземнең туган якта, Киров өлкәсендә булган, кешеләргә артык ышанучан классташ кызымның башына җиткән бер вакыйга исемнән чыкмый. Рөхсәт итсәгез, сезгә килеп, шул турыда түкми-чәчми сөйләп китәр идем. Бү­тән­нәргә гыйбрәт өчен, бәлки әле газетага да язып чыгарсыз”, — диде ул.
 
Очраштык без Светлана ханым белән. Ул сөйләгән кыйссаны һич үзгәртмичә, укучы хөкеменә тапшырам.
 
— Моннан егерме өч ел элек, күрше авыл мәктәбенә йөреп, интернатта торып укыганда, авылдашым, классташым уналты яшьлек Гөлзилә (исемнәр үзгәртелде — авт.): “Светик-самоцветик, сиңа гына сер итеп бер әйбер сөйлим, тик беркемгә чыгармаска ант ит! Мин дәү апамның ирен үлеп яратам!” — дигәч, хәйран калган идем, — дип сүз баш­лады Светлана ханым. — Беренче мәхәббәттән исереп, тәмам акылын җуйган яшүсмер кызның өзелеп яраткан кешесен үтереп мактавы, ә дәү апасын аңа лаек түгел дип, чүпкә тиңләве исемдә калган. Әти-әни­ләреннән кача-поса җизнәсе Илфир белән кайда, кайчан очрашулары, апасына сиздермичә генә ничек сөешү­ләре, утыз җиде яшьлек ирнең балдызына битараф булмавы турында сөйләгәндә, классташымның авызы колагына ка­дәр ерылды, чем кара күз­­ләрендә очкыннар кабынды, бит урталары алсуланып чыкты, вакыт-вакыт тавышы калтыранып китте. Классташым миңа:
 
— Апа белән бәхетле түгел ул, унбер ел торсалар да, балалары юк, — диде ул чакта. — Җизни: “Кысыр хатын белән яшәү­дән ни мәгънә?” — ди. Кү­рерсең дә торырсың, тагын сигез айдан мин аңа тупырдап торган малай табып бирәчәкмен! — дип, мине телсез калдырды.
 
— Ни сөйлисең, Гөлзилә? Бәбиләр тугыз айдан соң гына туа бит ул. Анатомия дәреслегендә шулай дип язылганын оныттыңмыни? — дидем.
 
— Ә минеке чыгарылыш имтиханнары алдыннан туачак­! — дип авыз ерды.
 
— Юкны сөйләмә! Андый нәрсә белән шаярмыйлар. Бәби табу түгел, ул хакта уйларга да иртә әле безгә. Мәктәптән соң кая да булса укырга кереп, һөнәр алырбыз, аннан эшкә урнашырбыз. Тәтәни әйтмешли, һәркемнең үз насыйп яры була. Үз мә­хәббәтеңне сабырлык бе­лән көтеп алырга кирәк. Аннары да әле акны-күкне карамыйча кияүгә чыгарга димә­гән. Тәтәни әйтә: егет­не һәрьяклап сынап карау һич кенә дә оят эш түгел ди. Сиңа туры киләме ул, юкмы, көн итәргә яраклымы, үзен генә яратучы, эшлексез, ялкау, кансыз усал, йә үтә кысмыр бәндә түгелме, акылын җуйганчы көнләшмиме?.. Кыз кешегә бераз ялындыру да килешә. Никах укылгач, ап-ак туй күлмәге киеп, матур фата ябынып кияүгә чыгарсың, алтын балдаклар алмашырсыз. Менә шуннан соң бәби­ләр турында хыялланырга да ярый. “Бәби — Алла бүләге”, — ди тәтәни.
 
— Кем шаярта? Мин чынлап сөйлим! — дисә дә, ул чакта классташымның бу сүзләренә ышанмадым, колак артыннан гына уздырып җибәрдем. — Синең яратып караганың юк! Шуңа гаеп итәсең. Әллә миннән көнләшәсеңме? — дип авызымны япмакчы булды ул.
 
