|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2019 Җәмгыять
77 яшьлек Ангелина Вовк өченче тапкыр кияүгә чыга. Бәхетлесе кем?Русия дикторы, телевидениедә алып баручы 77 яшьлек Ангелина Вовк тиздән тормышында үзгәрешләр булачагы турында хәбәр иткән. Диктор ханым 2020 елда үзеннән күпкә яшьрәк ир-атка кияүгә чыгарга – туйлар үткәрергә җыена икән. Соңгы вакытта ул аерым даирәләр өчен оештырылучы чараларга тарихчы Михаил Куницын белән йөри башлаган. Алар бергәләшеп киноларга, концертларга йөргәннәр, бергә ял иткәннәр.
“Аларның гаилә пары булырга җыенуы - буш сүз” дип уйлаучыларга диктор ханым үзе дә бу сүзләрнең чын булуы турында әйткән. Михаил Куницын Ангелинага чыннан да тәкъдим ясаган икән. Хәзер ханым туйны киләсе елның кайсы аенда үткәрергә икән дип баш вата, диләр.
77 яшьлек Ангелина Вовк үз гомерендә ике тапкыр кияүгә чыккан булган. Беренчесендә – Үзәк телевидение дикторы Геннадий Чертовка, икенчесендә – Чехия киностудиясе рәссамы Индржих Гецка. Ходай ханымга балалар бирмәгән: 1975 елда ул авыр формада перитонит үткәргән һәм шуның нәтиҗәсе буларак аңа баласызлык диагнозы куйганнар.
Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: vesti.ru
Фото: vesti.ru
--- |
Иң күп укылган
|