|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2019 Киңәш-табыш
Өй түбәсен ябу өчен чирәпне ничек сайларга?"Ханский дом" төзелеш ширкәте өй салу эше буенча лайфхаклар белән бүлешүне дәвам итә. Чираттагы киңәш металл чирәпне ничек сайларга дип баш ватучыларга файдалы булыр. Заманча технологияләр белән эшләнгән металл чирәп - өй түбәсен ябу өчен кулланыла торган яхшы материаллардан санала. Чирәпне сайлаганда менә нинди сыйфатларына игътибар итәргә кирәк:
- материалның калынлыгы (артык юка металл чирәп монтаж эшендә бик сакчыл караш таләп итә);
- цинк катламы (цинкның күләме 275 г/кв.м тирәсе булырга тиеш);
- грунтовка катламы 15 мкннан артык булырга тиеш (ул чирәпнең тотрыклылыгын тәэмин итә һәм цинк катламын таркалудан саклый);
- полимер катламның калынлыгы һәм төре;
- материалның структурасы (өслеге тонык, ялтыравык-глянец, басып эз төшерелгән, металлик). Өслегенең структурасы нинди булуы кар-яңгыр, җил, түбән яки югары температура кебек тышкы йогынтының тәэсиренә каршы торучанлыгы күрсәткече түгел.
--- |
Иң күп укылган
|