поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.12.2019 Ана теле

Кушмалык һәр очракта катлаулы дигәнне аңлатмый

Сөйләм максатына, мотивларына карап ул төрле рәвешле була ала. Бүген, аерым алганда, туры сөйләм, диалог, монолог төшенчәләренә тукталырбыз. Сөйләмият нәхүе (синтаксисы) бар дип фараз кылсак, менә бу төшенчәләр шушы фәндә җөмләдән кала иң күп таралган, актуаль, популяр төшенчәләрдән саналырга хаклы булыр иде. Алар, иң әүвәле, әйтү, әйтмә сөйләм белән турыдан-туры бәйле.

Шөкер, бу категорияләр тел фәнендә дә шактый нигезле өйрәнелгән. Бу темага сөйләм күнегүләре алырга ниятләгән кемсәләргә иң башта Хәлиф Курбатовның “Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре” дигән китабын кабат өйрәнеп чыгарга тәкъдим итәбез. Хезмәт төп өч бүлектән гыйбарәт: туры сөйләм, кыек сөйләм, уртак сөйләм. Диалог, монолог, цитата кебек шушы өлкә төшенчәләре дә тәфсилле төшендерелә.
   
Бүген исә без  бу категорияләргә сөйләм яссылыгында, ягъни сөйләм нәзәриятенә һәм гамәлиятенә кагылышлы мәсьләләләрне ачыклау максатын күздә тотып кына бик кыскача күзәтү ясарбыз.
   
Аралашу максатында ниятләнгән сөйләм ул йә әйтмә, йә язма, йә видео рәвештә теркәлгән-фиксацияләнгән текст рәвешендә була. Ул органик катнаш ике төрдән тора: автор сөйләме һәм чит сөйләмнән. Чит сөйләм дип фәндә шушы аралашуда катнашкан затларның (әдәби әсәрдә персонажларның) сүзләрен, уйларын яки тойгыларын автор сөйләме эчендә бирү формаларына әйтәләр. Чит сөйләм үзе өч төрдән хасыйл: туры сөйләм, кыек сөйләм һәм уртак сөйләм.
   
Туры сөйләмгә Х.Курбатов мондый билгеләмә биргән: Туры сөйләм дип кем дә булса берәүнең сөйләгәннәрен, уйлаганнарын яки язганнарын тулысынча яисә өлешчә, нигездә, шул ук сүзләр белән анык һәм объектив рәвештә әйтеп бирүне атыйлар.
   
Җурналистик-публицистик сөйләмдә конкретлыкка да, хиссилеккә дә ирешүдә иң  тәэсирле чараларның берсе саналган туры сөйләм рәвешен җентекле белү һәркемгә зарурдыр. Шуңа күрә аның хәсиятен, фәнни сыйфатларын белү мөһим. Нәрсә ул туры сөйләм Х.Курбатовча:
   – чыннан да әйтелгән, сөйләнгән яки әйтелгән итеп, сөйләнгән итеп күрсәтелгән сүзләр. Мәсәлән: Солдат иреннәрен чөмәкләндереп, мыскыллап әйтте: – Сызгыра беләсеңме, бабай (К.Нәҗми);
   – әйтелгән яки әйтелер шикелле тоелган, яисә әйтергә җыенып та, әйтелми калган уй-фикерләр. Мәсәлән: –Эһемм...– диде Әхмәт. Эчтән ул болай уйлады: Берьюлы... унбиш ат, биш пар үгез белән җир сөрергә төшү... начар булырга ошамый, чорт возьми (Ш.Камал);
   – сөйләүче яки автор контекстына килеп кергән язма текстлар (кем дә булса берәүнең язма әсәре яисә ул әсәрдән алынган өзекләр, хат, игълан, вывеска, лозунг, төрле-төрле документ текстлары һ.б.). Мәсәлән: Гыйлманов ялгады: –“Еще одно, последнее сказанье, и летопись окончена моя”, ди дә точка куя  (Фәтхи – Х.К.). Без аныңча тәмәке тартып утырабыз (Ш.Камал);
   – кеше иясә теге яки бу предмет чыгарган авазларның, хайван тавышларының бирелеше. Мәсәлән: ... караңгыда адашап йөргән юлчы кебек, ялгыз пароход үкерә: – Гу-гу-гу... (К.Нәҗми);
   – автор башка кеше сүзләрен генә түгел, сирәк очракларда үзенең сүзләрен дә туры сөйләм итеп күрсәтә ала. Мәсәлән: Һәрберсенең эченә ялкаулык дәрте кергән. Күңелләреннән: “Ай-һай, шул хәзрәт сөйләгәнчә ялкау булсаң иде!”– дип кызыгып торалар. Инде мин үз тарафымнан болай дип әйтәм: “Син, бичара мулла! Син бу хикәяңдә халыкны нәрсәгә өйрәткәнеңне сиздеңме? Әүвәл, ялкау булуны фәзыйләт күреп, тыңлаучыларны кыздырдың. Икенче, сыер урлап суярга өйрәттең... Афәрин һиммәтеңезгә” (Г.Тукай).
   