— Юкны сөйлисең! Кем­не дә булса чынлап ярату гаеп түгел, бәхетнең үзедер инде ул. Кайсыбыз саф мә­хәббәт турында хыялланмый? Тик син дөрес юлда түгел! Турыдан ярып әйтүемә үпкәләмә: бәхетле буласың килсә, бул, тик си­ңа үз апаңның иреннән башка кеше беткәнме? Җиз­нәң үзе килеп бәйләнсә дә, аннан ераграк йө­рергә кара. Үкенерсең, соң булыр! Серегез ачылып, бөтен авыл алдында хурлыкка калдырсаң, әтиең эт итеп кыйнап ташлар үзеңне, бик кырыс кеше бит ул. Аннан әниеңнең күз яшьләреннән, дәү апаң­ның каргышыннан курык­мый­сыңмы? Укытучыбыз Анна Михайловнаның класс сәгатендә: “На чужом несчастье счастья не построишь”, — дип сөйләгәне исеңдәме? Безгә әлегә мәктәпне ничек тәмамлау, кая булса да укырга керү турында уй­ларга кирәк. Яратырга өлгерербез. Синең җизнәң безнең яшьтәгеләр өчен чып-чын “карт бабай” бит ул.
 
— Син нәрсә? Нинди бабай булсын ул? Аның бөтен мускуллары уйнап тора! Ул шундый дәртле, кочагына бөтереп алып, көчле күкрәгенә кысып, иреннәремнән суырып үпкәндә­, һушымны җуя язам! Ул барыбер минеке булачак! Ападан аертып алам мин аны! — дип кырт кисте Гөлзилә.
 
Уку елы азагында, интернат бүлмәсендә имтиханнарга әзерләнеп утыра идек, көтмәгәндә-уйламаганда, Гөлзиләбез бик нык кычкырып җибәрде дә, ухылдап идәнгә авып төште. Эчен тотып, тәгәрәп йө­ри башлады. Интернаттагы тәрбиячебез Асия апаны чакырып кердек. “Сукыр эчәк өянәгенә охшап тора бу, балакайлар. Авыртуы бик көчле күрәсең, Гөлзиләнең яңаклары уттай яна. Тизрәк “Ашы­гыч яр­дәм”гә чылтыратыйм әле”, — дип чыгып йөгерде.
 
“Авыру”ны район больницасына алып киттеләр. Шуннан соң классташыбыз белән очрашу насыйп булмады. Гөлзилә таңда бала тапкан. Көмәне турында кешегә сиздерәсе килмичә, эчен бик каты кысып бәйләп йөргәнгәдер, бәбие чирләшкә булып туган. Ул, больницага палатадашының хәлен белергә килгән авылдашы аркылы записка җибәреп, баланың әтисеннән үзләрен роддомнан килеп алуын үтенгән. Берничә көн үтсә дә, хәл белүче дә, килеп алучы да булмаган. Әтисенең: “Йөземә кара якты, имансыз. Йортыма кайтып аяк басмасын, бусагамнан кертмәя­чәкмен!” — дигән каһәрле фәрманы гына килеп ирешкән. Аптыраган яшь ана, врачтан рөхсәт сорап, Илфирның эш урынына чылтыратып, аны эзләтеп караган. Секретарь кыз Таня: “Илфир абый эшеннән расчет алды бит ул. Гайбәтчеләр сөяркәсенең бала табуы турында ишеткәч, авылдан чыгып качкан дип сөйлиләр. Кичә аның Соликамск поездына утырып киткәнен күреп калганнар”, — дип җавап биргән. Бу яман хәбәрне ишеткәч, чарасызлыктан аңы томаланган Гөлзилә, баласының битенә мендәр каплаган да, яланаяк, яланөс көенчә больницадагы бәдрәф тәрәзәсеннән чыгып качкан. Аның ни үле гәүдәсе, ни тересе табылмады...
 
Тыңлады — Хәмидә ГАРИПОВА.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.12.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»