|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2010 Дин
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯҢА МӨСЕЛМАН ПОРТАЛЫ - TATAR-ISLAM.RUinfo-islam.ru мөселман порталы инде шактыйдан уңышлы гына эшләп килә. Аның үз укучылары бар. Чөнки биредә ислам диненә кагылышлы кызыклы яңалыклар, әңгәмәләр, язмалар укырга мөмкин. Ниһаять, әлеге порталның татар телендәге варианты да эшли башлады. tatar-islam.ru порталын рус вариантының тәрҗемәсе дип кенә кабул итәргә кирәкми. Ул мөстәкыйль эшли торган Интернет ресурсы. tatar-islam.ru заман белән бергә атлый. Ул хәзерге заман мөселман җәмгыятенең төп вакыйгаларын яктыртуны максат итеп куя. . Сайттагы яңалыклар тасмасы көн саен яңартылып тора, анда татар, Россия, шулай ук чит илләрдәге көнүзәк чаралар чагылыш таба. Биредә төрле актуаль темаларга аналитик мәкаләләр, әңгәмә, анонслар урын ала. Шулай ук төрле вакыйгалардан фоторепортажлар, мөселманнар өчен файдалы белешмә мәгълүматлар да урнаштырыла.
Сайтта «Ислам info» гомумфедераль мөселман газетасында басылган кызыклы язмалар белән дә танышып барырга мөмкин. Сүз уңаеннан, портал әлеге газета белән бердәм медиа-төркемгә берләшкән.
Әлеге сайт татар телендә дә эшләве белән игътибарны җәлеп итә. Билгеле булганча, мөселман сайтлары арасында туган телдә дәгъват алып баручылары бик аз.
|
Иң күп укылган
|