Күпкырлы күзәтүләренә таянып, галим мондый нәтиҗәгә килгән: туры сөйләм сөйләү телендә дә, халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта да киң кулланыла. Матур әдәбиятта (әдәби-публицистикада да дип өстик – И.Н.) туры сөйләмне куллануның төп максаты – хикәяләүне җанландыру, персонажларны үз телләре аша тасвирлау (шулай итеп конкретлыкка ирешү – И.Н.). Үзебездән бер генә мисал китерик:     Менә кунак апаның китәр вакыты да җитте. Без күңелсезләнә башладык. Әти әйтә әнигә:
   –Син, дим, кара әле. Балдыз бит берсекөнгә китә. Иртәгә, дим, әллә чәй мәҗлесе ясап, Василийны чакырабызмы? Кеше өстендә яши бит ул, бездән хөрмәт булыр (Т.я., 2010, 25 дек. М.Мәһдиев).
   
Х.Курбатов туры сөйләм үзенчәлекләрен ике яклап – һәм стилистик һәм грамматик яклап тикшерергә тәкъдим итә. Стилистик яктан ул диалог белән монологны аерып чыгара. Диалог дигән сүздән, гадәттә, ике яки берничә кеше арасында булган сөйләшүне аңлыйлар, ди. Сөйләшүче якларның һәрберсенең сөйләме реплика дип йөртелә. Диалоглар формасын куллану хикәяләүне җанландырырга, чынбарлыкны конкретрак һәм дөресрәк ачарга ярдәм итә. Чын сәнгать әсәренең контекстында диалог – чит элемент түгел, бәлки авторның идеясен ачуда ярдәмче конструктив элемент, композицион кисәк ул. Оста төзелгән (һәм гомумән туры сөйләмнең башка төрләре, шулай ук уртак сөйләм) персонажның кем булуын аның үз сүзләре аша ачып салырга мөмкинлек тудыра, һәм әдәбиятта аннан шул максат белән файдаланалар да. Мәсәлән: –Солдат әллә чынлап, әллә шаяртып сорады: – Сез, әфәндем, алай-болай, Саратов губерниясендә пәйгамбәр булып хезмәт итмәдегезме? // –Саратовта булмадым,– диде Камали, аның соравын аңламыйча.–Вә ләкиннә мөфти хәзрәт, сәхабәләр нәселеннән килүемне ишеткәч, шыр җибәрде. Моны әгәр Николай патшага ишеттерергә булса, мотлакан (К.Нәҗми). Соңгы персонаж – Камалинең кем, нинди мохит кешесе икәнлеге аның сөйләгән сүзләреннән бик яхшы аңлашыла.
   
Галимнең бу күзәтүләре безгә диалогны да сөйләм мотивларына бәйләп анализлауны гамәли әһәмиятле булуын янә бер тапкыр ышандыра булса кирәк.
   
Аның янә бер күзәтүе сөйләмият файдасына дип уйлыйбыз: Сорауны, җавапны һәм аерым эмоцияләрне үз эченә алган репликаларның сүзләрдән тыш – күз карашы, баш селкү яки кагу, кул хәрәкәте һ.б. ишарәләр белән башкарылган очраклары да була... Күп очракта вакыйгаларның барышы – контекст үзе генә дә ситуация булып тора. Ә кайвакытта ул – диалогны ачып җибәрүче автор сүзләре белән генә дә әйтелеп куела. Диалогка бәйләп, еш кына сөйләүченең эчке кичерешләре, тавышы, күз карашлары, йөреше, торышы, үз-үзен тотышы яки кыланышы һ.б. тасвирлана. Мәсәлән: Хәйрүш карт Мәликәне юатудан битәр, Гәрәйне үчекләп, мәзәкчел тавыш белән эндәште: – Ундүрттәме әле син, егет? // Гәрәй башын әбисенең кулы астыннан чыгарып, фонарьчы тарафыннан берәр мәкер көткән кебек, аның сорауларына җитди һәм сак җаваплар бирә барды: – Әйе. – Буйга үсәсең. Акылга ничек? Бармы ул синдә? – Бар. – Ә нишләп китап җыясың? – Акыл өйрәнергә. – Менә тотылдың...– диде Хәйбүш, озын сакалын ике якка кәефле тарап.– Үзеңдә акыл булгач, ни пычагыма кирәк әллә кемнәрнең акылы? – Әллә кемнәр түгел. Аларның исемнәре бар (К.Нәҗми).
   
