поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.12.2019 Җәмгыять

Теракт әзерләнүен белгәндә кая шалтыратырга? (ВИДЕО)

Куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр һәрберебезне көтмәгән вакытта, уйламаган җирдә сагалап торырга мөмкин. Моңа дәлил буларак, шушы көннәрдә танылган татар артистының концертында булган хәлләрне атап үтәргә мөмкин.

Залда шартлаткыч куелу турында килгән аноним хәбәр аркасында меңгә якын кешенең гомере куркыныч астына куелу сәбәпле ашыгыч эвакуация үткәрелде. Бәхеткә, хәбәр расланмады. Ләкин күпләрнең бу кичне ашыга-кабалана залдан чыгып барганда, бөтен гомерләре күз алдыннан йөгереп үткәндер, мөгаен.
 
Бина янына оператив рәвештә килеп җиткән барлык хезмәтләр паниканы булдырмау чараларын күреп, халыкны тынычландырган. Тикшерү эше бүген дә дәвам итә һәм вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана. Әлбәттә, андый чакта хафага бирелмәү бик авыр, нишләргә дә белми югалып калырга мөмкинсең.
 
Шул сәбәпле, "Матбугат.ру" укучыларына теракт әзерләнүен белгәндә һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә нишләргә, кая шалтыратырга икәнлеген искәртеп үтәргә булдык.
 
Беренчедән, тиешле ярдәм хезмәтләре телефон номерларын яттан белсәгез, зыян итмәс.
 
01 - Янгыннан коткару һәм МЧС
 
02 - Полиция
 
8 (843) 291-48-21 - Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлеге
 
052 - Җинаятьләр турында аноним хәбәр итү бюросы
 
03 - Ашыгыч ярдәм
 
8 (843) 231-45-55 - РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең дежур бүлеге
 
Бердәм коткару хезмәте номеры - 112.

Икенчедән, телефоннан мөмкин кадәр тыныч сөйләшергә, исем-фамилиягезне һәм кайда булуыгызны хәбәр итәргә кирәк.
 
Урамда шикле әйбер күргән очракта үзеңне ничек тотарга?
 
02 телефон номерына шалтыратыгыз яки полициягә мөрәҗәгать итегез. Үзегезнең кем һәм кайда булуыгыз, нәрсә табуыгыз турында әйтегез.
 
Шикле әйбергә тотынмагыз. Үз белдегегез белән бернәрсә дә эшләмәгез. Үз-үзегезне тоту кагыйдәсе бик гади:
 
1) күрдегез
 
2) хәбәр иттегез
 
3) куркынычсыз урынга барып бастыгыз.
 
Сезгә, һичшиксез, ярдәм киләчәк!


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»