|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2019 Җәмгыять
Янәшәңдә террорчы булуын ничек ачыкларга? (ВИДЕО)"Матбугат.ру" укучыларына теракт әзерләнүен белгәндә һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә нишләргә, кая шалтыратырга икәнлеген искәртеп үткән идек. Махсус ярдәм хезмәтләре телефон номерларын язып, шалтыратканда телефоннан мөмкин кадәр тыныч сөйләшергә, исем-фамилияне һәм кайда булуыңны хәбәр итәргә кирәклеген ассызыкладык. Тагын бер мөһим тема - янәшәңдә үлемгә баручы террорчы булуын ничек ачыкларга һәм, дөрестән дә шулай була калса, нишләргә? Берничә кагыйдәне белү бик күп кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.
Иң элек үлемгә баручы террорчыны ачыкларга ярдәм итүче билгеләрне атап үтик:
Яшь
Террорга баручы кешеләр арасында күбрәк 20-24 яшьлек кешеләр, ешрак хатын-кызлар була.
Гадәти булмаган кием
Гадәттә, кием-салымы сезон буенча түгел, күлмәк, пәлтәсе шартлаткыч җайланмаларны яшерү өчен бик киң була. Мондый кеше кулларын кесәсендә яки кием арасында тота. Ул хәрәкәт иткәндә кием астында яшерен әйбер контурлары күренеп китәргә мөмкин.
Тышкы билгеләр
Сак кына күчерелә торган йөк. Шартлаткычларны камуфляцияләү өчен рюкзаклар, хуҗалык янчыклары һәм пакетлар кулланыла. Әгәр шартлаткыч җайланма пакетта булса, террорчы, гадәттә, аны тәненә кыса. Ир-атлар чип-чиста итеп кырынган булырга мөмкин, бу үлемгә бару алдыннан "чистарыну тантанасы"ның бер өлеше булып тора.
Үз-үзен тотышы
Борчылу билгеләре булган кеше шартлаткыч салынган рюкзак яки сумканы үзенә кыса, гел як-якка карана, хәрәкәтләрендә күпмедер дәрәҗәдә салмаклык күзәтелә. Икенче бер билге - апатия. Кешедә наркотик яки психотроп препаратларның йогынтысы ачык күзәтелергә мөмкин. Еш кына эченнән нидер укый, читләр якынлашканда пышылдауга күчә. Мондый террорчыларның һәрвакытта кешеләр күп тупланган урыннарга якынаюын истә тотарга кирәк.
Экстремаль ситуациядә гамәлләр
Кайда да булса террорлык акты булачагын алдан белү мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа күрә, ничек кенә куркыныч яңгырамасын, аңа һәрвакыт әзер булырга кирәк. Террорчылар һөҗүм өчен зур һәм билгеле урыннарны, мәсәлән, эре шәһәрләр, халыкара аэропортлар, зур чаралар үткәрү урыннарын, курортларны һ.б. сайлый. Мондый урыннарда аеруча игътибарлы булыгыз!
Шартлаткычка охшаган шикле әйбергә тап булган очракта нишләргә?
02 телефон номерына шалтыратыгыз яки полиция вәкиленә мөрәҗәгать итегез. Беркайчан да шикле әйбергә кагылмагыз! Сезнең бурыч - бары тик бу предмет турында тиешле оешмаларга хәбәр итү генә. Беркайчан да үзегезнең белдеклегегездән чыгып гамәлләр башкармагыз.
Истә тотыгыз!
Игътибар конкрет сумкага, тартма яки пакетка гына булырга тиеш түгел. Гадәти булмаган, күзгә ятышсыз, чит-ят предметлар да шик тудырырга тиеш. Мәсәлән, эчендә яисә астында сәер әйбер булган машина күрдегез ди. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да язылган телефон номерларына шалтыратып, бу хакта хәбәр итегез. Сакланганны Ходай саклар, исән-сау булыйк, дөньялар тыныч һәм имин булсын!
--- |
Иң күп укылган
|