|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2010 Бәйрәм
ИТЕКЛЕ СӨРӘНЧЕЛӘРКүзгә төртсәң дә күренми торган төнге сәгать бердә авылның ник бер кешесе йокласын. Капкалар шыр ачык, һәр кешенең ишегалдында өстәл тулы сый-нигъмәт. Барысы да сөрән салучыларны көтә. Җомгага каршы төндә бала-чагалар да, карт-корылар да йокламый. Алай гына да түгел, авылдан шәһәргә күчеп киткәннәр дә олаулары белән төялеп кайткан. Кукмара районы Күкшел авылында сабантуйга әнә шулай әзерләнәләр. Әлеге традиция Татарстанның бер генә авылында да сакланмаган. Сөрән салу инде ничә гасыр яшәп килүен күкшеллеләр үзләре дә белми. Әллә бу күрше мари авылыннан килгән гореф-гадәт, әллә мәҗүсилек галәмәтеме икән, дип тә аптырадым.
Юк, икән шул. Сөрәнчеләрнең тарихы бик еракка барып тоташа икән. Үзләренең җырлары, такмазалары, бүләк җыю алымнары бар. 71 яшьлек Габидулла Гыймадиев сөрән салуны балачактан ук хәтерли. “Ата-бабалар бу йоланы безгә сеңдереп калдырган, бүген дә шулай дәвам итә. Нинди генә авыр заманнарда да аны тыя алмадылар”, – ди ул.
Тыеп кара син аларны, әзмәвер егетләрне, диюем. Әнә авыл башында сәгать теле нәкъ төнге берне сукканда җыелдылар. Башына түбәтәй, өстенә ап-ак күлмәк, кара чалбар, аягына киез итек кигән, биленә чигелгән эзәр таккан егерме бер егет шаулатып бер биеп алды да авылның беренче өенә юл тотты. Ни өчен аякта итек дисезме? Анысы сөрән салучының традицион аяк киеме икән. Орып яңгыр яуса да, өстән кояш кыздырып торса да, Кукмара итекләрен салмый алар. Чөнки бүләк җыюны төнге бердән башлаган егетләрнең эшләре фәкать җомга көн кичкә авышканда гына тәмамлана. Ә авылны иңләп-буйлап йөргәндә итектән дә уңайлы аяк киеме юк икән.
– Мин бу бәйрәмгә махсус кайтам, – ди сөрәнчеләр арасында иң оста егетләрнең берсе Рафис Баһаветдинов. – Казан төзелеш көллиятендә имтиханнарны тәмамлауга “очтым” гына. Чөнки сөрәнчеләрнең гомере өч елдан артык түгел. 10-11 сыйныф укучылары һәм беренче курстагы студентлар – төп көчне тәшкил итә. Иң кызыгы шунда: биредә авыл халкы көтүе белән сыйланып йөри. Әмма сөрәнчеләрнең урыны түрдән булырга тиеш, кагыйдәне һич кенә дә бозарга ярамый.
Уйсу җирдә су җыела, Анда казлар коена. Без дә, дуслар, рәхмәт әйтик, Галинур абый сыена.
Егетләр бу такмазаларны тигез һәм көр тавыш белән җырлый. Әлеге репертуарны камил белү өчен ике ай алдан авыл башындагы “Алмагач” аланында репетицияләр уза икән. Шул ук вакытта урамны иңне-иңгә куеп, тигез атларга, ишегалдына чабышып керергә кирәк. Өй хуҗасында озак тоткарланырга ярамый. Чөнки сөрән сәгатенә сыеша алмаячаксың.
Егетләрнең миссияләре бик авыр. Алар җыр җырлап, бүләк җыеп кына калмый, ә авылдагы яшь киленнәрне дә, кунак кызларны да барлап йөри. Мамадыштан кайткан Ләйлә белән Ландыш та сөрәнчеләргә кулъяулык биреп котылды. Мондый бәйрәмгә беренче генә эләгүләре икән.
Әйе шул, шулай шул,
Кунак кыздан кулъяулык, – дип тәкрарлап торучы сөрәнче егетләр бүләк алганчы колга белән өй стенасын тукмаклап торалар. Алай гына да түгел, һәр йортта 15 яшьлек кызның чигелгән кулъяулыгы булырга тиеш. Ул аны сөрәнчеләр арасындагы бер егеткә атап бирергә мәҗбүр. Ә чигә белмәүчеләргә артык хафага төшәсе юк. Авылда әлеге кул эшенең хирыслары бихисап. Акчаңны түлисең дә җаның теләгәнен сатып аласың.
Сөрәнчеләр “арбасы”на утырган, моннан 15 ел элек килен булып төшкән Сүрия Юзмиеваның әлеге гореф-гадәтне күз карасы кебек саклавы сокландырды мине. “Яшь кәләш үз куллары белән сөлге чигәргә тиеш. Әлеге бүләк сабантуй батырына, кадерле кунакларга гына бирелә”, – ди ул. Бу авыл кызына өйләнгән яшь кияүгә дә “почет”. Сөрәнче егетләр аны күккә чөя. Мондый бәхет икенче тапкыр өйләнгән алтмыш яшьлек бабайларга да елмаерга мөмкин.
Миңа авылдагы халыкның сабантуйга, гореф-гадәтләргә, йолаларга булган җылы мөнәсәбәте ошады. Күкшел авылында милли бәйрәмгә бер генә кеше дә битараф түгел. “Ягулык станциясе директоры да, фермерлар да, ит сатучылар да читтә калмый, акчалата да, бүләкләтә дә ярдәм итеп торалар”, – ди Нурия Зарипова. Башка авылларны да шулай кузгатырга иде бит. Кунакчыллыгын, традицияләрен оныта башлаган татарның күңеленә сөрән салырга кирәк бүген. Уятырга кирәк аларны!
Дмитрий БУНТУКОВ фотосы
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|