Бу өзектә автор сөйләүчеләрнең нинди сүзләр әйткәнен генә түгел, бәлки ул сүзләрнең ничек, нинди тавыш белән әйтелгәнлегенә дә басым ясый (Курбатов, 1956, 21 б.).
 
Бу хезмәттә монологка да төпле билгеләмә бирелә: монологка кемнең дә булса берәүнең үзалдына сөйләнүе, әңгәмә вакытындагы репликаның сөйләп аңлату яки хикәяләү төсендә озынга сузылганы, җыелыш яисә утырышларда докладчының яки чыгыш ясаучының сөйләгәннәре, аудиториядә укытучы лекциясе, кино һәм театрларда актер декламациясе, радиотапшыруларда диктор сүзләре, язма әсәрләрдә автор сүзләре, хатлар һ.б. керергә мөмкин.
   
Күрелгәнчә, диалогта күп кенә репликалар ким җөмләдән тора: аларда төшерелеп калдырылган кисәк ситуация, контекст аша беленә, яки алар инде репликаларда әйтелгән була. Монологта исә андый кыскартуларның барысын да үтәргә мөмкин түгел. Монологик сөйләмдә язучы үзе янында булмаган, ә сөйләүче – үзе янында булып та, сүз кушмый гына тыңлап торган аудиторияне күз алдында тота. Шуңа күрә дә фикерләрне тулы һәм аңлаешлы итеп билгеле бер тәртиптә язып яки сөйләп бирү – монологик сөйләмне төзүдә беренче таләп. “...Монолог – шактый дәрәҗәдә ясалма тел формасы”, дигән урыс сөйләме галиме Л.В.Щерба. Фикерләрне билгеле тәртиптә сөйләп чыгу осталыгы бар кешегә дә тиз һәм җиңел генә бирелми – аңа өйрәнергә, күнегергә туры килә. Ә инде фикерләрне язма рәвештә аңлату – сөйләп бирүгә караганда да читенрәк, чөнки бу очракта иң элек ничек әйтергә икәнлекне уйларга, хәтта кайчак эчтән генә әйтеп тә карарга, аннан соң гына аны кәгазьгә (яисә компьютерга) төшерергә кирәк була.
   
Монологны да тышкы һәм эчке монолог төрләренә бүләргә мөмкин икән. Монологның чыннан да әйтелгәне яисә әйтелеп торганы (мәсәлән, лекция, доклад, нәрсәне дә булса сөйләп аңлату һ.б.), тышкы монолог булса, уй-фикер һәм тойгылар, кичерешләр һәм күзаллаулар рәвешендә әйтелми күңелдә генә калганы эчке монолог була. Кеше тормышында, сөйләшүгә караганда, уйлау-фикерләүгә әллә ничә мәртәбә күбрәк вакыт бирелә, хәтта кешенең көне буе бер генә сүз дә әйтмәве дә мөмкин, ләкин бөтенләй уйламавы – һич тә мөмкин түгел. Шулай булгач, кешенең эчке сөйләме, тышкы сөйләменә караганда, асылда, чагыштыргысыз күп булып чыга. (Шунда ук, 25 б.).
   
Кыек сөйләмгә дә Х.Курбатов хезмәтендә бөтен бер бүлек багышланган. Башка кеше сөйләгәннәренең, уйлаганнарының яисә язганнарының сөйләүче яки автор тарафыннан теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртеп бирелүе кыек сөйләм дип атала. Әйтик, драма әсәре тулысынча туры сөйләмгә нигезләнгән булса журналистик-публицистик сөйләмнең хәбәри, аналитик жанрлары башлыча кыек сөйләмнән, әдәби-публицистик җанрларның кайберләрендә генә туры сөйләм җәлеп ителгән була. Ягъни кыек сөйләмдә персонаж сөйләме йә лексик, йә грамматик яктан да үзгәртелергә, йә булмаса персонаж сөйләменең бернинди тел үзенчәлекләре дә калдырылмыйча, бары ни турында сөйләгәнлекнең, уйланганлыкның яки язганлыкның темасы гына әйтелергә мөмкин.
   
Персонаж телендәге индивидуаль үзенчәлекләр. сөйләү манерасы яки язу стиле, эмоциональ төсмерләр кыек сөйләмдә башкачарак формада әйтү яки шул манераны, стильне атап әйтү (“зарлану”, “үпкәләү”, “ачулану” һ.б.ш. сүзләр куллану) юлы белән күрсәтеләләр.
   
Кыек сөйләмне стилистик яктан анализлаганда Х.Курбатов интеллектуаль кыек сөйләм һәм художестволы кыек сөйләм төрләренә аера. Интеллектуаль кыек сөйләмнең максаты – кемнең дә булса әйткәннәренең, уйлаганнарының яки язганнарының кыскача эчтәлеген яки төп фикерен белдереп, искәртеп узу. Персонаж сөйләме андый кыек сөйләмдә аеруча зур үзгәрешләр кичерә. Персонаж сөйләмендәге индивидуаль үзенчәлекләр анда тулысынча юкка чыгарыла.... Интеллектуаль кыек сөйләм барыннан да бигрәк фәнни әдәбиятта, газет һәм журналларда, шулай ук матур әдәбиятта һәм сөйләү телендә дә еш кулланыла.
   
Журналистик-публицистик сөйләмдә уртак сөйләм төре дә актив кулланыла. Уртак сөйләмдә персонажның уй-кичерешләре, әйткән сүзләре генә түгел, бәлки аның эш-хәрәкәтләре, ул катнашкан яки ул күзәткән вакыйгалар да аның үз сүзләре белән китерелә, тасвирлана алалар, ягъни персонажның эш һәм хәрәкәтләре, тирә-як дөнья һәм персонаж катнашкан яки күзәткән вакыйгалар авторның үзе исеменнән, ләкин тулысынча яки өлешчә персонаж карашлары, персонаж сүзләре белән сурәтләнәләр. Уртак сөйләмнең мондый үзенчәлеккә ия булуы хикәяләү стиленә аеруча җанлылык кертә, аның эмоциональ көчен, образлылыгын арттыра. Уртак сөйләм персонажның эчке кичерешләрен, уй-тойгыларын тасвирлауда уңай стилистик алым – сурәтләү чарасы булып санала.
   
Уртак сөйләмдә сөйләү теленә генә хас сүзләр, кисәкчәләр яки грамматик формалар, профессионализмнар – барысы да кулланыла ала. Персонаж кайвакытта теге яки бу сүзне үзенчәрәк итеп – кызык кына әйтеп куярга мөмкин – уртак сөйләмдә мондый үзенчәлеккә дә урын бирелә.
 
Кушма җөмлә нәхүе, гадәттә, тезем белән тәмамлана. Татар синтаксистларының барысы да аны кушма җөмләнең бер төре дип, эчтәлек һәм форма ягыннан иң катлаулы төре дип, анда да әле катнаш кушма җөмләнең бер төре дип тәгаенләгән (Хангилдин,  630 б). Кызыксынган укучыбызга бу хакта Г.Алпаров, Х.Габделбәдигъ, М.Корбангалиев, М.Зәкиев хезмәтләре белән танышырга тәкъдим итеп, аларда бу категориягә карата сөйләм яссылыгында игътибар ителгән факторларга аерым диккать бирергә кирәклеген генә кисәтеп китәбез. Мәсәлән, В.Хангилдинның бу тезмәне оештыруда интонациянең әһәмиятен билгеләве игътибарга лаек:  ... андагы гади җөмләләрнең иң зур күпчелеге  бер калыптарак төзелгән, бертөрлерәк үлчәүле һәм ритмлы әйтелмәләрдән яки тиңдәш җөмләләрдән торалар, шундый җөмләләрнең бер аһәңле тезмәсен тәшкил итәләр; икенче өлеше яки икенче кисәге үзенә башкарак төзелештәге җөмләдән яки җөмләләр тезмәсеннән гыйбарәт була.
   
Икенчедән, теземнең ул ике бүлеге яки ике кисәге һәрберсе үзенә махсусрак интонация белән укылып (әйтелеп – И.Н.) араларында зур гына кискен тыныш, пауза ясала. Тиңдәш төрдәге әйтелмәләр тезмәсе, гадәттә, күтәрелә бара торган интонация белән, икенче кисәге исә талгын яки түбәнәя бара торган интонация белән укыла. Шунлыктан теземнең ул ике кисәге бер-береннән мәгънә ягыннан да ачык аерылып торалар. (631 б.). 
 
Төшенә барабыз ки: әле күзәтелгән синтаксик категорияләрне сөйләмдә төрләндерү әлләни кыен түгел, телдә аларның синоним вариантлары җитәрлек. Хәер, бу хакта үзенә аерым язма әзерләргә кирәктер. Күзәтүләрегезне уртаклаша торыгыз.
                                                                          Илдар Низамов,
                                                   филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»